Маяк
-6 °С
Кар
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
80 лет Победы
7 июнь , 12:00

Җиңүне якынайтуда өлеше бар

Әткәебез Талип Имаметдин улы Имамов Базытамак авылында 1926 елның 18 декабрендә дөньяга килгән. Гаиләдә 6 бала тәрбияләнгән. Сугышның иң беренче көннәрендә әткәйнең зур абыйсы Минһаҗетдин бабай, әткәйнең җизнәләре Нариман бабай, Фәвис абыйның әтисе Бал бабайлар фронтка китә. Әткәебез 1942 елда 17 яше тулган көнне фронтка юллана.

Җиңүне якынайтуда өлеше бар
Җиңүне якынайтуда өлеше бар

Ленинград фронтында батырларча сугышканда җиңелчә яралана. Госпитальдән тагы яу яланына китә. Икенче яралануы катырак була – колагына, күзенә, кулына, бармакларына зыян килә. Сәламәтлеген ныгыткач, янә фронтка бара. Өченчегә яралангач, аны окоптан табып алалар. Җиңү көнен госпитальдә каршылый. Бихисап орден-медальләр белән бүләкләнә.

Әткәем 1948 елның көзендә генә туган авылына кайтып җитә. Әнкәебез Мәгъҗүдәт белән 1952 елда гаилә корып җибәрәләр. Колхозда тырыш хезмәт салалар.

Безнең XXII партсъезд ис. колхоз иң алдынгы була. Биредә МТС тегермән, такта яру заводы, тимерлек эшчәнлеге киң җәелдерелә. Авылның бер очында алма бакчасы, ә безнең якта яшелчә бакчасы үстерелде. Анда безнең әткәебез бригадир булып эшли иде.

Ул чорларда бар эш тә кул көче белән башкарылды. Тирес тарату, яшелчәләргә суны елгадан көянтәләп ташып сиптеләр. Тырышлыклар бушка китмәде, мул уңыш алынды.

Без үскәндә ерак чишмәгә суга барулар тарихта гына калды. Хәзер авылдашлар мул тормышта яши. Монда әткәебезнең тырыш хезмәт өлеше бар.

Әткәебезне 2017 елның 22 гыйнварында соңгы юлга озаттык. Аның белән әнкәебезнең урыннары оҗмах түрендә булсын.

Фатыйма ГЫЙЗЗӘТУЛЛИНА. Кушнаренко районы,Кушнаренко авылы.

Автор: Рафиля Хабирова
Читайте нас