Маяк
+21 °С
Болытлы
80 лет Победы
20 апрель 2025, 07:00

Сугышта – кыю разведчик, тормышта – яхшы иптәш

Мәрһәметдин Якуповка Украина җирендә дезертирларга каршы да аяусыз көрәш алып барырга туры килә. Мәрһәметдин ЯКУПОВ 1915 елда хәзерге Иске Күктау авылында гаиләдә икенче бала булып туган. Ул елларда авыл җирендә гаиләләр ишле булган. Мәрһәметдиннән соң тагын тугыз бала туган һәм гаилә чын мәгънәсендә күп балалыга әверелгән. 

Сугышта – кыю разведчик, тормышта – яхшы иптәшСугышта – кыю разведчик, тормышта – яхшы иптәш
Сугышта – кыю разведчик, тормышта – яхшы иптәш

— Әткәйнең 1925 елда туган сеңлесе Тәгъзимә апа: ике сыер, атлар асрадык, дип сөйли иде. Димәк, урта хәлле крестьян булганнар, — дигән нәтиҗә ясый күптәнге якын танышым, Мәрһәметдиннең өлкән улы Флүс Якупов.

Шулай булуга карамастан, Мәрһәметдингә нибары 5 сыйныф кына уку бәхете елмая. Бөек Октябрь социалистик революциясе, Гражданнар сугышы, авыл хуҗалыгын күмәкләштерү кебек моңача күрелмәгән вакыйгалар крестьян тормышының астын өскә китерә һәм Мәрһәметдингә дә тормыш арбасына бик яшьли җигелергә туры килә.

Шуңа егет Кызыл Армиягә чакыруны бик теләп кабул итә. Флүс Мәрһәм улының гаилә архивында сакланучы хәрби билетта раслануынча, бу хәл 1937 елның 23 ноябрендә була.

Ул чорда армиядә 3 ел хезмәт иткәннәр. Инде хәрби хезмәт тәмамлануга бара дип куанып йөргән көннәрдә, 1939 елның ноябрь ахырында Советлар Союзы белән Финляндия арасында сугыш башлана. Хәрби хезмәттә байтак тәҗрибә туплап өлгергән солдат буларак, Мәрһәметдин Якуповны сугышның беренче көннәреннән үк алгы сызыкка ташлыйлар. Финнар коточкыч каршылык күрсәтә. Шул сәбәпле, безнең гаскәрләр шактый югалтуларга дучар була.

Разведчик буларак, Мәрһәметдин Якуповны бер төркем хезмәттәшләре белән дошман тылына “тел” алырга җибәрәләр. Бер авылга кергән урында безнең разведчиклар карда нык кына тапталган сукмакка игътибар итәләр. Ул авылдан чыга да якындагы урманга кереп югала. Дошман тылын алгы сызык белән бәйләүче сукмак, дигән нәтиҗә ясый разведчиклар һәм урманга якынрак барып, агачлар ышыгында тирән карга чумалар.

Тын да алмыйча, дигәндәй, таңга кадәр көтәргә туры килә. Ниһаять, сукмакта өч кеше шәүләсе күренә. Көтмәгәндә һөҗүм итеп, безнең разведчиклар икесенең аркасына пычак кадыйлар, ә берсен – офицер киемендәгесен — тирән карга чумдыралар һәм тиз генә авызына чүпрәк тыгып, сукмактан читкә сөйриләр.

Көнне тагын урманда, тирән карга чумып үткәрергә туры килә. Үзебезнең якка төн уртасында гына кайтып керәләр. Разведчиклар алып кайткан “тел” Финляндия армиясенең элемтә офицеры булып чыга һәм безнекеләргә бик күп мәгълүмат бирә. Шуларга нигезләнеп оештырылган уңышлы һөҗүм нәтиҗәсендә безнең гаскәрләр дошманны бик еракка алып ташлыйлар.

Иманым камил, мондый хәл Бөек Ватан сугышы елларында, аеруча 19441945 елларда булса, разведчикларның барысына да Советлар Союзы Герое исеме бирерләр иде. Ә “Фин сугышы” чорында орден-медальләр 1940 елга чыккач кына бирелә башлый.

Әмма тәүлеккә якын салкын карга чумып утыру Мәрһәметдин Якупов өчен эзсез үтми. Аның аяклары шешенә башлый. Шулай булса да, ул хәрби хезмәт вакытын тулысынча үтеп, 1940 елның ноябрендә туган авылына кайтып төшә.

Ләкин тыныч тормыш озак бармый. 1941 елның 22 июнендә Бөек Ватан сугышы башлана. 1942 елның гыйнварында исә Мәрһәметдин Якуповны фронтка алалар. Хәрби билетындагы язмалардан күренүенчә, ул 70нче гвардия минометчылар полкы составында 1942 елның 20 июненнән 1944 елның 14 июленә кадәр илебез азатлыгы өчен канкойгыч алышларның алгы сызыгында була, күп батырлыклар күрсәтә. “Батырлык өчен”, “Германияне азат иткән өчен” медальләре, өченче дәрәҗә “Дан” ордены белән бүләкләнә. Курку белмәс яугирне 1943 елда ВКП(б) сафларына кабул итәләр.

1944 елның җәендә Мәрһәметдин Якуповны Мәскәүгә Эчке эшләр халык комиссариатына чакыртып алалар. Ил җитәкчелеге алдында дошманнан азат ителгән өлкәләрне дезертирлардан чистарту бурычы куела. Кайбер урыннарда, аеруча Украинаның көнбатыш өлкәләрендә, дезертирлар халыкка тыныч тормыш төзергә комачауларга да маташып карыйлар. Шуңа аларга каршы көрәш оештыру НКВД отрядларына йөкләтелә.

Шундый отрядларның берсе составында Мәрһәметдин Якуповны Көнбатыш Украинага озаталар. Биредәге “яшерен сугыш” үзенең аяусызлыгы белән тарихка кергән. Көндезен янәшә торып эшләгән хезмәттәшләр, авылдашлар, караңгы төшү белән кан дошманнарга әверелеп, бер-берсенең аркасына пычак кадый, күпме гаепсез кешеләрнең гомере өзелә. Шуңа Мәрһәметдин Якупов өчен сугыш 1946 елның августында гына тәмамлана.

Утлар-сулар кичеп кайткан коммунистны партия райкомы Исәмәт авылындагы өч күмәк хуҗалыкның берсенә рәис вазыйфасына тәкъдим итә. Ләкин озак та үтми, авылдагы күмәк хуҗалыкларны берләштереп, бер колхоз төзиләр, ә Мәрһәметдин Якуповны Кужбахты авыл Советына керүче Гремучий Ключ авылындагы балалар йортына мөдир итеп күчерәләр.

Сугыш елларында авылларда атаанасыз калган сабыйлар бик күп була. Шунлыктан Илеш районында гына да өч урында балалар йортлары оештырыла. Тормыш көйләнгәч, аларның күбесе ябыла.

Гремучий Ключтагы балалар йорты да озакламый Иске Күктаудагысы белән берләштерелә һәм аның мөдире итеп Мәрһәметдин Якупов тәгаенләнә. — 1967 елда миңа эш буенча Гремучий Ключ авылында булырга туры килде. Ул вакытта әткәебез юк иде инде. Авылның берничә кешесе аны зурлап искә алганы хәтеремдә калган, — дип күз яшьләрен сөртеп ала Флүс Мәрһәм улы.

1947 елда Мәрһәметдин Якупов балалар йортында тәрбияче булып эшләүче Сәкинә исемле кызга өйләнә. Кызганычка каршы, бу никах озын гомерле булмый. 1948 елның маенда, улы Флүсне тудырып, берничә көн үткәч, Сәкинә вафат була.

Бер елдан соң Мәрһәметдин икенчегә — Кәримә исемле кызга өйләнә һәм алар Илүс исемле улга һәм Илүсә белән Флүсә исемле ике кызга гомер бүләк итәләр.

1959 елда Иске Күктаудагы балалар йорты да ябыла, Мәрһәметдин Якуповны “Урожай” колхозына келәт мөдире итеп күчерәләр. Аннары бригадир булып эшли, Иске Күктаудагы сөтчелек һәм сарыкчылык фермасында хәлләр авырайгач, ферма мөдире йөген тарта.

Ләкин сугышта алган яралар үзен көннән-көн ныграк сиздерә башлый. Аяклары шешенеп, бөтенләй йөри алмаслык хәлгә килә. Бер ел түшәктә ятканнан соң, 1960 елда, 45 кенә яшендә Мәрһәметдин Якупов вафат була.

— Әткәй безгә беркайчан да сугышта күргәннәре турында сөйләмәде. Безнең нәни йөрәкләребезне яраларга теләмәгәндер, күрәсең. Аны җирләргә район үзәгеннән зур делегация, шул исәптән хәрби комиссариат вәкилләре дә килде. Почетлы каравыл куеп, митинг үткәреп, автоматлардан салют биреп, зурлап соңгы юлга озаттылар. Шулай булгач, аның туган ил азатлыгы өчен яуда күрсәткән батырлыклары бик зур булгандыр, дип горурланабыз, — дип хәтер йомгагын сүтә Флүс Мәрһәм улы.

Шушы урында аның белән якыннанрак таныштыру урынлы булыр.

— Бу бала яши алмас инде, — дип күз яшьләрен сөртеп-сөртеп алалар Сәкинәне соңгы юлга озатырга кергән хатын-кыз һәм әби-чәби, бишектә яткан 20 генә көнлек нарасый ягына күз салып.

Ләкин Мәрһәметдиннең әнисе сабыйны үз тәрбиясенә ала һәм чын егет итеп үстерә. Унике яшендә әтисез дә калуына карамастан, ул укып, илгә кирәкле кеше булырга карар итә. Район үзәгенә йөреп укып, урта белем ала. Мәктәптән соң авылда клуб мөдире һәм китапханәче булып эшли башлый. Читтән торып Башкортстан авыл хуҗалыгы институтының агрономия факультетына укырга керә. Яшьләр аны колхозның комсомол оешмасы секретаре итеп сайлый.

Икенче курсны тәмамлагач, өметле егетне — колхозга орлыкчылык буенча агроном итеп, ә тагын бер елдан Госстрахның район инспекциясенә күчерәләр.

1972 елда Флүс Якуповның тормышында кискен борылыш була – аны яңа оештырылган Краснокама районына Госстрах инспекциясе начальнигы вазыйфасына чакыралар. Биредә ул авыл хуҗалыгы идарәсендә агроном, “1 Май” колхозында партком секретаре, “Полив” район производство берләшмәсе директоры, җир мәсьәләләре һәм җир төзелеше буенча район комитеты белгече вазыйфаларында эшләп, 2008 елда лаеклы ялга чыга.

“Алма агачыннан ерак төшми”, дип халык бик урынлы әйткән. Мәрһәметдин Якуповның башка балалары да тормышта лаеклы урыннарын таба. Мәсәлән, Илүс Уфа авиация институтын тәмамлагач, шунда укытучылык эшендә кала. Техник фәннәр кандидаты. Күптән лаеклы ялда булуына карамастан, яраткан эшен бүген дә дәвам итә. Илүсә Башкортстан дәүләт университетын тәмамлаганнан соң, лаеклы ялга чыкканга кадәр район үзәгендә балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Флүсә исә Уфа авиация институтын тәмамлый. Ул гомере буе “НефАЗ”да әйдәүче инженер булып эшли.

Рим ӘХМӘТОВ.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас