Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
80 лет Победы
15 Май , 10:10

Утлы еллар – мәңге хәтердә

Бөек Ватан сугышы... Бөек Җиңү... Бу вакыйгалар, андагы батырлыклар 80 еллык тарих катламы астында калды. Ләкин әнә шулар астында югалмыйча, кешелек дөньясын юкка чыгудан саклап калган, бүгенге көннәргә кадәр халык күңелендә, ил йөрәгендә онытылмаган каһарманнарыбызның батырлыклары әле дә исән, дөнья тарихында алтын хәрефләр белән язылган. Шуңа күрә безгә аларны онытмаска, сафлары сирәгәя барган сугыш ветераннарын, тыл каһарманнарын хөрмәт итәргә, зурларга, батырлыкларын киләчәк буыннарга тапшырырга тиешбез. Әйе, бик күп сулар агып, кышлар - җәйләр узып, чор белән чор алышынса да, без халкыбызның тарихын, үткәнен онытмыйбыз, һәр елда аны тантаналы рәвештә билгеләп, батырлыкларын искә алабыз.

Утлы еллар – мәңге хәтердә
Утлы еллар – мәңге хәтердә

Агымдагы елда илебез Бөек Җиңүнең 80 еллык юбилеен билгеләде. Шул уңайдан социаль- мәдәни, спорт учреждениеләрендә сугыш ветераннары, тыл хезмәткәрләре белән очрашулар,авыл советы авыл биләмәләрендә тантаналы митинглар узды.

9 май көне иртәсендә район халкы да бердәм булып, якташыбыз, ике тапкыр Советлар Союзы Герое М.Гәрәев һәйкәленә чәчкәләр салды, аннан соң район үзәгендәге мәйданга җыелды. Бу көнне суык һава торышы булуына карамастан, һәркем бәйрәмгә ашкынып килде. Халыкның күңелләрен ата-бабаларыбыз җиңүе өчен горурлык хисе җылыта иде. Безнең һәркайсыбызның йөрәгендә сугыш кырында яки тылда Бөек Җиңүгә өлеш керткән туганнарыбыз, якыннарыбыз турында хатирәләр яши. Аларның каһарманлыкларын һәм ил азатлыгы хакына изге гамәлләрен искә алып, без чиксез горурланабыз.

Дәһшәтле елларда ил азатлыгын сакларга фронтка киткән 10 мең райондашыбызның 6841е туган йортларына кире әйләнеп кайта алмаган. Яу яланында ятып калган әлеге илешлеләр, яугирләр, фронтташлар истәлегенә ветераннар, район оешма-предприятиеләр, учреждениеләр коллективлары Дан монументына чәчәкләр салды. Арытаба алар үзәк мәйданга юнәлде. 

Анда бәйрәмнең тантаналы өлеше башланды – үзәк мәйданга Җиңү байрагы һәм дәүләт флагы кертелде. Аның артыннан Бөек Җиңүнең 80 еллыгына багышланган парадта – кайнар нокталарда хезмәт итүчеләр, яшь армиячеләр, кадетлар, уку отличниклары, олимпиадалар һәм спорт ярышлары җиңүчеләре, балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр үтте. Шулай ук парадта беренче тапкыр ретро-машиналар, мотоцикллар һәм квадроцикллар катнашты.

Бөтенрусия буйлап таралган “Хәрби үлемсез полк” акциясе елдан-ел зур популярлык алып, райондашлар аңа зур теләк белән кушыла. Бу көнне дә “Хәрби үлемсез полк” парадында сугышта катнашкан якыннарының рәсемнәрен күтәргән илешлеләр кадерле кешесе өчен горурлык хисе кичереп урамнар буйлап атлады. 

Бөек Җиңү көненә багышланган митингта катнашучылар алдында муниципаль район хакимияте башлыгы Илдар Мостафин чыгыш ясап, ветераннарны бәйрәм белән ихлас котлады, утлы көрәштә күрсәткән батырлыклары өчен ихлас рәхмәт сүзләрен белдерде.

- Безнең һәркайсыбызның күңелендә җиңүчеләр буыны батырлыгы турында хәтер сакланыр. Ә югалтулар белән сугарылган Җиңү көне горурлык, батырлык, халкыбызның рухының бөеклеге булып калачак. Кызганычка каршы, без бүген дә гражданнарыбызның азатлык һәм бәйсезлек хокукын якларга мәҗбүр. Хәзер илебез нацизм идеологиясенең яңа токымы белән яңадан көрәшә. Без, ата-бабаларыбыз кебек үк, Киев неонацист режимына каршы көрәштә бердәм сафта торабыз, гадел дөнья төзелеше өчен көрәшәбез. Ватан өчен авыр вакытта аны яклап чыккан һәм сугыш зонасында хәрби бурычын үтәгән кешеләрнең ныклыгына һәм батырлыгына сокланабыз. Райондашларның батырлыгы - үлемсез һәм без алар өчен зур горурлык кичерәбез, алларында баш иябез,- диде ул һәм һәр йортта үзара аңлашу һәм татулык, күңел җылысы һәм ямь, иртәгәсе көнгә ышаныч хакимлек итүен теләде.

Бөек Ватан сугышы һәм Украинадагы махсус операциядә ятып калган яугирләр бер минут тын калып искә алынды. 

БР Мәгариф һәм фән министры урынбасары Филүс Минәҗев, Башкортстан Республикасы Дәүләт Җыелышы-Корылтае депутатлары Фларис Шәйхетдинов, Олег Калинин, махсус хәрби операция ветераны Рәзиф Бикаев изге теләкләрен юллап, бердәм булырга, авырлыклар алдында югалып калмаска өндәде.

Район ветераннар советы рәисе Анатолий Романов, районда өлкән буынга игътибарлылык, кайгыртучанлык күрсәтелүен билгеләп, Хөкүмәткә, район җитәкчелегенә рәхмәт сүзләрен җиткерде, яшьләрне өлкән буын эстафетасын ышанычлы дәвам итәргә, яугирләр батырлыгын онытмаска чакырды. Югары Яркәйдәге Т.Рахманов ис. урта мәктәпнең 10 сыйныф укучысы Артур Нәбиуллин булачак солдатлар исеменнән туган ил азатлыгын саклауда лаеклы алмашчы булырга, илгә намус белән хезмәт итәргә сүз бирде.

Бәйрәм чарасында катнашучыларга район үзешчән сәнгать осталары тирән эчтәлекле концерт программасын күрсәтте.

Әйе, авыр югалтулар, йөрәктә төзәлмәслек яра калдырган Бөек Җиңү ерагая барса да, 9 Май халкыбыз күңелендә шатлыкны һәм кайгыны,йөрәк әрнүен һәм истәлекне берләштергән тормыштагы иң дулкынландыргыч көн булып ул мәңгегә сакланачак. Чөнки аяз күк йөзе, тыныч тормыш бүләк иткән мәрхүм солдатлар да, аксакал ветераннар да, сугыш ятимнәре дә, тыл хезмәтчәннәре дә онытылмый һәм аларны онытырга хакыбыз юк.

Лира ГӘРӘЕВА.

Утлы еллар – мәңге хәтердә
Утлы еллар – мәңге хәтердә
Утлы еллар – мәңге хәтердә
Утлы еллар – мәңге хәтердә
Утлы еллар – мәңге хәтердә
Утлы еллар – мәңге хәтердә
Утлы еллар – мәңге хәтердә
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас