Маяк
+21 °С
Болытлы
80 лет Победы
3 Май 2025, 06:00

Сугыш чоры балалары

Авыр сугыш елларында аягы-кулы булган барлык ир-ат фронтка китә. Революциядән соң Советлар Союзын ныгытуга, җир-шарының иң көчле дәүләте итеп танытуга куелган максат, сугыш башлангач, олы яшьтәге ир-ат, хатын-кыз, балалар кулына кала. Максатның юнәлеше генә үзгәрә. Хәзер инде, барлык көч фашизмны җиңүгә юнәлдерелә. «Барысы да фронт өчен!» - бердән-бер максат булып кала.

Сугыш чоры балаларыСугыш чоры балалары
Сугыш чоры балалары

Сугыш чоры балалары, яшьләре тылда калып, сугыш солдатлары күрсәткән батырлыкны тылда күрсәтә. 1944 елның май аенда кыска вакыт эчендә, күпләп мал көтүләре җыеп сугышка озату бурычы куела. Бу үтә дә мөһим эш өчен барлык чаралар хөкүмәт тарафыннан билгеләнә. Мал көтүләрен эссе булмаган көннәрне, яисә төнлә шоссе юллары читеннән урын юллардан куарга булалар. Илештән үтәсе юл 12 мең километрдан артыграк араны тәшкил итә. Бу ерак юл участокларга бүленә. Көтүләр, участоклар хуҗалары малларны ашату, эчертү буенча җаваплы була, һәр биш көн саен ветеринар тикшерү оештырыла. Илештән, барлык колхозлардан җыелган ат, сыер малы, сарык көтүләре Курск өлкәсенә юнәлә. Җаваплы башлык итеп Исәмәт 7 еллык мәктәбеннән соң Югары Яркәй ветлечебницасында ветфельдшер курсын тәмамлаган 14 яшьлек Дәмдәминә Мостафина билгеләнә.

Ике атна эчендә районда һәрберсе 150 баштан торган өч төркем сыер малы, 600 баштан торган сарык көтүе җыела. Шулай итеп, 1944 елның 15 май көнендә көтүләр башлыгы 14 яшьлек Дәмдәминә Мостафина, үзе Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап Сугыш чоры балалары яшендәге ике яшь кыз, Сарыяз авылыннан яшь кенә бер егет, Гапановка авылына эвакуация белән килгән ике яшь украинка, Исәмәттән Нәгыймә Әхиярова белән берлектә юлга кузгалалар. Алар һәр көнне 20 км ара уза. Бакалы, Шаран аша трасса юлы буйлап урын юлга чыгалар. Самара, Пенза, Рязань аша үтәләр. Волга елгасын паром белән, Донны вакытлыча төзелгән күпер аша кичәләр. Миналы басулар аша да үтәргә туры килә.

Шундый очрак була. Көзен кукуруз басуы яныннан узганда Украин кызы Ольга басудан кукуруз башы җыя. Аны пешереп ашыйлар. Киләсесендә кергәндә аны сакчылар тотып ике көнгә гаупвахтага яба. Аның чыкканын көтеп торырга туры килә. Ашау - ничек туры килә, ризык өчен юлга акча бирелми. Шулай да һәр маршрут районында аерым паеклар бирелә. Ике сыер көтүе Чувашия территориясында ук боталып артта калу сәбәпле, бу вакытка Дәмдәмия җитәкчелегендә ике ат, биш сыер белән үзенә йөкләтелгән сарык көтүе кала. Тамбов өлкәсендә 30 баш сарык югала. Аларны эзләп табалар. Тамбов урманнарында күп төннәр уздырырга туры килә.

Бер төнне сарыклар учак тирәсенә җыелганны искә алып, Дәмдәминә кулына таяк тотып икенче якка юнәлә. Караса, бүреләр бер бәрәнне ашарга җыена. Бергәләп бүреләрне куып җибәрәләр дә, яралы бәрәнне алып, якындагы авыл ветлечебницасына илтеп калдыралар (чирле сарыклар булса, шулай калдыра торган булалар).

Берчак атыш башланып пуля атның күзенә тия. Арбадагылар сикереп төшеп җиргә ята. Аларны солдатлар коткара. Бер елганы чыкканда күпләп үлгән солдат гәүдәләренә тап булалар. Биредә каты атыш булган. Гәүдәләрне җирләргә дә өлгермәгәннәр.

Курск астындарак сарыкларны санагач, аларның артык баш саны чыга. Чөнки сарыклар юлда бәрәнли барган. Янда гына разведчиклар часте булып, аларны бәрән ите белән сыйлыйлар.

Курск шәһәрен үтеп Львов аша Коренев районына җитеп дүрт көн буе заготскотны эзлиләр. Шул вакыт эчендә исән-сау хәлдә артта калган ике сыер көтүе дә килеп кушыла. Тиешле урынны тапкач барлык малларны, арба-иярләрне совхоз карамагына тапшырып кайтыр юлга чыгалар. Туймазыга кадәр товар поездында, соңыннан Нәгыймә белән җәяүләп кайтып җитәләр.

Салкын ноябрь ае була. Ачтан интегергә дә туры килә аларга. Менә шулай, 14 яшьлек кыз бала, бөтен Көнчыгышны буйлап туган ягына кайтып җитә.

Әлеге язмамда Иске Күктау китапханәсеннән Рәзит Нурлыгаяновның «Дорога длиною в жизнь» китабыннан мәгълүматларны кулландым. Бу китапны биредә алтыннан да кадерле итеп, күз карасы кебек тоталар. Үзем генә дә аны тын да алмыйча, дигәндәй, икенчегә укып чыктым.

Язуымның максаты - Бөек Җиңүнең 80 еллыгын каршылап, укытучылар, тәрбиячеләр әлеге мәгълүматларны дәресләрендә кулланып, шушы геройлар яшендәге мәктәп укучыларына җиткерү. Без аларны онытырга хакыбыз юк. Киләчәк буын, ягъни, әлеге буын балаларының якты киләчәге өчен, алар үзләренең бәхетле бала чакларын оныткан. Без аларны истә тотыйк.

Альфира СӘЕТГӘРӘЕВА. Ишкар авылы.

#Победа80

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас