Бу көннәрдә илебез җәмәгатьчелеге Бөек Ватан сугышында Бөек Җиңүнең 80 еллыгын билгеләп үтә. Дүрт ел барган сугыш дәвамында халкыбыз тудырган зур батырлыклар һәм кичергән зур газаплар - онытылырлык түгел. Без Ватаныбыз азатлыгы өчен рәхимсез сугышта һәлак булган, тылда көнне-төнгә ялгап эшләгәннәр алдында баш иябез. Үз көчегезне кызганмыйча, «Барысы да фронт өчен! Барысы да Җиңү өчен!» девизы астында сугышчыларга ярдәм иткән тыл ветераннары, сугыш чоры балалары, мең-мең рәхмәт Сезгә.
Без бүген өлкән буын чәчкә аттырган җәмгыятьтә, аларның сөялләнгән куллары белән барлыкка китерелгән матур тормышта яшибез, һәр эштә, һәр башлангычларда алар акылына, тәҗрибәсенә таянабыз.
Бөек Җиңү бәйрәме белән, илешлеләр!
Илдар МОСТАФИН, муниципаль район хакимияте башлыгы.