1941 елның 21 июнендә аны склад сакларга куялар. Иртәнге 4.00 сәгатьтә караңгылыкны ярып, снарядлар оча башлый. Шулвакыт склад мөдире Нәһерлегаянга частька кайтырга әмер биреп, Германиянең Советлар Союзына каршы сугыш ачуын әйтә. Егетнең штабка әйләнеп кайтуына иптәшләре булмый, чөнки авылны немецлар басып алу сәбәпле, барысын да машинага төяп, тылга күчерәләр. Калган берничә солдатка командир барлык документларны яндырырга куша. Инде кузгалып китәбез дигәндә, якындагы бер складта торган нарядның кисәтелмәве билгеле була һәм Нәһерлегаянны шунда йөгертәләр. Әмма аның әйләнеп килүенә частьта беркем дә калмый, шулай ят җирдә япа-ялгыз торып кала ул. Юлда берәрсен очратуга өмет белән арыш басуыннан Гроднога таба атлый һәм җиде тәүлек дәвамында авызына ризык капмаган, тәмам хәлсезләнгән солдат Неман елгасына килеп җиткәч, немец илбасарларына әсирлеккә төшә.
Концлагерьдагы ачлы-туклы тормыш, кыйналу һәм җәберләнү – бу әсирлек михнәтләрен өч елдан артык үз башыннан кичерә ветеран. Фашист әсирлегеннән котылган йөзгә якын кешене запас частькә туплап, фронтка җибәрәләр. Берлинга якынлашканда Н.Дәүләтов яралана, госпитальдән 1945 елның июлендә генә чыгаралар аны. Германиядә бер ел хезмәт иткәннән соң гына кайтып керә ул туган авылына.
Лаеклы ялга чыкканчы М.Горький ис. колхозда механизатор булып эшли, намуслы, фидакарь хезмәте белән күпләргә үрнәк була. “Социалистик ярышта җиңүче” билгесе, медальләр, Мактау грамоталары, Хезмәт Кызыл Байрак ордены – аның тырышлыгына лаеклы бәһа.
Тормыш иптәше белән тату гаиләдә биш бала үстереп, үзаллы тормыш юлына чыгаралар. Бүгенге көндә сугышның михнәтен үз җилкәсендә татыган ветеран балалары тәрбиясендә яши, оныкларының тормышы белән кызыксынып тора, файдалы, акыллы киңәшләрен бирә. Тиздән ветеран үзенең олугъ юбилеен – 105 яшен билгели.