

1941 елда сугыш башлангач, күп ир-егетләребез сугыш яланына киткәч башлана инде авыр тормышлар. 4 сыйныф белем белән генә кала әниебез. 10 яше дә тулмаган сабый фермага сарыклар караучы булып керә. Бик тырышып эшли ул. Мал санын киметми, яхшы үрчемнәр алганы өчен Разия Хафизованы ел саен премия, күлмәклек тукымалар, сарык белән бүләклиләр. Мәскәүгә Бөтенрусия Халык Хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенә делегат итеп җибәрелә. Колхозның бер авыр эшеннән дә читтә калмый, 12 ел башкара җаваплы эшен. Тезеп китсәң: урманнан аркага асып утын ташулар, басуда ашлык көлтәләү, өмә белән ерак яланнарга куна китеп печән чабулар, чабата астына шәкәртмә кактырып, элеватордан ашлык ташулар һәм санап бетергесез йокысыз төннәр...
Әнисе Гөлҗәннәт тә эшкә өлгер, бик тырыш була. Әтиләре сугышта чакта балаларым ач булмасыннар дип көн-төн бәйләм бәйләп, киемнәр тегеп, Олы Ялан халкына ярдәмнәр курсәтеп яши ул. Сарык йоны алуда, печән чабуда, басуда ашлык көлтәләре бәйләүдә аңа тиңнәр булмый. Урман кисүчеләр килсә дә, яшәп торыр урын сорап аңа килер булганнар.
Әтисе Габсаләм Хафиз улы кече сержант дәрәҗәсендә 1943 елда сугышта вафат була. “Эш бик авыр, чыра яндырып фронтка җибәрергә оекбаш, биялиләр бәйли идек, ашарга җитмәүлек, кәлҗәмә, урман үләннәре белән тукланып исән калдык аллага шөкер”, - дип искә ала әнием.
1955 елда Җәйләү авылы егете Рәфис Якуп улы белән чәчләрен чәчкә бәйләп, тату гаиләдә биш балага гомер бирәләр. Тырышып, чыршы бүрәнәләрдән зур итеп өй тергезәләр. Бергәләшеп колхозда эшлиләр. Дуңгызчылык фермасында, колхозның чөгендер басулары, бәрәңге үстерү, алулар, кыскасы, хуҗалыкның бар авыр эшен дә үз иңнәрендә күтәрә алар.
Хәзер әниебез лаеклы ялда, 93 яшь булуына карамастан, өйдә матур гөлләр үстерә, җәен бакчасында яшелчәләр, җимеш агачлары тәрбияли, алардан уңышлар җыеп, кайнатмалар ясый.
Вакытында пенсияне китереп бирәләр, хөкүмәт игътибарыннан калдырмый, дип барысына канәгать булып, булганына шөкер итеп, догаларын, намазларын укый өлкән буын вәкиле, кадерлебез. Бәхетле картлыкта тагын күп еллар яшәсен иде әниебез дип телибез.
Алена ГӘРӘЕВА. Исәмәт авылы.