Тәҗәй авылында Бөек Ватан сугышында катнашучылар, тыл хезмәтчәннәре һәм хезмәт ветераннары елдан-ел кими бара. Минем үземнең иң якын һәм кадерле кешем — әтием, агымдагы елның 2 маенда 95 яшен тутырган Әбсах Җәбал улы Биктимеров турында сөйлисем килә. Аның тормыш юлы - бер кешенең тарихы гына түгел, ул сугышка кадәр дә, аннан соң да колачлаган бөтен илебез тарихы.
Әтиемнең балачагы кырыс сугыш елларына туры килә. Ул ачлыкны, салкынны һәм авылдагы авыр тормышның барлык михнәтләрен кичерде. Сугыш башланганда аңа нибары 11 яшь була. 1942 елның башында аның әтисе, минем бабам Җәбал Биктимер улы Биктимеров, җиде баласын әбием Шәмсеҗиян Арыслан кызының кайгыртучан кулына калдырып, фронтка китә. Кадерлем яшьтәшләре кебек үк, ике абыйсы белән бергә, фронтка һәм гаиләдәге энеләрен һәм сеңелләрен ашатырга булышу өчен колхозга эшкә керә.
1943 елда гаиләгә ачы хәбәр килә: әтиләре Сталинград янында каты сугышларда һәлак була. Кече энесе әтисен күрергә дә өлгерми, чөнки әтисе фронтка киткәннән соң туган.
Ничек кенә авыр булмасын, тормыш дәвам итә, балаларны үстерергә, фронтка ярдәм итәргә кирәк була. Әбием Шәмсеҗиян яшелчәчелек бригадасы бригадиры булып эшли. Әтигә кырдан уңыш ташырга кушалар, ул, абыйлары белән беррәттән, барлык йомышларны да җиренә җиткереп үти. Ул Югары Яркәйгә фронт өчен ашлык һәм азык-төлек ташуын бик еш исенә төшерә. Үзләренә бернәрсә дә калмаган диярлек. Яз башында, азык-төлек запасы беткәндә, гаиләләрен туендырыр өчен, үлән тамырларын, черек бәрәңге калдыкларын казып чыгарганнар. Аларның гади генә хуҗалыгында зур гаиләнең бердән бер тукландыручысы - сыер булган. Әбием умартачылык белән шөгыльләнгән һәм кышка бераз бал запасы туплый алган, әмма калганын солдатларга фронтка җибәргәннәр.
Соңрак ике абыйсын укырга җибәрәләр, ә аннары фронтка. Әтигә җаваплырак эш тапшыралар, ул бригадир ярдәмчесе булып эшли башлый. Бар халык «Барысы да фронт өчен, барысы да җиңү өчен!» девизы астында тир түгә. Әти сөйләвенчә, ул авыр елларда ачлыктан аның яшьтәшләре үлгән - ризык җитмәгән. Кадерлемнең сеңлесе Гәзүлә дә озак авырый, терелә алмый бакыйлыкка күчә.
Барлык сынауларны якыннарым лаеклы үтә. Әбием Шәмсеҗиян сугыштан соң 90 яшенә кадәр яшәде. Әтиемнең абыйлары фронттан исән-сау кайтып, үз гаиләләрен кора һәм илебез хакына хезмәт сала.
Әтием 1950 елның 7 июнендә Совет Армиясе сафларына алына, курсант була һәм автобүлек командирына укый. Ул өч ел Сахалин өлкәсендәге 10073 нче хәрби частьтә хезмәт итә, автобүлек командиры вазыйфасын башкара. 1953 елның 10 сентябрендә запаска чыгарыла.
Хезмәтеннән соң ул туган авылы Тәҗәйгә кайта һәм XXII партсъезд ис. һәм «Игенче» колхозларында шофер булып эшли башлый. Намуслы хезмәте һәм югары нәтиҗәләре өчен Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләкләнә. Нибары җиде сыйныф белемгә ия булган әти Базытамак сәүдә предприятиесендә завхоз, экспедитор һәм директор булып эшли.
Башкортстан Республикасының «Сугыш, хезмәт һәм Кораллы Көчләр ветераннары турында»гы законының 20 статьясы нигезендә, Әбсах Җәбал улы хезмәт ветераны, тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышы ветераны булып санала. Ул Бөек Ватан сугышында Җиңүнең юбилей медальләре белән бүләкләнде.
Кадерлем гражданлык бурычын тулысынча үтәп кенә калмады, өч баласы өчен үрнәкле әти, туганнары өчен яхшы абый, дус, кече Ватаны өчен намуслы хезмәт кешесе булды. Бүген мин хаклы рәвештә әйтә алам, «Әти, син минем героем, синең белән, ихтыяр көчең һәм батырлыгың белән горурланам!» дип.
Һәр сугыш һәм тыл ветераннары алдында баш иябез, тыныч тормыш өчен рәхмәт әйтәбез.
Кызы Зифина ХӘБИБУЛЛИНА. Нефтекама шәһәре.