Ташчишмә авылыннан очучы-штурмовик Муса Гәрәев (1922-1987) бу югары исемгә ике тапкыр лаек була. Ул 250 сугышчан очыш ясый, Мәскәүдә Җиңү парадында катнаша. Сугыштан соң авиация полкы командиры, 1965-1977 елларда ДОСААФның Башкортстан Өлкә комитеты рәисе була.
Герой турындагы якты истәлек илешлеләргә - иң кадерлесе. Ватанның данлыклы улы хөрмәтенә район үзәгендә һәм туган авылы Ташчишмәдә йорт–музейлары ачыла. Югары Яркәйдәге урамнарның берсе һәм кинотеатр, кооператив, Бишкурай урта, спорт мәктәпләре, урындагы сайлау участогы аның исемен йөртә.
Дөмәй авылында туып-үскән Советлар Союзы Герое Әнвәр Абдуллин (1917-2002) Сталинград, Курск дугасындагы сугышларда җиңү яулашып, Кенигсбергка барып җитә. Сугыштан соң Югары партия мәктәбен тәмамлый, халык хуҗалыгының төрле тармакларында эшли. Соңгы көннәренә кадәр укытучылар белән тыгыз бәйләнештә була, туган мәктәбенең укучылары белән хат алыша, очрашуларга кайта.
Герой хөрмәтенә район тарих-туган якны өйрәнү музеенда почмак булдырылган, Герой исемен горур йөрткән Дөмәй урта мәктәбендә музей оештырылган, Югары Яркәйдәге урамнарның берсенә аның исеме бирелде. Дөмәй авылында бюст ачылды.