Маяк
+21 °С
Болытлы
80 лет Победы
8 Май 2025, 06:00

Иҗат!

22 июнь, 1941 ел  

Иҗат!Иҗат!
Иҗат!

Җәйнең матур тыныч таңын бозып,
Яңгырады сугыш авазы.
Йөрәкләрне, җанны гына түгел,
Калтыратты җирне, һаваны.

Тынычлык һәм хезмәт сөйгән халкым
Күтәрелде изге сугышка.
Барысы да ф(ы)ронт өчен диеп,
Тылдагылар илгә булышты.

Авылымнан киткән ир-атларның
Яу кырында калды күпләре.
Исән кайтканнарның кайсы гарип,
Я яралы-ушың китмәле!

Нәгъләт төшкер сугыш аркасында
Ятим калды күпме балалар.
Кайтмый калган ир-егетләр өчен
Яшен түкте хатын, аналар.

Күпме кызлар көтеп алалмады
Сугышлардан үзенең сөйгәнен;
Вәгъдә бирешкәннәр иде алар
Яшәрбез, дип кайткач өйләнеп.

Күпме хатын-кызлар яшәделәр
Толлык халәтенә күнегеп;
Күрсәтмичә төнен еладылар
Мендәренә ятып, илереп.

Авыл тагын аягына басты,
Яше белән сөртеп ярасын.
Еллар үтсә дә, һич онытылмый,
Һаман истә барсы-барысы!

Ә сугышлар һаман кабатлана -
Кайнар яшьләр ана күзендә.
Барысы көтә: җиңү таңнары
Кайчан атар илем күгендә?!..

Флүсә Нәбиева. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас