Әткәем Х.Исламов Түбән Череккүл егете, сугыш башлангач, әниемне, ике кызын, ике улын калдырып, сугышка киткән. Бөек Җиңүгә үз өлешен кертеп, 1945 елда исән-сау әйләнеп кайта. 1946 елда апам Зәмзәмия һәм 1949 елда мин, Зәлифә дөньяга туганбыз.
Әткәй фронтта танкист булган. Әмма ул сугыш турында сөйләргә яратмады. “Без Германны җиңеп, анда үзебезнең флагны элеп кайттып, үз җиребезне саклап калдык”, - дия иде.
Әткәй Куйбышев ис. колхозда тимерче, балта остасы булып хезмәт салды. Сугышта аягын туңдыра, бәхетенә яхшы табиблар туры килеп, аны аякка бастыралар. “Чын табиблар булгандыр, аларга мәңге рәхмәтлемен” дип искә ала иде.
Мидхәт Әхмәтҗанов – Югары Череккүл егете, минем биатай әткәй. Ул сугыш башлану белән фронтка китә. Аннан ике аяксыз булып кайта. Ул да анда күргән михнәтләре турында сөйләргә яратмый иде. Бары тик тыныч тормыш, аяз күк йөзе теләде.
Бухгалтерлар курсында укып, Куйбышев ис.колхозда баш бухгалтер булып тырыш хезмәт сала. Бианай әнкәй Сөгъдә белән 3 ул һәм 1 кызга гомер биреп үстерәләр. Өлкән уллары Илгиз минем тормыш иптәшем. Кызганычка каршы, ул хәзер гүр иясе.
Ике яклап та әнкәй-әткәйләрнең теләкләре бер булды: “Без күргәннәрне сезгә татырга язмасын, тынычлыкта, шатлыкта сөенеп, сәламәт булып яшәргә язсын”, -дияләр иде.
Зәлифә АКМАЛОВА. Югары Яркәй авылы.