Кадерлем Тыпый авылында 1905 елның 19 маенда хәлле генә крестьян гаиләсендә туа. Туган авылында 4 сыйныф белем ала. Илебездә булган ул чордагы барлык вакыйгаларның шаһиты була ул. 1932 елда Бакалы районы Катай авылы сылуы Майкамал (әнием) белән гаилә кора. Үзләренең тырышлыгы белән бәләкәй генә йорт җиткереп керәләр. Дөньяларын ямьләп уллары Фатихҗан, Мөбәрәкҗан, кызлары Ләбибә туа. Шулай гөрләшеп кенә яшәп ятканда, немец илбасарлары туган илебезгә басып керә – Бөек Ватан сугышы башлана. Әтиебезне 1941 елның 25 ноябрендә фронтка озаталар. Ул укчылар полкында укчы булып сугыш юлын уза. Төрле фронтта хәрби операцияләрдә катнаша, үзен кыю яугир итеп күрсәтә. 1943 елда алышларның берсендә кадерлем каты яралана, хәрби госпитальдә дәвалангач, сугыш юлын дәвамитә. 1945 елның мартында кабат яраланып, демобилизацияләнә. Әтиебез каһарманнарча сугышып, “Батырлык өчен”, “Ленинградны саклаган өчен” медальләре белән бүләкләнә.
Ул тыныч тормышта да бар көчен салып, намус белән эшләде, яшәде. Яралары сызласа да, беркайчан да зарланмады. Колхозда балта остасы булып тир түкте. Тыпый фермасында сыерларга тораклар төзүдә актив катнашты. Кадерлем кайда гына хезмәт салса да мактаулы булды, һөнәрен яратып башкарды, авылдашларына үрнәк булып торды.
1955 елда әтием үз куллары белән ул заманга хас булганча күркәм йорт төзи. Әнием белән әтием сугыштан соң тагы өч балага – Гөлнәзирә, Мөҗәһидә, Нәфисәгә (мин) гомер бүләк итәләр. Әнием колхозга командировкага килгән водительләргә ашарга пешерде.
Кадерлем 1975 елның февралендә якты дөнья белән саубуллашты.
Әтием һәрвакыт туган җирнең, тыныч тормышның, икмәкнең кадерен белегез дип кабатлый иде. Бала чакта бу төшенчәләргә бик игътибар бирми идем. Еллар узган саен әтием сүзләренең кадерле, мәгънәле булуын аңлыйм. Бүгенге көндә улым илебез сагында тора - Украинадагы махсус хәрби операциядә катнаша.
Һәр Җиңү бәйрәмен зур дулкынлану белән көтеп алам. Ә быелгысы бигрәк тә - Бөек Җиңүгә - 80 ел! Минем теләгем: аяз күктә кояш елмайсын, җиребез аллы-гөлле чәчкәләргә, тик шат авазларга күмелсен, ветераннарыбызның батырлыгы онытылмасын, илләребезгә тынычлык урнашсын.
Кызы Нәфисә ХӘБИБРАХМАНОВА. Югары Яркәй авылы.