Анда 1942 елда Сталинградны саклаганда хәрби бурычын үтәгәндә батырларча һәлак булган Югары Яркәй авылыннан Рафаил Әгъзам улы Мөхсинов җирләнгән. Волгоград өлкәсе Городищенск районы Котлубань авыл җирлеге хакимияте аның исемен мәңгеләштерергә ярдәм итте.
1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышының авыр һәм фаҗигале вакыйгалары үткәндә кала бара. Ул Совет халкының үз азатлыгы һәм Ватан бәйсезлеге өчен фашист Алманиясенә каршы 1418 көн һәм төн батырларча көрәшен үз эченә ала, дөньяның күп кенә илләрен фашист коллыгыннан коткара. Ул кешелек тарихында иң канкойгыч, иң рәхимсез, киеренкелеге буенча моңарчы күрелмәгән һәм иң кайгылы сугыш була. Фронтта һәм тылда безнең халык фидакарьлек һәм массакүләм каһарманлык, моңарчы күрелмәгән ныклык һәм җиңүгә омтылыш күрсәтә.
Әниебез Фәния Мөхсинованың энесе Рафаил Ватаныбызның чын патриоты. Ул 17 яшьлек егет Сарапул шәһәрендәге хәрби-пехота училищесында кыска вакытлы укудан соң, үз теләге белән фронтка китәргә карар кыла. Шул ук вакытта анда эләгү өчен туган елын 1923 ел дип үзгәртә. Аны Тула фронтына җибәрәләр,
ул Смоленскига кадәр барып җитә, Калинин өлкәсендәге сугышларда каты яралана. Бераз госпитальдә дәваланганнан соң, Рафаил яңадан фронтка китә, башта
Ярославльгә һәм бер айдан Сталинград фронтына, Сталинград өчен сугышның иң кызган җиренә юллана. Дивизия Котлубань станциясе һәм Самофаловка авылы тирәсендә сугышчан рубеж тота. Волгоград өлкәсе нең Котлубань станциясе астындагы тимер юл семафоры Сталинград өчен сугыш символлары
ның берсе булып тора: ул документларда 564нче разъезд буларак күрсәтелә.
Лейтенант Рафаил Әгъзам улы, 1075 нче укчы полкның, 316 нчы укчы дивизиянең мино мет взводы командиры була. Ул һәрвакыт пехота белән алгы сызыкта
батырларча сугыша. Каты алышларның берсендә 1942 елның 19 сентябрендә һәлак була.
Сталинград сугышы 200 көн һәм төн дәвам итә һәм 1943 елның 2 февралендә Алман гаскәрләренең тулысынча тар-мар ителүе белән тәмамлана. Ләкин җиңү кыйммәткә төшә: Кызыл Армиянең гомуми югалтулары 1,1 млн. кеше тәшкил итә, һәлак булган шәһәр халкының саны - дистәләгән мең кеше, 100 меңнән артык сталинградлы концла герьга озатыла. Шуңа күрә Сталинград сугышында немец гаскәрләрен тар-мар итү көне 2 февральдә ел саен Хәрби дан көне буларак билгеләп үтелә.
Агымдагы елда без Волгоград өлкәсенең Котлубань бистәсендә, туган абыебыз Рафаил Мөхсинов батырларча көрәшкән урында булып, туган җиреннән бер
уч туфрак алып барып каберлегенә һәм аның исеме язылган мемориаль тактага чәчәкләр салдык.
Безнең гаилә бу коточкыч сугышта батырларча һәлак булган каһарманнар истәлеген кадерләп саклый, үз гомеребез бәрабәренә Ватаныбызны саклап калганнарга бурычлы.
Сугыш кырларында һәм хезмәт фронтында җиңүебезне яулаган һәркемгә мәңгелек дан һәм рәхмәт.
Резеда Хафизова. Уфа шәһәре.