Бөдрә талларга төренеп аккан ямьле Сөн елгасы буена урнашкан Төкәйтамак авылына да килеп җитә сугышның җаннарны тетрәткеч бу хәбәре. Йортларын-хуҗасыз, хатыннарын - ирсез, балаларны әтисез калдырып, аналарны зар елатып ир-атлар Туган илебезне явыз дошманнан азат итәргә юл ала.
Туганнарын, авылдашларын озатып калганда 17 яшь кенә булган Тамимдар Дәүләтовка да 1942 елның 27 августында сугышка чакыру кәгазе килә.
Безнең булачак әтиебезне башта Уфа снайперлар мәктәбенә укырга җибәрәләр. Мәктәпне тәмамлагач, үз иптәшләре белән 1943 елның гыйнвар аенда яңа көч итеп төзелгән 73 нче дивизиянең 211 нче укчылар полкына кул пулеметчысы итеп фронтка озаталар.
Бу вакытта Мәскәү, Сталинград шәһәрләре янында дәһшәтле сугышлар бара... Кызыл Армия фашистларга үзенең, көч-куәтен күрсәтә, өстенлек ала. Кыскасы, немец илбасарларын җиребездән үз ояларына куу чоры башлана. Дошман күп югалтулар кичерә, әмма явызлыгы да артканнан арта бара. Фронттагы бу кискен борылыш өчен күпме кан коелгандыр, күпме гомерләр киселгәндер.
Кадерлем рухи яктан ныгыган, куркусыз сугышчыга әверелә. Сугышның бөтен авырлыгын үз җилкәсендә татый.
Курск дугасында барган каты сугышларны да кичерергә туры килә аңа. Бу вакыттагы алыш танклар сугышы булып тарихка кереп кала. Тимер белән тимер бәрелешүдән колаклар ишетмәс, күзләр күрмәс дәрәжәгә җитә иде, дип искә ала иде әтиебез.
Батальоннан бик аз кеше генә исән кала. Тамимдар беренче тапкыр «Сугыштагы батырлыклары өчен» медале белән бүләкләнә. Әтиебез комсомол, партия сафларына да фронтта алына. Ул дошманга каршы соңгы сулышына кадәр көрәшергә ант итә.
Сугыш я яралый, я һәлак итә. Бәрелешләрнең берсендә якыныбыз авыр яралана. 3276 нчы Эвагоспитальдә дәваланырга туры килә аңа. Аякка басу белән тагын алгы сызыкка җибәрелә Тамимдар Дәүләтгәрәй улы. Ул Белоруссияне азат итүдә катнаша. Сугыш Көнбатышка, Польша, Германия җирләрендә бара. Әтиебез анда да катнаша. Яңадан яралана. 1944 елда «Батырлык өчен» медаленә лаек була.
1944 елның декабреннән 1945 елның октябренә кадәр разведчиклыкка укый, һәм солдат хезмәтен тутырып 1947 елда старшина дәрәҗәсендә запаска җибәрелә.
Туган якларына кайткач җимерек авылларны, чүп баскан басуларны күреп йөрәге әрни. Районның җир төзелеше бүлеге җитәкчесе вазифасын тәкъдим иткәч, бик теләп риза була. Лаеклы ялга чыкканчы 50 ел гомерен ул шушы изге эшкә - җирне саклау, аны законнар нигезендә куллану, яшелләндерү хезмәтенә багышлый. 1974 елдан башлап ул Бөтенрусия табигатьне саклау оешмасы рәисе дә була. Аның тырышлыгы аркасында районда табигатьнең кагылгысыз почмаклары барлыкка килә. Т. Дәүләтов актив җәмәгатьче дә була. Районның «Маяк» гәзите белән тыгыз элемтәдә яши. Анда җирне саклау турындагы мәкаләләрен бик еш бастырып тора. Шуның белән райондашларының ихтирамын яулый.
Әтиебезнең тормышы гел көрәштән тора, дисәк тә ялгыш булмас. Көрәшнең төп максаты - туган җирне саклау. Сугышта дошманнардан сакласа, тыныч тормышта җирне саксыз кул- ланудан саклый. Саклау гына түгел, җир өстен яшелләндерү, бизәү өчен тырыша.
Еллар үткән, үзебез олыгайган саен әтиебез Тамимдар Дәүләтгәрәй улын сагынуыбыз арта гына. Яшь кенә килеш кичергән тормыш сынауларын намус белән үтүе безне сокландыра. Кызганыч, әтиебез арабыздан бик иртә, 67 яшендә бакыйлыкка күчте.
Кызы Рәмзия НАҖАРОВА. Югары Яркәй авылы.