Милли көрәш – милләтебезнең аерылгысыз спорт төре. Аның буенча ярышлар республикада да, районда да еш оештырыла. Шундый чараларның берсе Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан күп кенә спорт һәм мәдәни-массакүләм чараларны актив оештыручы шәхси эшкуар Рүзил Мәгъдәнов башлангычы белән Йонны төп мәктәбендә үтте. Төбәкара ачык турнирда Татарстанның — Актаныш, республиканың Миякә, Туймазы, Чакмагыш, Шаран, Бакалы, Илеш районнары мәктәпләреннән 100дән артык укучы катнашты.
Әйткәндәй, мәртәбәле чара беренче тапкыр гына үтми. Аның беренче турнирлары Бөек Җиңүнең 70 еллыгына арналып, бүген инде ул дәвамын алды. Чарада муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин, Илеш һәм Бакалы районнарының имам-ахунды Рөстәм Абушахмин, чараны башлап оештыручы шәхси эшкуар Рүзил Мәгъдәнов, М.Гәрәев ис. спорт мәктәбе директоры Айдар Фәрхетдинов катнашты. Биатлончы, ике тапкыр Олимпия уеннары призеры, өч тапкыр дөнья чемпионы һәм күп тапкыр дөнья чемпионаты призеры, Русия биатлончылар берлеге президенты, Русиянең атказанган спорт мастеры Виктор Викторович Майгуровның катнашуы чарага аеруча зур әһәмият бирде. Әйтергә кирәк, мәртәбәле кунак турнирда катнашучыларны яңа казанышларга рухландырды.
Чараны ачып, Илдар Иршат улы яшь спортчыларга уңышлар теләде, милли көрәшнең буыннан-буынга күчеп килүен, спорт, физик яктан чыныктырудан тыш, кешедә патриотик хис тәрбияләвен, рухи үсешкә йогынты ясавын билгеләде. Рүзил Риф улы милли көрәшне халкыбызның йөзе, ата-бабаларыбызның борынгыдан сакланып калган йола-уеннарының берсе, шанлы үткәнебез, данлы киләчәгебез, туган якны ярату, милләтең белән горурлану, иң беренче чиратта, гаилә тәрбиясеннән, андагы үзара мөнәсәбәтләрдән килүен әйтте.
Виктор Викторович яшь спортчыларны югары күрсәткечләргә ирешү өчен ныклы тырышлык, авырлыклар алдында югалып калмаска, сынауларга бирешмәскә, көрәшче дәрәҗәсен саклап калырга, җиңүләрнең иң татлы мизгелләрен кичерергә теләде. Физик культурага, спортка мәхәббәт һәм сәламәт яшәү рәвеше алып бару үрнәге күрсәткән өчен Айдар Фәрхетдиновка, ветеран укытучы Данил Шәһабедтиновка, физкультура укытучысы Фәнзил Яһудинга, озак еллар дәвамында авыл хуҗалыгы тармагында тир түккән, фидакарь хезмәт салган механизаторны, спортны үз итеп, бүгенге көндә дә чаңгыда йөрүче Фликс Хәлимовка Рәхмәт хатларын тапшырды.
-Илеш - спорт районы. Монда барысы да бик яхшы. Биредә спортны үстерү өчен менә дигән шартлар тудырылган, экология чиста. Бу бүген - бик актуаль. Бай, матур, төзекләндерелгән төбәк белән танышуыма шатмын. Кайткач дусларым һәм хезмәттәшләрем белән хисләрем белән ихлас бүлешәчәкмен. Милли көрәш - шактый динамик, эмоциональ, үзенчәлекле спорт төре. Көчлеләр һәм тырышларга гына хас спорт төре бу. Башны югары күтәреп узар өчен зур чыныгу үтәргә, югалып калмаска кирәк спортчыларга, - диде ул.
Әйтергә кирәк, үзе В.Майгуров балачактан ук спортка, бигрәк тә чаңгы ярышларына тартыла. Яшүсмер чагында Виктор биатлон белән шөгыльләнә башлый, бу аның бу спорт төрендә озак һәм уңышлы юлының башы була. Яшүсмер елларында ук ул төбәк ярышларында югары нәтиҗәләр күрсәтә, бу аңа тиз арада җыелма команда составына керергә мөмкинлек бирә.
В.Майгуров халыкара аренада 1990 еллар башында дебют ясый. Аның беренче зур җиңүе 1994 елда була, ул Лиллехаммердагы Олимпия уеннарында 20 км га шәхси узышта бронза медаль яулый. Бу уңыш аның өчен дөньякүләм танылуга һәм биатлон элитасында статусын ныгытуга беренче адым була. Алдагы берничә елда Виктор тотрыклы рәвештә югары дәрәҗәдә чыгыш ясавын дәвам итә, дөнья чемпионатларында һәм дөнья Кубогы этапларында медальләр яулый. Аның карьерасында иң истә калган мизгелләрнең берсе 1996 елда Рупольдингта дөнья чемпионатында җиңү булды, анда ул шәхси узышта алтын яулады.
Үзенең спорт карьерасын 2003 елда тәмамлый. Әмма аның биатлон үсешенә керткән өлеше моның белән генә тәмамланмый. Улспорт менеджменты һәм тренерлык өлкәсендә актив эшли башлый, үз тәҗрибәсен һәм белемнәрен биатлончыларның яшь буынына тапшыра. 2018 елда ВикторРусия биатлончылар берлеге (СБР) президенты итеп сайлана, анда ул Русиядә биатлонны үстерү һәм аңа ярдәм итү буенча эшен дәвам итә.
Виктор Викторович хезмәт сөючәнлек, үҗәтлек һәм үз эшеңә тугрылык күренекле нәтиҗәләргә китерә алуының үрнәге булып тора. Аның биатлон үсешенә керткән өлеше һәм казанышлары әлеге спорт төре тарихында мәңгегә калачак.
Виктор Майгуров - биатлон легендасы. Ул бүген дә яңа буын спортчыларны илһамландыруын һәм аларга ярдәм итүен дәвам итә, үз тәҗрибәсен һәм белемнәрен тапшыра, бу аның исемен биатлон тарихында аерылгысыз өлеше итә.
Көрәш ярышы киеренке барды. Һәр авырлык категориядәге спортчылар тырышлык, үҗәтлек күрсәтеп, тиешенчә бәһа алды. Нәтиҗәдә, илешлеләр сынатмады. Тренер-преподаватель Илдар Ямалиев укучылары Низам Сарсенбаев (45 кг), Әмир Галләмов (60 кг), Алмаз Хафизов (65 кг), Нурислам Насретдинов (60 кг), Айнур Әхмәтов (70 кг), Эльмир Ямалиев (65 кг), Ислам Даутов (55 кг), Артем Мозвафаров (25 кг), Данияр Шәйхелисламов (28 кг), Шамил Шакиров (35 кг) – алтын, Әмир Муллаянов (55 кг), Вәгыйзь Миңнеәхмәтов (60 кг), Александр Терехин (60 кг), Айдар Әкрамов (65 кг), Айдар Әһлиуллин (55 кг), Ислам Нуретдинов (28 кг), Камил Әюпов (35 кг), Самир Гәрәев (25 кг) – көмеш, Арсен Джлавян (60 кг), Динислам Сәлихов (45 кг), Тимур Сәлахов (50 кг), Булат Мортазин (60 кг), Марат Ханов (65 кг), Әмир Ялалов (25 кг), Кәрим Галләмов (28 кг), Евгений Загитов (35 кг), Рәмис Кильмөхәммәтов (70 кг), Вадим Увров (55 кг), Алмаз Нәбиуллин (55 кг), Әлим Алпатов (50 кг) бронза медальләргә лаек булды.
Эш сәфәрендә илнең баш биатлончысы Югары Яркәйдәге Муса Гәрәев музеенда булды, күренекле якташыбызның батырлыгы һәм тормышы тарихы белән танышты, районның спорт инфраструктурасы белән кызыксынды, спорт мәктәпләрендә булып, яшь спортчылар белән әңгәмәләште, күпсанлы сорауларга җавап бирде, укучылар, үз чиратларында, биатлончының Олимпия медальләрен кулларына алып, тотып карады, уңыш серләре белән кызыксынды. Күп тапкырлар дөнья чемпионы булган шәхес белән очрашу мәктәп укучылары, районның яшь спортчылары хәтирәләрендә озак сакланачак.
Чара ахырында илешлеләр спорт легендасы белән истәлеккә фотога төште, күтәренке кәеф, позитив рухта яңадан-яңа үрләр яулау максаты белән таралышты.
И.Ялалов крестьян-фермер җитәкчесе, шәхси эшкуарлар М.Миргарипов, М.Тебеньков, Р.Гафуров, В.Йосыпов, Р.Хәмитов, В.Иванов, “Агыйдел”, “Илешмолоко”, “Д-арт” җәмгыятьләре спонсорлык ярдәм күрсәткән өчен спорт чарасын оештыручылар ихлас рәхмәтләрен җиткерә.
Гүзәл ФӘТХУЛЛИНА.