Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Иҗат
8 июль 2019, 11:42

“Ташламам, җанкисәгем...”

Бервакытта да кешегә “юк” дип әйтә белми Гадел. Бөтенесен бушка эшли. Акча суза башласалар, коелып ук төшә: “Син нәрсә!..”

Бервакытта да кешегә “юк” дип әйтә белми Гадел. Бөтенесен бушка эшли. Акча суза башласалар, коелып ук төшә: “Син нәрсә!..”


Шәһәрдәге бер мәктәптә математика укыта ул – эш көне шуның белән башлана, шуның белән төгәлләнә. Аның яшәү принцибы шундый: йә җиренә җиткереп эшлә, йә бөтенләй тотынма! Шуңа күрә Гаделдә укып чыкканнарның шактые математик булып китте, фән докторы булганнары да бар. Тик берсе дә мәктәптә укытучы булып йөрми. “Укучыларың кадәр дә акыл юк синдә! – дип игәүли Гаделне хатыны. – Кемгә кирәк ул синең кызыл дипломың?! Файдасын күрмәгәч! Институтны көчкә “өч”кә бетереп чыкканнар да синнән күбрәк ала, әнә!”


Танышы да, таныш түгеле дә туктаусыз йомыш белән Гаделгә йөри: “Малайга булышасы иде бит... Математикадан аксый. Менә синдә укыган булса... Әзрәк шөгыльләнә алсаң, тиярен бирер идек...” “Кыз институтка кермәкче була. Математиканы бигрәк өйрәтмәгәннәр инде... Бераз утыра алмассың микән шуның белән?”


Андыйлары бер хәл, туган-тумачалары, дус-ишләре бөтенләй башка йомыш белән дә шалтырата: “Ялга барырга җыенган идек. Машинаң белән аэропортка озатып куй әле. Такси ялласак, бик кыйбатка төшә...” “Фатир алыштырып йөрибез бит. Күченешергә булышсаңчы...”


Соңгысы бигрәк онытылмаслык булды. Иртүк торып, хатыны белән бакчага барырга җыенып йөриләр иде, телефоны шалтырады. Каршы йортта яшәүче дусты икән, ялына-ялына ун гына минутка кереп чыгуын сорый.


...Ун минут дигәне ике сәгатькә сузылды. Дусты кичтән өенә кайтмаган, кайдадыр кунып калган булган. Иртән күзенә күренүгә, хатыны буран очыра башлаган.

“Бергә булдык дип әйт!” – дип пышылдый дусты, үзе кызарынып-бүртенеп беткән. Әмма Гадел ялганлый белми шул ул. Үзе дә буталып, аны да бутап кына бетерәчәк.

– Чынлап та, кайда булдың соң? Тегендә-монда йөри торган гадәтең юк кебек иде?..

– Ну, әйт инде! Нинди дус син, авыр чакта да булышмагач!


Гадел, аптырап, дустының хатыны янына килә, аңа шуны аңлатырга тырыша. Тегесе:


– Сез һәммәгез дә бертөсле! – дип, кулларын селти-селти аңа ташлана, үзенең күзләре тулы яшь.


Гадел кабат дустына таба борыла:


– Син гафу үтенә беләсеңме соң, ичмасам!


– Ул бит минем гафуымны кабул итми! – Дусты аны кабат хатынына таба этә.

Гадел әле бер бүлмәгә, әле икенче бүлмәгә чыгып, икесенең арасында йөри-йөри тәмам алҗып бетте.


– Ул кадәр борчылма әле син... – диде соңгы чиктә, юатырга дип, хатынның җилкәсенә кулын салды. Ул да түгел, тегесе аның күкрәгенә төртелеп, мышкылдап үксеп үк җибәрде.


– Ә-ә, сез алаймы?!


Гадел яннарына әзмәвер гәүдәле дустының килеп басуын сизми дә калды. Калганын анык кына хәтерләми: үзе чыгып очтымы ул аның фатирыннан, әллә булыштылармы...


Ул кайтып кергәндә хатыны өйдә юк иде инде. Ирен көтеп җиткерә алмаган, күтәренеп, бакчага берүзе чыгып киткән. Гадел килгәч тә көне буе сүз катмады, гел кара коелып йөрде.


Яратып йөри Гадел бакчасына, рәхәтләнеп “мәктәп тузанын” коеп кайта иде. Җәйге ялларында да “җылы як” дип өтәләнмәделәр, хатынына рәхмәт, ул яктан иренә теләктәш булды. Тик менә соңгы барулары гына аяныч төгәлләнде...


Кайтырга җыенганнар, машиналарына әйберләрен төйи башлаганнар иде. Ян күршеләре койма аша дәште:


– Сарай түбәсенең ике тактасы купкан, тотышып тора алмассың микән?


Гадел аз гына икеләнеп алгандай итте. Аннары тиз генә койма аша сикерде:


– Җәһәтрәк түлке. Алданрак әйтсәң, иркенләбрәк эшләгән булыр идек. Бүген вакыт беләнрәк кайтырга исәп...


Әллә ашыгу ярамады, күршесе дә каушый төште бугай. Соңгы кадакны какканда түбә башыннан икәүләшеп мәтәлеп төштеләр... Күршесенә әллә ни булмады, ыңгыраша-ыңгыраша булса да торып басты. Ә менә Гадел урыныннан кузгала алмады. Биле авыртудан күз аллары караңгыланып, шактый исәнгерәп ятты...


...Хастаханәгә хәл белергә йөрү­челәр күп булды. Киләләр, карыйлар, тел шартлаталар да китәләр. Хатыны кызганыч, Гаделне каравыллап үзе дә тәмам эштән чыгып бетә бугай инде. Бер көнне палата врачы аны үз янына дәшеп кертте:


– Операциясез булмый, коляскага калырга мөмкин, – диде. – Бездән калмады. Инде сезнең чират... Әмма...


Операция өчен шактый зур сумма акча кирәк икән. Бу хакта иренә әйтми булдыра алмады хатыны.


– Дус-ишләрең дә, таныш-белеш­ләрең дә күп, сорап карамыйсыңмы соң? – диде. – Җыеп ала алсак, акрынлап кайтарыр идек әле.


Гадел дәшмәде. Аптыраулы күз­ләрен бер ноктага төбәп ятты да ятты. Беркайчан да кешедән нәрсә дә булса сораганы юк бит аның! Моны ничек эшләргә кирәген дә белми.


Юк икән, юк инде! Хатын бераз уйланып утырды да, иренең кесә телефонын үрелеп алды:


– Алайса, үзем сорап карыйм. Каршы дәшмә түлке, яме!


Бер сәгать кенә азапланмагандыр. Телефонда нинди номер бар, һәммәсенә шалтыратып чыкты. Тик беркемнән уңай җавап ишетмәде, күпсанлы дус-ишләренең, та­ныш-белешләренең, теге көнне түбә­сеннән егылып төшкән күрше­нең – берсенең дә акчалары юк иде.


Хатын кисәк кенә урыныннан торып басты:


– Мин киттем!


Гаделнең эче “жу” итте. “Кая?” дип сорарга теле әйләнмәде. Мөлдерәп хатынына төбәлде.


– Нәрсә төсең качты? – Хатыны иренә яратып карады. – Кредит оформить итәргә барам. Озак­ламам, килеп җитәрмен.


Гадел дәшмәде, “менә тулам, менә түгеләм” дип торган күзләреннән яшьләре генә сыгылып төште...



"Акчарлак" газетасыннан.
Читайте нас: