Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
80 лет Победы
8 Май , 15:00

Хәбәрсез югалганнар

Бөек Ватан сугышында һәләк булган картәтием Әхмәтгали Сәетгәрәй улы Сәетовка һәм башка хәбәрсез югалган якташларыма багышлыйм.

Хәбәрсез югалганнар
Хәбәрсез югалганнар

Тарихта сезнең исемгә
Сәер тамга салганнар.
Яугир затлар, әй солдатлар,
Хәбәрсез югалганнар!

Шушы гаҗәп тамга белән
Өйләргә хатлар киткән.
Ә көткәннәр ышанмаган,
Кайтыр, дип өмет иткән.

Эзләп-эзләп тә табалмый,
Буш сүзгә юанганнар...
Кайберләре нахаксызга
Кагылган-сугылганнар.

Дөреслекне табалмыйча,
Күкләргә юлланганнар.
Кай җирләрдә икән соң сез,
Хәбәрсез югалганнар?!

Исемнәрегез үлемсез,
Тик килми хәбәр-хәтер.
Гамьсез караш җанны өтә,
Менә шунысы хәтәр.

Тарихта сезнең исемгә
Зәһәр тамга салганнар,
Ватан өчен канын койган,
Хәбәрсез югалганнар!

Рита СОЛТАНОВА. Базытамак авылы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас