Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
80 лет Победы
8 Май , 17:00

Илләр тыныч булсын

Бөек Ватан сугышы тарихында Ленинград блокадасы - иң аянычлы вакыйгаларның берсе. Ленинградның батыр халкы, дошман чолганышында калып, ачлыкны, ялангачлыкны, ачы суыкларны үз җилкәләрендә кичерде, ләкин бирешмәде. Югары Яркәйдә яшәүче Рәзинә Зәйнетдинова бу куркыныч көннәрне ишетеп түгел, үз күзләре белән күргән.

Илләр тыныч булсын
Илләр тыныч булсын

1920 еллар ахырында ныклы тормышта яшәгән крестьяннарны кулаклаштыру башланып, сөргенгә озата башлыйлар. Тыпый авылында яшәүче Мәгъдәния белән Мирсәет Мәүләвиевларны да бу афәт урап узмый. Алар бухәлгә тарымас өчен Ленинград өлкәсенә барып төпләнә. Биредә ике кызлары Рәйсә белән Рәзинә туа.

Бөек Ватан сугышы башланганда Рәйсә – җиде, Рәзинә ике яшьлек була. Беренче көннәрдән үк әтиләре фронтка юллана һәм 1942 елда һәлак була. Һәм шул елның җәендә җәфа-газаплар белән әнисенең туган апасына кайтып төшәләр. Анда берничә ай торгач, Тыпый авылына барып, ташландык йортка урнашалар. Әниләре киемнәрен азык-төлеккә алыштыра, авыл халкына кирәк-ярак тегеп, колхоз эшендә йөреп, ач-ялангачлыктан әкренләп чыгалар. Бер елдан соң сыер алалар. Ленинградка яңадан чакырып язу килсә дә, алар кире кайтмый, авылда калалар.

-Ул чакта күргәннәрне, ул вакыттагы кичерешләрне мәңге онытасым юк. Күпме төннәрне, көннәрне без бомбадан качу урыны – подвалда үткәрдек, бер телем икмәккә тилмердек. Төннәрен уянып, фаҗигале, авыр балачагыбыз хакында уйланып йоклый алмыйча ятам. Әнием, урыны оҗмахта булсын, бик нык кеше иде, авырлыкларны күп күрсә дә сабыр булды, безнең өчен тырышып яшәде, - дип күз яшьләре белән искә ала авыр елларны Рәзинә апа.

Әйе, үлем тырнагына бирми, төрле авырлыклардан саклап, яшәү көче биргән әниләренә гомер буе рәхмәтле Рәзинә апа. Хәзер ул балалары, оныклары, оныкачлары тәрбиясендә бәхетле картлык кичерә һәм тик бер генә теләк хезмәт ветеранының - «Илләр һәрвакыт тыныч булсын!».

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас