Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
80 лет Победы
17 Май , 14:00

Илебез Герое булган

2000 еллар башыннан мин үз фамилиямнең чыганакларын эзләү белән шөгыльләндем. ачыкланганча, андреевка авылында туып- үскән, бөек ватан сугышы герое Гавриил владимирович Локтевның фамилиясен йөртәм. Түбәндә аның турында җыелган мәгълүматлар белән уртаклашам.  Капитан Иван Филиппович Колбаса һәм сержант Мария Михайловна Локтева сугыштан кайтып, өйләнешәләр һәм 1948 елда Архангельскийдагы балалар йортыннан өч яшьлек малайны тәрбиягә алалар. Шулай итеп мин тәрбиягә алган гаиләгә эләктем. 

Илебез Герое булган
Илебез Герое булган

Әнинең сөйләве буенча, сугышка кадәр ук кияүгә чыккан һәм аның фамилиясе башка булган. Тормыш иптәше, очучы Локтев сугыш башлангач та һәлак булган. Бервакыт әнием аның турында искә төшергәч, горурланып: “Ул Советлар Союзы Герое”, -диде. “Бөтен илнең героемы әллә? Ә сез әти белән герой түгел мени?”, - дип сорадым мин кечкенә чагымда, беркатлылык белән.

Мин әтинең хәрби булуы белән горурлана идем, ул үзенең парад кителен кигәндә, анда медальләр чыңлый, орденнар бизи иде. Әни сугыштан соң ук география факультетын тәмамлый, укытучы һөнәрен ала. Әти подполковник дәрәҗәсендә отставкага чыга, шул рәвешле, гаилә Украинага күченә.

Институтны тәмамлагач, мин Одессадан Әстерханга килдем. Әти үлгәннән соң әни дә бирегә күченеп, монда ул ун елдан артык яшәде. Аны белгән кешеләргә ул оптимист, кырыс һәм гадел, актив тормыш позицияле кеше буларак истә калган. Әнием сәламәт яшәү рәвеше яклы иде. Аның турында хәтта урындагы «Волга» гәзите дә язып чыкты.

“Хәтер саклау хезмәте” төбәк сайтында шундый мәгълүмат бар: “Локтева Мария Михайловна (19.08.1919-31.10.2000), 1941 елда Кировоград ОВК тарафыннан чакырылган”. Кызыл Йолдыз ордены, «Батырлык өчен», «Кенигсбергны алган өчен» медальләре белән бүләкләнгән”. Минем әтиемнең бүләкләре тагын да күбрәк иде.

Русиядә әтинең фамилиясе начар яңгырый, шуңа күрә 1948нче елда миңа әнинең фамилиясен бирделәр. Язмыш кушуы буенча миңа һәлак булган очучының фамилиясе бирелгәч, аның турында әни сөйләгәнгә караганда да күбрәк беләсе килә иде.

2000 еллар башында интернет киңлекләрендә миңа беренче тапкыр 132 нче тизйөрешле бомбардировка авиация полкы очучыларының батырлыгы турында кыскача мәгълүмат эләкте. Анда мин таныш фамилияне күрдем:

“Янып беткән, әмма чактан исән калган Навроцкий белән Бражниковны пехотачылар күреп алдылар, Локтевны үле килеш таптылар.”

Сугышка кадәрге фотографияләрнең берсендә «Геннадий һәм Марусядан» диелгән истәлекле язу буенча һәлак булган очучының исемен белдем. Тагын бер фотосурәтнең арткы ягында «132 ап командирыннан шәфкать туташына» дигән язу таптым. Авиаполкның номеры элеккеге мәгълүмат белән туры килә! Эзләү, димәк, дөрес юлдан бара. Геннадий Локтев турындагы мәгълүматны «Онытылган полк» сайтында урнаштырдым. Тиздән Локтев командалыгындагы хәрби очу чыларның батырлыгына сылтамалар белән файдалы язулар барлыкка килде.

«Халык батырлыгы» сайтында мәгълүматлар бар: Локтев Гавриил Владимирович 1908 елда туган. Хезмәт урыны: 132 сбап. Батырлык датасы: 18.07.1941. Советлар Союзы Герое исеменә тәкъдим ителә, Ленин ордены белән бүләкләнә”- дип язды Виктор Юрьевич. 

Эзләү нәтиҗәләре белән илһамланып, интернет киңлекләренә “чумдым”, һәм «Үлемсез полк» сайтында әни архивындагы кебек үк Гавриилның Мария Локтева белән төшкән фотосын һәм кыскача мәгълүматны таптым: “Локтев Гавриил Владимирович, Башкортстанның Илеш районы Андреевка авылында туган. Картәтиемнең абыйсы. Гавриил Владимирович очучылар полкында хезмәт иткән. Аның хатыны Мария дә фронтка китә. 1941 елның 18 июлендә Гавриил Владимировичның самолет экипажы Днестр елгасын кичү өлешендә задание үти, дошман самолетлары Локтев машинасын бәреп төшерә. Экипаж самолеттан чыгып өлгерә, ә командир Гавриил Владимирович һәлак була. Винница өлкәсендә җирләнгән. 1942 елның мартында үлгәннән соң Ленин ордены белән бүләкләнә. Хатыны Мария 1943 елда һәлак була”. Минем мөрәҗәгатемә сайт аша әлеге юлларның авторы Галина Тишина җавап бирде: “Хәерле көн! Бик көтелмәгән хат. Мин Андреевкадан, Гавриил Локтевның туганы, Пономарева (Локтева) Вера Ивановнаның әнисе яклап оныкчыгы. Мария – сезнең әниегез һәм Гавриилның тормыш иптәше бу коточкыч хәлдә исән калуы бик күңелле хәбәр. Бездә аның һәлак булуы турында ггына мәгълүмат бар иде. Гафу итегез, димәк, Мария буенча мәгълүмат дөрес булмаган. Мин нәрсә белдем, шуны яздым”-дигән.

Ике төрле гаиләдә бертөрле ике фотосурәт-бу инде очраклылык түгел. Миңа телефоннан сөйләгәндә, Вера Ивановна үзенең туганын «Ганя абзый» дип атады. Локтевларның зур гаиләсендә Гавриилны Геннадий дип йөрткәннәр икән. Аның бертуган сеңелесе Вера Ивановнадан тагын бер дулкынланулы ачыш ишеттем: “Настя апа, Ганяның сеңлесе, сугыш елларында Маруся белән хат алышкан, аларның элемтәсе 1943 елда өзелгән. Шуңа да аны һәлак булган дип уйлыйлар. Мин аның үлмәгәнен белгәч, гаҗәпләндем. Без аны сугыш чорында мәрхүм дип саный идек бит»…

Арытаба Мин Гавриил Владимировичның башка туганнары да геройны хәтерләвенә инандым. Алар миңа аның турында мәгълүматны җыярга һәм ачыкларга ярдәм итте, фотографияләр белән уртаклаштылар.

Экипаж командирына «Бүләкләү кәгазе»ндә очучыларның батырлыгы менә ничек тасвирланган: “Өлкән лейтенант Локтевның экипажы (АС-2) 18 нче Армия гаскәрләре Командующиеннан Днестр елгасы аша салынган кичүне шартлатырга йөкләмә ала. Максатка якынлашканда АР-2 самолетына Мессершмидт тибындагы истребительләр һөҗүм итә һәм яна башлый. Шуңа да карамастан, иптәш Локтев самолетны пикировкалауга күчерә һәм куелган бурычны үтәп, бомбаларны төгәл итеп максатка ташлый. Шул ук вакытта экипаж истребительләр атакаларын кире кагып, үзенең пулемет уты белән бер Мессершмидтны яндыра, шуннан соң гына Локтеев экипажга янган самолетны калдырырга приказ бирә һәм соңгы булып үзе ташлана. Парашют стабилизатор белән урала һәм расчалка белән стропаларны кисеп ала. Парашютсыз 800 метр биеклектән егылып төшә һәм һәлакәткә очрый. Бу батырларча фидакарь экипаж янган самолетта кичүләрне шартлата, шуның белән һөҗүм туктатыла. Советлар Союзы Герое исеменә лаек.”

Хәзер инде билгеле булганча, исән калган экипаж әгъзалары укчы-радист Иван Моисеевич Бражниковка һәм штурман Михаил Алексеевич Навроцкийга 1942 елның мартында Советлар Союзы Герое исеме бирелә, ә Гавриил Локтев үлгәннән соң Ленин ордены белән бүләкләнә. Әлбәттә, әлеге орден да югары бүләк. Ләкин Советлар Союзы Герое исеме экипаж командиры Локтевка бирелми кала. Мария һәм Гавриил Локтевлар. 1941 ел. Бәлки, «Бүләкләү кәгазе» ндә икеләтә «е» (Локтеев) белән бозылган фамилия аркасындадыр? Моны мин белмим, ләкин эзләүне дәвам иттем.

Локтев Могилев-Подольск районының Бандышовка авылы янында һәлак булган, ә авылның үзендә совет сугышчыларының тугандаш кабере бар, дигән яңа мәгълүмат барлыкка килде. Социаль челтәрләр аша авыл халкына мөрәҗәгать иттем: “Мин 1941 елның июлендә Бандышовка районында һәлак булган очучы Локтевның җирләнгән урынын эзлим. Сезнең авылда, минем мәгълүматларга караганда, совет сугышчыларының тугандаш кабере бар. Миңа аның төрле ракурслардан берничә фотосурәтен җибәрүегезне үтенәм. Каһарманнар турында истәлек саклавыгыз өчен рәхмәт сезгә”. Шул арада җавап алдым. Һәйкәлнең фотосурәтендә иңсәсенә шинель аскан, бер кулына каска тоткан, сулга таба югарыга караган солдат басып тора.

Мемориаль тактаның уң ягында-якты һавада пикировкалаучы бомбардировщик сурәте.

Кара мрамор плитәдә шундый сүзләр язылган: “Тут похований учасник В.В.в. старший лейтенант, командир лачки 132го швидкiсного бомбардувального авiаполку Локтев Гаврило Володиморович 13.06.1908–18.07.1941 уроженець Башкiрскоi АССР, Iлiшевського району с. Андрiiвка.”

Әлеге тарихи вакыйганы мин кече оныгым Ярославка сөйләдем. Аның фамилиясе дә Локтев. Вафат булган очучы турында мин нәкъ әнием әйткәнчә, “Ул безнең илебез Герое”,- дидем. “Нинди илнеке?”, -дип кызыксынып сорады оныгым. Мин уйлана-уйлана: “Элек булган илнеке”, -дип җавапладым. Ярослав тарихны белү сәбәпле:”Димәк, ул Советлар Союзы Герое”, - диде.

Владимир ЛОКТЕВ. Әстерхан шәһәре.

Илебез Герое булган
Илебез Герое булган
Илебез Герое булган
Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас