Аның балачагы һәм яшьлек еллары илдә зур үзгәрешләргә туры килә: Социалистик революция, Гражданнар сугышы, совет власте урнашу. Бик иртә әтисез калуына карамастан, ул җи-тез егет булып үсә. Белемлелеге аркасында аны дәүләт хезмәтенә алалар: Уфадан Бакалыга үз атында хезмәт корреспонденциясе һәм почта ташый. (Ул вакытта Карабаш авылы Бакалы районына караган).
20 яшендә ул авылдашы Хөсникамал Мөхәммәтгази кызы белән гаилә кора. 1934 елда ул колхозга керә һәм алар башка яшь гаиләләр белән Төбәк авылына күчеп киләләр һәм Шәйхәйдәр яңа оешкан «Папанин» күмәк хуҗалыгын җитәкли башлый. Әмма туган Карабашы, иркен кырлары, Иш-тау елгалары аны һәрвакыт үзенә тарта. Ул балаларының туган җирендә үсүләрен тели, шуңа күрә 1937 елда йорт салып, кече ватанына кире кайта.
Бөек Ватан сугышының беренче көннәреннән үк, 1941 елның 13 июлендә ул фронтка чакырыла. Кызылармеец Шәйхәйдәр Шәйбәк улы Шәйбәков «Сугышчан казанышлары өчен» медале белән бүләкләнә. Бөек Җиңүне Берлин шәһәрендә каршылый. Фашистларны җиңгәннән соң Берлинда комендант ротасында хезмәт итә, Көнчыгыш Алманиядә совет тәртибен җайга салуда катнаша. Демобилизацияләнә һәм 1946 елның февралендә туган ягына кайта. Анда аны тормыш иптәше Хөсникамал, уллары Рабис һәм Ревнир көтә.
Фронтовикны колхоз рәисе урынбасары итеп билгелиләр. Ул оста оештыручы һәм намуслы кеше була. Бу вазифада 1951 елга кадәр эшли. Ә бу елда көз яңгырлы була, басуларда зур көч белән җыелган уңышны чыгарырга техника җитми-ашлык чери, шыта. Ш.Шәйбәков Теләкәй МТСы җитәкчелеге белән бер машина бирү турында килешә. Ә моның өчен ике капчык ашлык түли. Төн буе эшлиләр, бөтен ашлыкны колхоз амбарына илтә алалар, шулай уңышны коткаралар. Колхозчылар шатлана. Әмма бу “үзидарәлек” өчен Шәйхәйдәр белән йөк машинасы шоферы Суфиян абый үз ирекләре белән түли, аларны 4 елга хөкем итәләр.
Бу совет кешесенең көчле рухын сындырмый, кайткач, туган колхозы басуларында фидакарьлек күрсәтеп эшли.
Картәтием кул эшенә оста буларак, агачтан әйберләр дә ясый, авылдашлары өчен киез итек баса, умарталар тота, шуңа күрә аның гаиләсе һәрвакыт тук һәм киемле була. Ә аның иң зур казанышы дип үзе ясаган ашлык чистарту һәм киптерү аппара-тын саныйм, аны Германиядә күреп кайта һәм үрнәк буенча ясый.
Ләкин авыр сугыш еллары аның сәламәтлегенә тәэсир итә. Ул 52 яшендә вафат була. Шунысы куанычлы: ул үзенең якты истәлеген һәм җирдә онытылмас эз калдырган. Аның эшен биш улы һәм кызы дәвам итә. Без, хәзерге буын - 15 онык, 21 оныкач һәм оныкчыкларыбыз Бөек Ватан сугышында катнашкан картәтиебез Шәйхәйдәр Шәйбәк улы белән чиксез горурланабыз.
Лариса САБИРОВА. Сүлте авылы.