Сугыш чорында хатын–кызлар иярләгән трактор һәм автомашиналарга ир–егетләрнең утырып эшләве әйбәтрәк бит инде. Апалар һәм кызлар бәби үстерсеннәр дә, ирләрен карасыннар. Армиядә комсомол сафларына алынган иде Сабир, көч-дәрте ташып торган вакыты әле егетнең. Шул рәвешле, җиң сызганып эшләп йөргән көне. Тик бер әйбер исеннән чыкмый, теге вакытта ике уч чүпле арыш өчен әнисеннән аерып, әллә кайда балалар колониясенә җибәрелүе, анда җәфа чигүе торып–торып төшенә кереп, йөрәген әрнетә дә тора.
Колхоз җыелышына халык бердәм килде. Колхоз рәисе Ислам Зәйниев җыелышны ачып, сүзне район үзәгеннән килгән вәкилгә бирде. Райком вәкиле Гаян Исламов авыл хуҗалыгын үстерү буенча бурычларга җентекле тукталып, МТСларны үзгәртеп коруның максатын аңлатты. Колхозларга таратып биреләчәк техникаларны сакчыл файдалану, җитештерүчәнле эшләтү кирәклеген кисәтте. Вәкилне башта тыныч кына тыңлап утырган халык бераздан корт күче кебек гөжли башлады. Төрле яктан сораулар яудыралар иде.
- Колхозларга ярымкырылып беткән техника таратып, аңа кем җавап бирәчәк?
- Техниканы бүгенге көндә кая куеп сакларбыз?
- Кадрлар каян алырга?
- Кайчан яңа машина, тракторлар кайтыр?
Председатель Зәйниев өстәл шакып, халыкны тынычланырга, сорауны берәмләп кенә бирергә чакырса да, үзара кычкырып фикер алышу шактый дәвам итте.
Райком вәкиле тагын торып басырга мәҗбүр булды.
Иптәшләр, менә басуларны яхшылап эшкәртсәк, мул уңыш үстереп алсак, хөкүмәткә күбрәк ашлык сатуны тәэмин итсәк, техникасы да, башкасы да булыр. Хәзер заводлар аякка басып килә, куәтлерәк тракторлар, автомашиналар җитештерү өстендә эшләнә. Моның өчен бераз сабыр итәргә кирәк,- диде ул, залны тынычландырырга теләп. Көтә инде авыл, сабыр итәргә өйрәнгән бит инде җир кешесе.
Җыелыштан соң күп тә үтмәде, колхозга 2 НАТИ. “С-80” тракторы, 1 комбайн, 1 “ЗИС” автомашинасы кайтты.Моңа кадәр тракторда эшләп йөргән Сабирга
машина тиде. Моңа инде Шаһинур белән Миңсылу сөенеп бетә алмады. Менә бит гаиләдә эшче көче артты. Кызлары Таңсылу да үсеп килә. Абыйсын бигрәк
ярата инде, аннан башка табынга ашарга да утырмый. Сабир да аны үзенә тиң итеп, шаяртырга гына тора. МТСтан колхозга тигән полуторканы (“ЗИС”ны шулай дип йөртәләр) алып кайткач, мәж киләләр инде менә. Беткән генә машинаны техника төсенә кертү өчен Сабир әллә кайлардан запас частьлар юллап, бергә хезмәт иткән егетләре аша яшел буяу табып, машинасын өр-яңа итеп төзәтеп куйды. Сабирның осталыгына авыл халкы сокланып бетәлми инде. Бигрәк тә бала-чаганы машина яныннан җибәреп булмый.”Сабир абый, кайчан машинаңа утыртып йөртәсең?”-дип теңкәсенә тиеп бетәләр. Ә Таңсылу абыйсы өчен шундый горур, кемгә тия әле андый абый. “Менә машинаның буявы кибеп бетсен дә, әллә кайлардан йөртеп кайтарырмын барыгызны да,” ди Сабир бала-чагаларның күңелен күрергә тырышып. Әмма бу куаныч озакка бармады. Кичтән бары да үз урынында кабек иде, төн уртасында шатор-шотыр килгән
тавышка уянып китсәләр, өй эчен яп-якты итеп ялкын шәүләсе тутырган, капка төбендә калган машинаны ут ялмаган.Сабир йокларга нинди киемнән ятса, шулай урамга чыгып йөгерде. Тәрәзәдән дөрләп янган машинаны күрүгә Миң-сылуның башыннан:”Тагын минем улымны гаепләрләр микән?”-дигән уй сызылып үтте. Шул секундта сул як калак астыннан нидер ачыттырып чәнчеп алды, ул баскан урынында идәнгә ава башлауга, янында нишләргә белми каушап калган Шаһинур аны тотып, ипләп кенә идәнгә сузып салды. Ул урамга йөгереп чыгуга авыл кешеләре дә җыелып өлгергән иде. Һәркайсының кулында чиләк, йөгерешәләр, шаулашалар, утны тизрәк сүндерергә ты-рышалар. “Колхозны һаман яратмыйлар дошманнар!”, “Юк, Сабирга каршы кеше
эше бу!”, “Көнчелек эше инде бу!”-дигән сүзләр ишетелә. Таягына таянган Шаһинур бер мизгелгә зиһене таралып, әлеге сүзләрне ишетеп, тагын Вәсиләләргә
барып тоташа микәнни дип, аптырап басып тик торды. Тик өйдә хатынының ушын югалтып ятып калуы исенә төшеп, йөгерә-йөгерә су ташып булышкан Сабир янына килеп:”Әниең, фельдшерны чакырырга иде,”-диюгә улы өйгә йөгерде. Бәхеткә кемдер Шаһинурның сүзләрен ишетеп, фельдшерны чакырырга йөгерде. Ярый анысы тиз килеп җитте, уколлар ясап, Миңсылуны ат арбасына салып дәваханәгә алып киттеләр. Шаһинур да аларга иярде.Түзәргә өйрәнгән йөрәк түзә икән,Миңсылу исән калды, әмма ай буе дәваханә койкасында кузгалмый ятырга туры килде, йөрәгенә көчле өянәк булган иде.
Колхозның ут сүндерүче атлы арбасы килеп җиткәнче тәки җиңделәр янгынны, ләкин утны сүндерсәләр дә, машина бернигә яраксыз булып калган иде. Әй авыр булды Сабирга бу хәлне кичерү! Өстәвенә, әнисе авырып егылды. Көн саен дәваханә юлын таптады егет, ул барысына да риза, әнисе генә терелеп чыксын. Шаһинур да көне-төне хәләле яныннан китмәде. Ушына килгәч Миңсылуның беренче соравы: ”Сабирны алып китмәделәрме?”- булды. Хәл беләргә килгән улы янгынның ни сәбәпле чыгуын, анда үзенең бер гаебе дә юклыгын сөйләп биргәч, хәле кү-ренеп яхшыра башлады. Шаһинурга да авылга кайтырга куштылар. Әмма җаны өзгәләнә шул, улының эчтән сызып йөргәнен күреп тора, тик ничек тынычландырырга гына белми. Ичмасам, машинаны ишек алдына да кертеп куярга уйламаганнар. Колхозга техника бүленде дә бит, аларны саклар урын юк. Шуңа да машинаны капка төбенә алып кайтырга мәҗбүр булган иде Сабир.
Бик озак эзләргә туры килмәде милиция Сәхиповка машинага ут төрткән кешене. Кичтән “йолдызлар санап” йөргән егет белән кыз Вәсиләнең абыйсы Хәтми
нең (исеме Хәтмулла булса да, авылда аны Хәтми дип йөртәләр) машина тирәсендә уралганын күреп калганнар иде. Бераздан бу хакта Сабирга җиткерүне
кирәк таптылар. Кулга алынган Хәтми озак кына тарткалашты гаебен танымыйча, әмма милициягә бер барып эләккәч, тиз генә котылырмын димә, әйттерделәр дөресен. Шулай итеп, җинаять эше кузгатылып, ул килгән зыянны каплату , өч елга төрмәгә утыру белән тәмамланды. Шаһинур: “Хөкемгә тарттырмый гына булмыймы, барыбер бер үз җәзасын алыр әле,”-дип караган иде дә, машина колхоз милке ич, закон үтәлергә тиеш диделәр. Бу вакыйгадан соң Сабир байтак вакыт уйланып, кулы эшкә бармый йөрде. Нигә соң эле аларга гел Вәсилә белән бәйле рәвештә каза күрергә туры килә? Теге вакытта көн буе эссе кояш астында эшләп, ач килеш өйгә кайтып кергән малайны Вәсилә фашлап, әнисе яныннан аерып алып чыгып киттеләр. Әнкәсенең артыннан елый-елый әллә күпме ияреп барганын, колониядә кичергән авырлыкларны һич онытырлык түгел. Әле килеп алар кинодагы кебек кабат Сабирның күз алдыннан үтте. Беркөнне бакчадагы агачлар астында скәмиядә утырганда әткәсе дә янына килеп утырды.
- Улым, ни уйлаганыңны сизеп торам,-диде Шаһинур һәм яшьлектә Вәсилә белән дуслашып йөрүләре, ләкин күрше авылдан Миңсылу исемле кызга өйләнгәч, ике арада дошманлык урнашуы хакында сөйләп бирде.
- Менә ничек икән,-дип куйды Сабир. - Димәк, безгә әле киләчәктә дә бик сак булырга кирәк икән.- Әйе, улым, тормыш юлы шулай катлаулы нәрсә инде,тигез генә бармый, сикәлтәләре була да тора. Шуңа да яшәү ул - көрәшү диләр бит. Ярый, без солдатлар әле, бирешмәбез.
- Шулай, әткәй, бирешергә ярамый болай булгач, андыйларның йөрәген яндырырлык итеп яшәргә кирәк! Шул сөйләшүдән соң Сабир кабат дәртләнеп эшкә
тотынды, комбайнга утырып, соңгы иген уңышын суктырып бетерми торып, басудан кайтмады. Ул елны иген уңышы да ярыйсы мул булды, халыкка хезмәт көненә күп кенә ашлык бүленде. Өстәлләрдә арыш ипиеннән башка бодайныкы да күренә башлады. Икенче елга исә колхозга яңа техника кайта башлады һәм Сабир да кабат автомашинага утырды һәм гомерлеккә шул һөнәрне үз итте.
Тыныч тормышның кадерен белгән халык сугыш җимерекләрен төзәтү, колхозны аякка бастыру өчен бергәләп тырышкач, тормыш уңайга үзгәрә, ипине
туйганчы ашый башладылар, кешеләрнең битенә ал сулык йөгерде, әмма тормыш җиңелдән түгел иде әле. Типсә, тимер өзәрлек ир –егетләрнең яу кырында ятып калуы, эшче көченең җитешмәве үзен сиздерә иде. Авырлык һаман күбесенчә хатын –кыз җилкәсенә төште. Тракторга да утырды алар, урман кисәргә дә йөрде, юл төзелешендә дә эшләде, гомумән, санап бетерерлек түгел. Акрынлап фермада да эш көйләнә башлады. Агачтан тораклар төзү, мал азыгы хәзерләүне җайга салу малларның баш санын арттырарга мөмкинлек бирде. Җәй көне куна –төнә ятып, авылның бөтен эшкә яраклы кешесе күңелле итеп болында печән хәзерлиләр, бо зауларга юкә пиннеге җыеп киптерәләр. Монысына яшүсмер балалар да кушыла. Юкә пиннеге - инде яшь малларга менә дигән витаминлы азык. Ул елларда шул рәвешле удар хезмәт өчен дип, үзара социалистик ярыш башланып китте. Фидакарь хезмәт үрнәге күрсәтүчеләргә
“Социалистик хезмәт ударнигы” дигән мактаулы исем бирелде. Алар арасында һәр елны Сабир да булды.
Өчәүләп чәмләнеп колхозда хезмәт салган гаилә тернәкләнә башлады.
- Улым, яшең олаеп бара, өйләнергә соңга калуың да бар,-диде кичке аш янында Миңсылу Сабирның башында чал чәчләр күренә башлавын шәйләп.- Үзем дә шул хакта уйланам да, кәләш алып кайтырга өй бик кысан бит әле,-диде Сабир әнисенең бу хакта сүз башлавына шатланып.
- Иии..., улым, эш өйдә генә булса, җае чыгар. Әнә авылда буш торган әллә ничә өй бар, берәрсендә яшәп торырсыз да, аннары үзегезгә төзеп чыгарсыз,- диде сүзгә кушылып, Шаһинур.
- Абыем, син икенче өйгә китсәң, мин дә синнән калмыйм ,-диде Таңсылу еларга җитешеп.Барысы да көлешеп алдылар.
- Әткәй,әнкәй, үземә өй төзегәнче биредә, төп диңгезне яңартырга иде минем исәп.
- Беркөнне Касыйм абыең көз көне урман кисәргә бригада оештырырга кушалар, эшкә баручыларга бер өйлек бүрәнә биреләчәк дип, сөйләнеп торган иде,-диде Шаһинур, ишеткән хәбәрен исенә төшереп.- Нигә, әткәй, аны әллә кайчан әйтмәдең, берсүзсез барачакмын, Касыйм абыйны бүген үк күреп, язылырга
кирәк.
- Ашыкма, улым, иртәгә сөйләшерсең.
Шулай итеп, Сабир ул кышны бер төркем авылдашлары белән урман кисәргә китте.Бригадада ир-егетләр белән бергә хатын-кызлар да бар иде. Кыш буе салынган авыр хезмәттән соң, яз көне елгалар боздан арчылгач, агачларны сал белән агызып алып кайттылар. Чыннан да өй тергезергә теләге булганнарга бер өйлек агач бүленде. Икенче елга өмә итеп бура күтәрделәр, агач ярып такта әзерләделәр. Алдагы кышка Сабир тагын урман эшенә юлланды, анда инде аны бригадир итеп җибәрделәр. Ул елны алган агачлар мунча, сарай ише корылмаларга китте.Ул чорларда авылда төзү эшләрен күмәкләп, өмә итеп
башкару гадәткә керде. Күмәкләп тотынгач, авылның йөзе күзгә күренеп үзгәрә, яңара башлады, кешеләр йөзендә алга өмет белән яшәү теләге көчәйде
Сугыш яраларыннан сызлана –сызлана яшәгән Шаһинур соңгы вакытта бик биреште. “Җитәр инде сиңа,”-дип эштән дә туктаттылар. Хәзер ферма да зурайды, мәшәкате дә күбәйде дигәндәй, аңа инде яшь, көч –куәте ташып торган күршеләрен, Бибисараның улы Рәшитне мөдир итеп куйдылар. Егет тырыш булып чыкты, авырлык белән булса да техникумда белем алып, мал белгечлегенә ия булды. Аңа мөдирлек бик ярап куйды, әнә дәртләнеп эшләп йөри, еш кына Шаһинур абыйсы янына хәл белергә дә кереп чыга, аның белән киңәш- табыш итә.
***
Сабир Гөлгенә белән район үзәгендә эшләгәндә танышкан иде. Кыз дәваханәгә медицина училищесын тәмамлап, ерак башкорт районыннан шәфкать туташы булып эшкә килгән иде. Яшьләр бер кичәдә күрештеләр дә, дуслашыпта киттеләр. Егетнең аны шунда ук үзләренә алып кайтып китәсе килгән иде, ләкин өй кысык, авылда аңа эш тә юк, әйдә, миңа язган кыз булса, яңа өй салу белән туй ясарбыз дип сабырланды. Менә яңа өйгә күчү белән яңадан туй хакында уйланып йөри башлады. Әтисе авырып торгач, ничектер сүз башларга кыюлыгы җитмәде. Аның уйларын сизгәндәй, Шаһинур беркөнне үзе сүз катты:
- Улым, яңа өйле иттең инде безне, тагын бер әйткән сүзең бар иде бит. Минем гомер күп калмагандыр, бер генә оныгымны күрсәм, һич үкенмәс идем.
Аның сүзләрен әнкәсе дә күтәреп алды:
- Иии.. мин инде күптән килен көтәм, сызланмаган бер җирем юк, кул арасына керер кеше булыр иде. Киләсе елга Таңсылу да шәһәргә укырга китсә дим.- Ярый, әткәй-әнкәй, бүген үк сөйләшәм, иртәгәдән кыз сорарга барырбыз дияр идем, ул ерактанрак бит әле,- диде Сабир бу хакта сүз башлануына шатланып.-
Соң, йөргән кызың бар идемени? Нигә аны әллә кайчан әйтмәдең?
- Өй яңартканны көттек ич.
- И...бала, бала, сыймасак, җае килер иде әле.
- Ярар инде, әнкәсе, хәзер сүз куертып торуның фай дасы юк, әйдәгез, туй турында уйлашыйк,- диде Шаһинур сөйләшүне икенче якка борып.
Автор: Гөлфинә Сәлимова, язучы-прозаик. (Дәвамы бар).