Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
80 лет Победы
25 Май , 13:00

Рейхстагта имзасын калдырган

Агыйделнең биек ярында урнашкан тыныч урын бар. Бу безнең кечкенә - Марин авылы. Бирегә яшәүчеләр 1928 елда килеп төпләнә. Моңа кадәр алар Чияле Әтәч авылы янында яшәгән, соңыннан бу урынны «Иске җир» дип атаганнар. Менә шунда 1909 елның 15 гыйнварында Тимерша Пеймурзин туган. 1922-1923 елларда нибары 3 ай гына мәктәптә укый. Табигате буенча бик кызыксынучан, максатчан кеше булу сәбәпле, һәрвакыт барысын да җентекләп, билгеләп, язып барган. Шуның белән киләчәк буыннарга күп мәгълүмат калдырган. Аның язмалары буенча фильмнар төшерергә мөмкин.

Рейхстагта имзасын калдырган
Рейхстагта имзасын калдырган

Мәкаләмдә Бөек Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан аның сугыш турындагы язмаларына тукталып үтәм. 1941 елның 10 августында, 5 баласы булуга карамастан, Т.Пеймурзин үз теләге белән фронтка китә. Һәм инде 1941 елның 1 ноябрендә 945 нче гвардия укчы полкы составында Ленинград оборонасында катнаша.

«Быел кыш салкын булды, 40-43 градус салкын иде, урманда кар өстендә яттык. Көч-хәл белән землянка төзергә туры килде, ләкин анда ягарга ярамый, бар җир төтен белән тула. Кыенлыкларга карамастан, барчабыз да оборонаны батырларча тоттык”, - дип яза Тимерша Пеймурза улы үзенең фронт юллары турында.

Гади авыл егетендә аның сәләтен күреп, бүлекчә командирлары курсына укырга җибәрәләр. Ул кире үз полкына кайткач, аларны товар вагоннарында Калинин өлкәсенә (хәзер Тверь өлкәсе) озаталар. Ләкин немец авиациясе барлык тимер юлларны һәм поездларны актив рәвештә бомбага тота, шуңа күрә җәяү барырга туры килә, тәүлегенә 2 сәгать кенә йоклый. Ләкин берәү дә зарланмый, солдатларның барысы да батырларча түзә.

5 декабрьдә фронтның алгы сызыгына чыгалар, ә 6сында Калинин шәһәреннән 4-5 километр ераклыкта туңган Идел буйлап Дубровка авылы янында оборонага урнашалар. Җир туңган, шуңа күрә окоп казырга мөмкин булмый. Дошманга атар өчен кар көриләр. 

Тимершага, яралангач, шартлаудан җимерелгән мунчага таба шуышып китәргә туры килә, анда санитар башындагы пулядан ярага перевязка ясый. Икенче көнне иртән таң белән санбатка озаталар, аннан Ивановск өлкәсенең Юревец шәһәренә госпитальгә җибәрәләр үзен.

1942 елның 5 гыйнварында, савыкканнан соң, Ярославль шәһәренә санинструкторлар курсларына җибәрәләр. Аларны 1942 елның 1 апрелендә тәмамлап, Калинин өлкәсенең Холмы шәһәрендә 22 армия составында санинструктор булып хезмәт итүен дәвам итә.

Шәһәрнең бер читендә безнекеләр булса, үзәк немецлар кулында була. Һәр урам, һәр йорт өчен сугыш каты бара. Яралылар күп: көненә 20-30 солдат. Аларны шуышып 1-2 километр өстерәп барырга туры килә,чөнки дошман көчле ут алып бара. Нәтиҗәдә, дошман шәһәрдән куып чыгарыла.

Бер ноктадан икенчесенә күченгәндә кайчакта 70-90 километр үтәргә туры килә. Бер генә бөтен авыл, бер генә йорт та булмый. Барысы да яндырылган, җимерелгән. Янгын уртасында мичләр генә торып калган.

Авыр яраланганнан соң, Тимерша 1944 елның 4 февраленнән 1945 елның 6 гыйнварына кадәр госпитальдә дәвалана. Һәм инде 17 гыйнварда 151 нче гвардия укчы полкы составында һөҗүмгә күчәләр һәм тиз темп белән чигенүче дошманны эзәрлеклиләр. Бөтен Польшаны үтеп, Германия җиренә аяк басалар, Одерны уңышлы кичеп, фашистларны немец җире буйлап куалар. Дошманның каршылык күрсәтүенә карамастан, 22 апрельдә көндез дә, төнлә дә туктамыйча, Берлинга килеп җитәләр. Ләкин анда да фашистлар бик каты каршылык күрсәтә.

Тимерша Пеймурза улы отряды урнашкан йорт кулдан кулга күчә. Хәтта 2-3 көнгә алар чолганышта кала. 4нче көнгә йорт тулысынча безнекеләрдә була.

1945 елның 2 маенда Берлин тулысынча Совет Армиясе хакимлегендә була, 9 майда инде безнең армия фашист Германиясен тулысынча Җиңүне бәйрәм итә.

Ярым җимерек Рейхстаг диварларында күп сугышчылар үз имзаларын калдыра. Алар арасында якташыбыз Тимерша Пеймурзинның да язмасы бар. Ул сугышның беренче көннәреннән алып җиңүгә кадәр юл үтә. Күкрәге тулы орден һәм медальләр белән 1945 елның 5 ноябрендә ул өенә хатыны һәм балалары янына кайта. Һәм чын сугышчы буларак, 10 декабрьдә үк туган колхозында эшли башлый, хезмәт фронтында күп кенә югарылыкларга ирешә. Ул акыллы, сәләтле кеше иде. 1989 елның 18 февралендә дөнья куя.

Сугыш ветераны озак гомер кичерә, 5 бала - 4 кыз һәм бер малай үстерә. Ул безнең районда гына түгел, бөтен район, республика, илебез тарихында да лаеклы эз калдырды. Бүгенге көндә аның сугышчан юлын махсус хәрби операциядә хәрби офицер званиесендә оныгы дәвам итә.

Марина ШӘРИПОВА. Марин авылы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас