Светлана ханым Дүртөйле шәһәрендә үткән «Үлемсез полк» парадында транспарантлар белән катнашып, әтисе хакында хатирәләре белән бүлеште.
Аның әтисе - Фәүзи Хөснетдин улы Камалетдинов 1923 елның 15 маенда Этәй авылында дөньяга килә. Бөре башкорт педагогия училищесын тәмамлый. Яңа Аю мәктәбендә бер ел укытып, туган авылына ялга кайткач, Бөек Ватан сугышы башлана. Фәүзи үз теләге белән фронтка китә. Кәримә картәнисе гаиләсеннән өч ир-егетне: Хөснетдинне, уллары Фәүзи белән Фәритне сугышка озата.
Фәүзине Уфадагы хәрби пехота училищесына укырга җибәрәләр. Анда алты ай укыгач, лейтенант дәрәҗәсендә Горький шәһәренә озаталар һәм 160нчы танк бригадасына взвод командиры итеп билгелиләр. Дошман бертуктаусыз шәһәрдәге автозаводка һөҗүм итә, фашист самолетлары Идел елгасы аша салынган күперне бомбага тота. Аларны саклап калу өчен күпме көч, күпме кан түгелә. Аннан Брянск фронтындагы оборона, канкойгыч яуларның берсендә ул каты яралана. Сугыш яланында ушын югалтып кан эчендә яткан фронтовикны иптәшләре, бәлки исән калыр, дип, товар поездына салып җибәрәләр. Поезд аны Алтай краеның Бийск шәһәренә алып килә. Нәкъ биредә госпитальгә салалар. Уң кулының иңсәсен дошман пулясы умырып алып, тишкәләп бетергән, катлаулы операцияләр ясыйлар. Алты ай госпитальдә дәвалангач аякка баса, ләкин уң кулы күтәрелми. Инвалидлык группасына справка биреп, Фәүзине туган ягына озаталар.
«Үлемсез полк» парадына Светлана оныгы София белән килгән иде. Әлеге портретлар Хөснетдин картәтисенеке булуын билгеләде, ул Сталинград өчен сугышта 1942 елда һәлак була. Мамай курганда исеме мәңгеләштерелгән. Икенче портрет әтисенең энесе Фәрит абыйныкы. Аның да үз тарихы бар.
Сәләтле Фәрит абый сугышка тугры дусты — гармунын алып китә. Канкойгыч бәрелешләрдән соң туктап торганда, ял вакытларында яудашларына татар халык көйләрен уйнап, җырлар җырлый ул. Шулай итеп яугирләрнең күңелен күтәрә. Фронттан өчпочмаклы хатларын да шигьри юллар белән генә язган. Ул хатлар Этәй урта мәктәбе музеенда саклана. Фәрит абый сугыш бетәргә бер ничә ай кала гына Германия җирендә 20 яшендә һәлак була. 9 май — Бөек Җиңү көне, Фәрит абыйны менә кайтыр, дип көтсәләр, 10 майда һәлак булуы турында «кара» кәгазь килә.
Туган ягына кайткач, Фәүзи Хөснетдин улы район үзәгенә бара һәм иң җаваплы, иң авыр эшне аңа: эчке эшләр бүлегендә җинаятьләрне ачу бүлеге җитәкчесе вазифасын тапшыралар. Ул колхоз, халык малларын урлаган, кеше талаган бандитлар белән кыю көрәш алып бара һәм кулга алуны оста, оператив оештыра.
1948нче елда Рсай кызы Гөлсем Әхнәф кызы белән танышып, гаилә коралар, биш балага гомер бирәләр. Гаилә башлыгы мәктәп директоры, тормыш иптәше укытучы була. 60 ел бергә яшиләр. Фәүзи Хөснетдин улы гармунда, скрипкада уйнарга ярата. Заманында берсе — Галиябану, икенчесе — Хәлил ролен башкарган. Сәнгатькә, җыр-моңга сәхнәгә гашыйк кешеләр булалалар. Ф.Камалетдинов читтән торып Казан педагогия институтының тарих факультетында укып диплом ала. Партия оешмасы секретаре, пропагандист, агитатор, иптәшләр суды, сайлау комиссиясе, ветераннар Советы рәисе кебек җәмәгать эшләрен башкара. 83 яшендә, 2005 елда Бөек Җиңүнең 60 еллыгына багышлап, «Правда» колхозының 75 еллык юбилее уңаеннан «Этәй, Теләпән, Буралы» исемле китап бастырып чыгара. Басма шушы авылларның тарихын чагылдыра, якташларыбызның фронттагы һәм тылдагы батырлыкларына багышланган. Ветеран Этәй авыл советыннан Бөек Ватан сугышында катнашучыларның исемнәрен эзләп табып язып, тарихта уеп калдыра. Ул сугыш ветераннары өчен тәгаенләнгән льготалы торак программасыннан файдаланып, Дүртөйле шәһәрендә бар уңайлыклары булган фатирда яшәп, хөкүмәтебезгә, Президентыбызга рәхмәтле булып, 94 яшенә хәтле гомер кичерә.
Раушания ИСХАКОВА. Дүртөйле шәһәре.