Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
80 лет Победы
25 Май , 11:00

Беркем дә онытылмый

1941 - һәр өйдә үзенең кара шәүләсен калдырып киткән, кулына мылтык тотардай ир-атны ут эченә салган, итәк тулы бала белән торып калган хатын-кызларның, аналарның чәчен агарткан ел. Төкәй-Тамак авылыннан сугышка 200гә якын кеше китә. «Бер кайтмасак, бер кайтырбыз» дип китсәләр дә, югалтулар бик күп була: 122 батыр сугыш кырларында ятып кала, 63е генә кайту бәхетенә ирешә. Бер гаиләдән 4-5 якынын югалтучылар да хәтсез булган. Күпләре яраланып кайта. Бик күп медальлләр, өч орден кавалеры Фәрит Гәрәев, разведчик булып хезмәт иткән. Дан, Кызыл Йолдыз орденнары кавалеры, күп кенә медальләр иясе Газизҗан Габдуллин, авылыбыздан “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнгән бердәнбер хатын-кызы Сабира Галимәрданова һ.б. горурлыгыбыз булып тора.

Беркем дә онытылмый
Беркем дә онытылмый

Быел - Бөек Җиңүнең 80 еллыгы. Бүгенге көндә сугыш ветераннарыбызның берсе дә арабызда юк. Сугыш яралары үзенекен итә, күпләре бик иртә бакыйлыкка күчте. Әтисен сугышка озатып калган, яки күрергә дә насыйп булмаган күпләребезнең әткәйләре, әнкәйләре дә мәрхүм инде. Әмма сугыш чоры балалары,оныклары авылдашлары яугирләрне һәрвакыт күңелләрендә йөртәләр. Без - авылдашлар зур горурлык белән Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан яугир ата-бабаларыбызга багышлап, мемориал һәйкәл ачу шатлыгына ирештек. Аны ачу тантанасында муници-паль район Советы секретаре Игорь Никифоров, авылдашлар, читтән кайткан кунаклар катнашты. Игорь Владимирович сугыш хатирәләре, яугирләрнең батырлыгы безнең йөрәкләрдә яшәргә, киләчәк буыннарга да күчәргә тиешлеге хакында әйтеп үтте. Мемориалга веноклар,чәчәкләр салынды. Бәйрәм Исәмәт авылы үзешчәннәре, балалар чыгышы белән дәвам итте, авылдашларга да сүз бирелде.

Авылдашлар, күптән тормышка ашырасы килгән эшебезне башкарып чыктык. Себер тарафларыннан кайтып, башыннан азагына кадәр эчендә кайнап, башкарып чыккан Нурия белән Әлфир Мәрдисламовларга, мемориал төзүдә катнашкан, акчалата ярдәм күрсәткән авылдашларга зур рәхмәт. Бөек Җиңү - безне горурланырга, дөреслекне сакларга өйрәтә. Безнең бурыч - хәтер эстафетасын үсеп килгән буынга тапшыру. Нинди авырлыклар, газаплар кичереп тә өметләрен югалтмыйча яуланган Бөек Җиңүне берәү дә, беркайчан да онытырга тиеш түгел.
Бүгенге көндә бездән бары бер теләк - дөньялар имин, күк йөзе аяз булсын иде.

Гөлфия ВӘЛИХАНОВА. Төкәй-Тамак авылы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас