Кунаклар сыйфатында сугыш чоры балалары - чаларган, картайган, әмма еллар узу белән хәтерләрен югалтмаган аксакаллар, әти-әниләре «Правда» хуҗалыгын күтәрергә туры килгән авылдашлар чакырылды. Алар - Вәсилә Габделхакова, Нәҗибә Фәтхетдинова, Шәмсезадә Шәһиева, Сәнәдия Шәехова, Рәфига Зәйнетдинова, Нәүдимә Насретдинова, Рәкыйт Хәмитов, Тимерсәлих Мөдәрисов, Гәмбәр Муллагалиев, Билал Йосыпов, Закирҗан Гарданов. Бүгенге көндә барысы да 80 яшьтән узган.
Этәй, Буралы, Теләпән авылларыннан 383 кеше фронтка китә. Аларның күбесе һәлак була, хәбәрсез югала, бары тик 139 кеше генә әйләнеп кайта. Ләкин бүгенге көндә аларның берсе дә безнең сафта түгел. Сугышның соңгы катнашучысы, ветеран Гыйләҗетдин Хөснетдинов 2022 елның мартында 100 яшькә җиткәндә мәрхүм булды.
Батыр якташларыбызны бер минут тынлык белән искә алдык. Аннары чакырылган кунаклар чыгыш ясады. Быел 96 яшен тутырган Вәсилә Габделхакова үзенең авыр балачагы турында сөйләде. Сугышның беренче көннәреннән үк әтисе фронтка китә, ә дүрт айдан соң гаиләгә похоронка килә. 12 яшьлек Вәсиләгә өлкәннәр белән бер тигез эшләргә туры килә.
«Әтиемне фронтка алып киткәндә миңа 3 яшь була, әтиемне бүтән күрмәдем. Һәм миңа беркайчан да «әти» сүзен әйтергә туры килмәде”, - диде үз чыгышында Гәмбәр Муллагалиев. Ул шулай ук фермада эшләгән, йорт хуҗалыгы алып барган, балалар турында кайгырткан хатын-кызларга, әниләргә яшәве аеруча, авыр булуы турында бәян итте.
Фронтовик әтисе – «Правда» колхозын күп еллар җитәкләгән җитәкче В.З. Васиков турындагы истәлекләр белән кызы Рүзилә Васикова уртаклашты. Ул шулай ук Ленинград шәһәрендә полк разведчигы булган биатасы Заһид Муллаянов турында да сөйләде. Ирина Камалтдинова фронтовик, сугыштан соң Этәй урта мәктәбендә директор вазифасын башкарган ветеран укытучы, биатасы Ф.Х. Камалтдинов, Роза Гайбәдуллина сугыш юлларын башыннан ахырына кадәр узган, ә аннан соңгы елларда укытучы булып эшләгән әтисе Х.Х.Ваһапов турындагы хатирәләр белән бүлеште. Шулай ук укытучы Фәйрүзә Хәбибова биатасы Камал Хәбибовны тик яхшы сүзләр белән искә алды. Фронттан кайткач, ул төзүчеләр бригадиры була һәм колхоздагы һәр объектны төзүдә катнаша. Рәкыйт Хәмитов мәдәният йорты, магазин, МТМның ничек төзелүе турында сөйләде. “Төзелеш материаллары, запас частьләр юк, ә инфраструктураны үстерергә, җиһазландырырга кирәк. Хезмәт хакы югары булмаса да, аның каравы дисциплина нык иде, һәм кешеләр намус белән эшләде», - диде ул хәтирәләрен барлап.
Кичәне Гөлзилә Тимерханова, Гөлнур Хәертдинова, Тәлгать Хаков, Сәрия Сәрварова, Илиза Сәмигуллинаның сугыш тематикасына кагылышлы җырлары бизәде. Өлфәт Хаков баянда уйнады. Озак еллар мулла вазифасын башкарган хөрмәтле аксакал Билал Йосыпов үзенең яраткан җырын башкарып, тамашачының күңелләрен нечкәртте. Хәния Галләмова белән Римма Шаһиева сугыш турындагы шигырьләрен сәнгатьле укыды.
Чараны оештыруга зур көч салган авыл активисты Рүзилә Васиковага һәм эчтәлекле итеп алып барган сүз остасы Хәния Галләмовага зур рәхмәт белдерелде.
Истәлекләр белән тулы хәтер кичәсе «Катюша» һәм «Җиңү көне» җырлары белән тәмамланды.
Кичәдән соң, барлык тамашачылар һәм катнашучылар солдат боткасыннан авыз итте.
Зөмәрә КАМАЛТДИНОВА. Этәй авылы.