Маяк
+22 °С
Яңгыр
80 лет Победы
13 апрель 2025, 07:00

Батырлыгы һәм хезмәте белән үрнәк ул

Бөек Ватан сугышы СССРның һәр гаиләсенә тирән истәлеккә кереп калды. Барлык совет халкы үз Ватанын сакларга күтәрелде. Ил гаять зур хәрби лагерьга әверелде. Районыбыз да читтә калмады, аннан унбиш меңнән артык кеше фронтка китте. Аның җиде меңгә якыны мәңгегә яу яланында башларын салды. Якташларыбыз турындагы хәтер мәңгелек. Җиңү белән кайтучылар арасында Лаяшты авылыннан Мират Авзал улы ГЫЙЛЬМЕТДИНОВ та бар. Аның тормыш юлы һәркемгә үрнәк булып тора.

Батырлыгы һәм хезмәте  белән үрнәк улБатырлыгы һәм хезмәте  белән үрнәк ул
Батырлыгы һәм хезмәте белән үрнәк ул

1942 елда Мират Ишкар җидееллык мәктәбен тәмамлап, туган авылы «Таң» колхозына эшкә урнаша. Немецлар безнең территориягә бәреп кереп, Советлар Союзын басып алырга карар кылганда, аңа ни бары 14 яшь була.

Сугыш балаларда кыюлык, Ватан, Җиңү хакына үз-үзеңне корбан итү, батырлык күрсәтү сәләте тәрбияләп, алардан бик иртә олылар ясады. Уналты яшьлек Мират, үзенең яше турында ялганлап, үз теләге белән Ватанын сакларга фронтка китә.

1944 елның 28 ноябрендә Снайпер әзерлегенең уникенче округ мәктәбенә алына, аны тәмамлагач, егеткә снайпер квалификациясе, атучы исеме бирелә. Атуда, шәхси коралга ия булуда күрсәткән яхшы күрсәткечләре, сугышта үз күнекмәләрен дөрес куллануы, дошманга югалтулар китереп, төгәл һәм тиз ут алып баруы һәм оста маскировкасы өчен Мират Гыйльметдинов «Снайпер» күкрәк билгесе белән бүләкләнә.

1945 елның июнендә аны алга таба хәрби хезмәт үтү өчен Ерак Көнчыгышка җибәрәләр. Аны 92816 хәрби частька снайпер-укчы итеп алалар. Аларны товар эшелоннарына төяп, бөтен Русия буйлап алып китәләр, Читага барганчы бер ай вакытлары юлда үтә.

Аннары җәяүләп Гоби чүле аша бөтен Монголияне үтәләр. Кытай белән чиктә зур Хинган тау массивы аша чыгу мәңге хәтерләрендә кала. Әмма иң авыры Гоби чүлен кичү булып чыга: кояш һәм түзә алмаслык эсселек үз эшләрен башкара - бернигә дә карамастан баралар, ә су 40-50 километрдан соң гына, аның да яртысы балчыктан гына тора.

Якташыбызның хезмәте Байкал аръягы фронтында Суворов орденлы Ленинград-Хиган Кызыл Байрак орденлы 358 нче укчы дивизиясенең 1187(9) укчы Выборг полкы составында дәвам итә, Солунь шәһәрен азат итүдә катнаша.

Маньчжуро-Чжалайнур һәм Халу-Аршан районнары алга китеше өчен Большой Хинган сыртын, Монголиянең сусыз далаларын кичкән һәм Маньчжурияне азат иткән Ерак Көнчыгышта японнарга каршы сугышларда катнашкан өчен Югары Башкомандующий И.В. Сталинның 1945 елның 23 августындагы 372 номерлы боерыгы белән снайпер Мират Гыйльметдиновка Рәхмәт белдерелә.

Япония белән сугышта күрсәткән батырлыгы, кыюлыгы өчен якташыбыз «Сугышчан казанышлары өчен», «Японияне җиңгән өчен», «Совет Армиясе һәм флотының XXX еллыгы»медальләре белән бүләкләнә.

Мират Авзал улының хезмәт характеристикасында аның бөтен хезмәте дәвамында хәрби һәм сәяси әзерлек отличнигы булуы языла.

Намуслы хезмәте өчен командованиедән 28 Рәхмәт хаты ала. Гадел, тәртипле, эрудицияле, әхлакый булуы белән иптәшләре арасында абруй казана.

1951 елның 18 июнендә Мират Авзал улы демобилизацияләнеп туган якларына кайта һәм тиз арада Әнгәсәк урман хуҗалыгына эшкә урнаша. Озакламый, гомеренең мәхәббәтен очратып, өйләнә һәм гаилә кора. Әнисә Бикмөхәммәт кызы белән биш бала үстереп, аякка бастыралар. Аларның һәркайсы тормышта үз урынын табып, балалар һәм оныклар тәрбияли. Мират Авзал улы күп еллар урманчы булып эшли.

Ул һөнәрен яратып, зур җаваплылык белән башкара. Туган авылындагы чишмә янында чыршы һәм нарат утыртуны оештыра: киләчәк буынга ылыслы урман калдырырга хыяллана. Еллар узгач, үсентеләр куәтле чыршы һәм наратларга әверелеп, райондашыбызның теләге тормышка аша.

Фидакарь хезмәте, Илеш районы урман хуҗалыгына зур өлеш керткәне өчен Башкортстан АССР Урман хуҗалыгы министрлыгының һәм Илеш Урман хуҗалыгының Мактау грамоталарына, Рәхмәт хатларына лаек була.

Хәтта лаеклы ялга чыккач та, Мират Авзал улы кул кушырып утыра алмый, җәмәгать урман инспекторы булып эшләвен дәвам итә. Күпьеллык намуслы хезмәте өчен СССР Югары Советы Президиумы Указы белән 1987 елның 9 октябрендә Мират Гыйльметдинов «Хезмәт ветераны» медале белән бүләкләнә.

Сугышта алынган яралары тынгылык бирми ветеранга. 1991 елның 27 ноябрендә урманчыбыз, Бөек Ватан сугышы ветераны Мират Гыйльметдинов вафат була. Ул үзеннән соң мирас кал-дырды – аның кулы белән утыртылган урманнар авылдашларын сөендерә һәм аны искә төшерә. Мондый батыр якташыбызның истәлеге күңелләрдә мәңге сакланачак.

Гөлназ ГӘРӘЕВА, район тарих-туган якны өйрәнү музее җитәкчесе.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас