Көн суыткач бигрәк сагынамын,
Кыш ашарга башмак суйганны.
Елга бозларында таптый-таптый,
Карта, карын, эчәге юганны.
Ә кич инде, күрше-күләннәрне
Тукмачлы аш ашап,мичтә пешкән,
Бигерәк тә тәмле була бит ул,
Мичтә пешкән эчәге бәлеше.
Капкачлары матур,сырлы челтәр,
Барчабызның ризыгы, өлеше.
Тел төбендә тора бәлеш тәме,
Эссе мич куенында зәмләнгән.
Төбе! әйтәсе юк, тел йотарлык!
Әңкәй догасы кереп тәмләнгән.
Кунак таралганда күчтәнәчкә,
Төреп-төреп бәлеш бирәсең.
Бала-чага көтеп тора бит ул,
Җырлый-җырлый, капкач сырлый-сырлый,
Күчтәнәчкә килгән эчәгедән,
Газ мичендә бәлеш пешерәм.
Бәлеш пешә,тәмле ис тарала,
Тик бер кашык кына өстәлдә.
Ямансулап шигырь язып утырам,
Бәлешемне ашап сыйланырга,
Яннарымда юк шул беркем дә.
Әңкәй бөргән капкач, эри иде капкач,
Тел төбеннән китми беркөн дә!
Авылыма кайтсам парлы мунча,
Сөтле чәйләр,тәмле мәтрүшкә.
Мал суйганда бер җыелыйк әле,
Тәмле иттән тукмач ашы кайнар,
Авылыбызның саф һавасын сулап,
Яшь чакларга барып урарбыз!