Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
11 июль 2019, 20:00

ӘРЕМ ИСЕ

(Хикәя)Камилланың чын исеме — Камилә. Ләкин “Камилла” исеме ныграк ошый аңа. Әтисе дә күбрәк “Камил-л-ла” дип, басымны “л” авазына куеп әйтә.— Камил-л-ла, төнгә калма!— Камил-л-ла, алдыңны-артыңны карап йөр!— Камил-л-ла!Әйтерсең үзенең яшь чагы булмаган да кичләрен чыгып йөрмәгән!..

(Хикәя)
Камилланың чын исеме — Камилә. Ләкин “Камилла” исеме ныграк ошый аңа. Әтисе дә күбрәк “Камил-л-ла” дип, басымны “л” авазына куеп әйтә.
— Камил-л-ла, төнгә калма!
— Камил-л-ла, алдыңны-артыңны карап йөр!
— Камил-л-ла!
Әйтерсең үзенең яшь чагы булмаган да кичләрен чыгып йөрмәгән!..
Анысын гына аңлый Камилә: һич кенә дә начарлыктан әйтми әтисе. Куркып, борчылып әйтә. Үзенең тормышы да татлыдан булмаган шул аның...
Бу юлы да ул хаклы булып чыкты.
Камиләләр, группалары белән электричкага төялеп, Казаннан ике сәгать ераклыкта урнашкан күл буена ял итәргә барганнар иде. Менә, бер төн кунар-кунмас, ул япа-ялгызы электиричканың ярымбуш вагонында кире Казанга кайтып бара, күңелендәге әрнешне, рәнҗешне басар өчен, бераз кырыс, әмма бик тә мөлаем әтисе хакында уйлый...
Авыл кешесе бит ул. Шуңа да күңеле нечкә, тоемчан. Бу яклап Камиләне аңа охшаган диләр. Әнисе дә әйбәт. Анысы — Казан кызы. Чисталык, пөхтәлек, тәртип дигәндә, аңа гына куш инде. Камилә дә тормыш көтәргә иң элек әнисеннән өйрәнә. Ләкин әтисенең күңеле ныграк тарта аны. Авыл кешеләренә генә хас ниндидер самимилек, ихласлык, аннары... якты моң-сагыш бар әтисенең күпне кичергән күңелендә...
Авылда бер көн дә торганнары булмаса да, Камилә үз өйләрендә “авыл рухы” яшәгәнен белә. Аның үз җаны да авылныкыдыр әле... Әтисе кебек үк, авыл турында китаплар укырга, фильмнар карарга ярата ул, шәһәр “стилягалары”на караганда, киң гәүдәле, көрәк куллы, кара-кучкыл йөзле, үтә дә тыйнак, итәгатьле авыл егетләре күбрәк ошый аңа. Тик менә Камилә укыган группада бер авыл малае да юк. Шулай булмый ни! “Международниклар”, “дипломатлар” әзерләнә торган җирдә укый бит ул. Әтисе министрлыкта эшләмәсә, Камилә мәңге эләгә алмас иде бу “элитный” группага...
Эләкмәсә дә үкенмәс иде. Кечкенәдән укытучылар әзерли торган институтка керәсе килә иде аның. “Хәзер мәктәпнең престижы юк”, — дип, әнисе каршы төште. Кызын яклап, әтисе бераз карышып булашса да, ахырдан риза булды. Кызын да ризалатты. Әнисе вәгазь укыганда, Камиләнең колагына иелеп, тылсымлы сүзләрне пышылдады: “Укытучылык Ходайдан бирелә ул, кызым, бу укуыңнан соң да менә дигән укытучы булырсың, насыйп итсә”.
Әтисе, чыгышы белән авылдан булса да, шәһәрдә үскән. Бик яшьли ятим калып, баштарак кайсыдыр бистәдәге ятимнәр йортында тәрбияләнгән, бераз баш калкыткач, аны Казандагы интернатларның берсенә җибәргәннәр.
Әтисе бу хакта сөйләргә яратмый. Ләкин Камилә аның юлда табып алынганлыгын белә. Бу хакта әнисенең әйткәне бар. Мәхәббәт аңлашып йөргәндә әтисе аңа елый-елый сөйләгән булган.
Елап-шешнеп беткән нарасыйны электричка вагоныннан табып алалар. Куеныннан бала күтәргән хатын-кыз сурәте белән бер язу кисәге дә килеп чыга. “Нәүфәл, 2 яшь” дигән язулы бу кәгазь кисәгенә әрем үләне төрелгән була. Ул фото белән кәгазь кисәге әле дә гаилә альбомында кадерләп саклана. Әрем дә шунда ук. Альбомны ачкан саен, өй эченә бер үк вакытта татлы да, ачы да, шуңа күрәме күңелне иләсләндерә торган хуш ис тарала...
Камиләнең озак итеп шул әремне иснәп утырганы бар. Бу вакытта ул әтисенең туган җирен күз алдына китерергә тырыша, ачы-кырыс булмаган әрем далаларын иңли, хәтта, хыялында гына булса да, үзе дә шул әрем кырларында ятып ауный, күккә карап, үткәннәрне генә түгел, киләчәк язмышын да юрый...
Әтисе эштән кайтып кергәнче саклана бу хуш ис. Мондый кичләрдә ул аеруча моңсу, сагышлы була, тәрәзә каршына килеп, бик озак еракка — тау-тау йортлар артында калган офыкка төбәлеп, уйланып, моңланып тора...
Фотодагы хатын-кыз сурәтенә озаклап карап торганы бар Камиләнең. Пөхтәләп, кадерләп альбом эченә салып куйгач та әллә күпме күз алдында, дөресрәге, күңел алдында тора әле ул сурәт. Иске генә шәл ябынган, моңсу, хәтта кайгылы, хәсрәтле бу ябык, чандыр хатынның язмышы ничек булды икән? Газиз баласын җиде юл чатына ташлап калдырырлык нинди бәлаләргә тарды икән ул?
Тәрәзә каршында карашларын шәһәр артындагы офыкка төбәп басып торган әтисеннән бу хакта бик тә сорыйсы килә Камиләнең. Тик һаман сорый алмый. Сораса, әтисе
нең моңсу, әмма хыялый матур дөньясын чәлпәрәмә китерер кебек ул...
Камилә үзе дә офыкларга гашыйк. Шәһәр читенә чыкканда, озаклап, “дөнья чите”нә карап торырга ярата ул. Язын шәмәхә чәчүлекләргә, җәен яшел болыннарга, көзен алтынсу басуларга, кышын очы-кырые булмаган аклыкка карап хушлана.
Хәзер табигатьнең яшеллеккә, җәйгә күчү чоры. Май ахыры — яшәешнең барлык төсләрен дә, барлык хисләрен дә үзенә җыйган мәл. Группадашлары, сәфәргә чыгып, табигатьтә күңел ачып кайту хакында сүз кузгаткач, Камилә ике дә уйламыйча риза булды, бу көнне ашкынып, бәхетенә ымсынгандай, ниндидер сихри хыяллар, өметләр белән көтеп алды.
Ә менә ничек килеп чыкты...
Барысы да әйбәт башланган иде югыйсә...
Өченче курсның соңгы сынавын тапшырып чыккач та, өйләренә таралышып, киемнәрен алыштырып, юллык ризык юнәтеп, тимер юл вокзалына җыелдылар. Электиричка килүгә, шаярыша-шаярыша вагонга кереп тулдылар. Кәефләре яхшы, күңелләре күтәренке иде, күпләп алынган сырадан да авыз иткәч, дөньялары да тагын да ямьләнеп, балкып киткәндәй булды.
Камилә эчмәде. Иптәш кызлары бик кыстагач, бер кабып карады да, алма суына күчте...
Вагон ике сәгать буе гөрләп, гөжләп торды. Гитара тавышына, җыр-моңга күрше-тирә вагоннардан халык җыела башлады...
Ниятләгән җиргә барып урнашып, көндезге кояшта җылынып өлгергән күл суында коенып алгач, учак ягарга керештеләр. Егетләр палаткалар белән булашкан арада кызлар әллә күпме аш-су әзерләп өлгерделәр. Ялан өстенә җәелгән табын янында да туктаусыз шаярдылар, уйнадылар, сыра чөмерделәр...
Шактый гына күңелләнеп алган малайлар, офык читенә төн пәрдәсе эленүгә, кинәт үзгәрделәр, үзләрен-үзләре белештермичә, телләренә нәрсә туры килә шуны сөйләнә башладылар, кызларга кул сузарга да күп сорап тормадылар, бәйләнеп кенә калмыйча, палаткаларына сөйрәргә керештеләр. Баштарак карышып булашканнар иде, бераздан сыра шаукымыннан башлары әйләнебрәк киткән кызлар, егетләр ихтыярына буйсынып, кайсы кая таралышып беттеләр...
Камиләгә әллә ни бәйләнүче дә, ялынучы да булмады. Төнне ул ялгызы үткәрде. Тирә-яктагы шау-шу, чыр-чу авазлары тына башлагач, таң алдыннан гына йоклап китте. Начар төш күрде, саташып бетте, басылды...
Өстенә ишелеп төшкән дөнья авырлыгыннан куркып уянды ул: Ләкин бу авырлык, дөньяныкыннан бигрәк, палатканы кисеп кереп, Камилә өстенә ябырылган исерек егетләрнең шакшы ниятләре булып чыкты.
Әмма әлеге шакшы ният бүтәннәргә бик үк охшамаган бу кызны җиңел генә ала алмады. Камилә, җан көче белән талпынып, бәрелә-сугыла тышка атылып чыкканда, калган кызлар палатка тирәсенә тупланып, бу хәлдән кызык табып, чыркылдашып көлешеп торалар иде... Сызылып атып килгән таң балкышында аларның таушалган кызгылт йөзләре җен-пәриләр чыраеннан һич ким түгел иде.
Шул җан-фәрманга атылып чыгуыннан, тукталып та тормыйча, тонык кына гөрелдәп торган станция ягына китте. Палатка эчендә тәгәрәшеп калган исерек егетләрнең мыскыллы йөзләрен күз алдына китереп, үксеп-үксеп елыйсы килсә дә, тыелып калды, хәзер аңа нык булырга, дөнья каршында да, үз алдында да сынатмаска, сер бирмәскә кирәк иде. Шундук әтисе хакында уйлап алды. Ул бит әле бөтен язмышы каршында япа-ялгызы калган, түзгән, чыдаган, ә Камиләнең якыннары бар, чиста күңеле, иманы бар... Кайтыр урыны — шакшы куллар кагылган тәнен юар җире — туган йорты бар...
Вагонда кеше күп түгел. Булганнары да, тәрәзәләргә төбәлеп, күзләрне иркәләп ятучы кырларга, басуларга төбәлгәннәр. Бер почмакта үзен-үзен кочаклап, ямансулап утырган Камиләгә игътибар итүче дә юк. Ә Камиләнең күңелендә мәчеләр тырмаша. Таңда булган хәлләр, нәрсә эшләгәннәрен дә аңышмаган исерек егетләр, тузган чәчле, бүртенгән йөзле, ярымшәрә кызлар, ниндидер ямьсез төш булып, хәтеренә уелып калганнар да йөрәген әрнетеп тик торалар...
Иртәнге салкыннан түгел, Камилә күбрәк шул шомлы, шыксыз төштән өши, шул ямьсез хатирәләрне кабат-кабат кузаллап, калтыранып, тетрәнеп утыра...
Шулвакыт вагонның аргы башындагы ишек шыгырдап ачылып китте дә күк-зәңгәр форма кигән билет тикшерүчеләр килеп керде. Өлкән яшьтәге таза, мул гәүдәле х
атын белән озын, чандыр гәүдәле яшь егет... Бу шулкадәр сәер икән... Нәрсә калгандыр аларга бу салкын вагонда ачы таң белән?!
Болай да, бөтен дөньясыннан гайрәте чигеп, почмакка посып утырган Камилә тагын да аскарак сеңде. Ләкин, күпме генә аскарак шуышса да, күздән югала алмады; күңеленә ургылып керә башлаган курку-шомны туктатырдай тылсым-сихергә дә ия түгел иде ул...
Камиләнең эченә ут йөгерде, йөрәге тукталып калгандай булды. Ояты ни тора бит, ояты!.. Нишләмәк кирәк, ул бөтен нәрсәсен, шул исәптән бөтен булган акчасын да, күл буендагы палаткасында калдырган иде шул.
Ничек кенә күңеле җилкенгән булса да, Камилә контролерлар күзеннән вагон почмагына гына качып калып булмаячагын яхшы аңлап алды. Аның зиһенендә мең төрле уй тыз-быз чабып йөри башлады. Нишләргә? Ни кылырга? Түбәнчелеккә төшеп, мескенләнеп, акланып булашыргамы? Күздән яшь чыгарып алсаң, бәлки, төшереп тә калдырмаслар әле... Юк, булмый... Бөтен халык алдында мескенләнеп, үксезләнеп басып торасы килми аның... Бердән-бер юл кала — качып котылырга! Ничекме? Платформага чыгарга да арткы ишектән кабат керергә...
Уйлап та бетерде, эшләп тә куйды. Чираттагы тукталышны чамалабрак торды да, тамбурдагы ишекләр ачыла башлауга, дәррәү Камилә, кузгалып, чыгып та китте. Чыгу белән шуңа игътибар итте (шул хәл аның уяулыгын да алды булса кирәк): бу тукталышта вагоннардан беркем дә төшмәде. Беркем утырмады да. Төштәге кебек... Уйдагы кебек... Сәер бу, ай-һай сәер...
Камилә, ис-акылына килеп, вагонның арткы ишекләренә таба йөгерә башлаган гына иде, тегеләр, үчекләгән кебек, пошкылдый-пошкылдый ябылырга керештеләр. Кыз ишек катына барып җиткәндә электричка кузгалып киткән иде инде...
Камилә үзен бу дөньяда иң бәхетсез кеше итеп тойды. Ул шулкадәр бәхетсез иде, аның хәтта елыйсы да килмәде. Ул төнге мәхшәргә дә, бер тиен акчасыз юлга чыгуына да, хәтта ниндидер шикле бер урынга төшеп калуына да түзәр иде. Бу тынлыкта, бу бушлыкка, бу битарафлыкка, кадерсезлеккә ничек түзмәк кирәк?! Гүя ниндидер сихри көч аны адәми затлар арасыннан, кешеләр дөньясыннан суырып алган да дәверләр чатына, вакытка да, заманга да буйсынмый торган серле бер урынга китереп ташлаган...
Нинди җир бу? Бер хәрәкәт тә юк, аңа им-ишарә дә юк хәтта. Яфрак та селкенми, үлән кыяклары да лепердәшми, кошлар да сайрамый...
Камилә платформалар читеннән үк башланып киткән чаганлык артында ниндидер өй кыегын шәйләп алды. Станция дигәннәре шул микән әллә?
Ташландык алачыкны хәтерләткән, җил-яңгырда нык кына тузган, карайган станция Камиләне бик моңсу каршы алды. Ишек башында яньчелеп, тутыгып беткән расписание калае эленеп тора. Ишек үзе бикле, билет сатыла торган ян-як тәрәзәдә дә җан әсәре күренми. Шакып та, кычкырып та карады Камилә, әмма күз күреме җирдә кеше-мазар шәйләнмәде.
Расписание калае дөрес күрсәтсә, Казанга электричка тагын сәгать ярымнан гына киләчәк. Камиләнең күңелендә кайнашкан авыр хисләрне кызыксыну хисе җиңде — ул бормаланып агачлык арасына кереп киткән сукмактан арырак барып карарга булды.
Озак барырга туры килмәде, агачлык артыннан сузылып киң кыр килеп чыкты. Йөз еллык наратларга тотынып, аның бер башыннан үр менеп китә, ә икенче башында ап-ак күл җәйрәп ята...
Хикмәти хода! Күл дә түгел икән, әрем җире икән бу! Менә кайда ул чын әкият — бер урында берьюлы шулкадәр әрем үсәр икән! Күк төсе! Болытлар төсе! Ә исе! Исерткеч ис! Бер үк вакытта татлы да, әчкелтем дә... Таныш ис... Каян таныш соң ул? Каян?
Шул мәлдә, шомлы төннән, борчулы иртәдән, көтелмәгән хәлләрдән күңелен томалап алган хисләрне бер як читкә этәреп, Камиләнең күңелендә, якты хатирә булып, матур бер хис баш калкытты: “Өйләрендәге альбом эчендә яткан әрем исен хәтерләтә ләса бу хуш ис! Шуңа күрә дә ул күңелне иркәли, бәхетсезлеккә, кимсетелүгә дучар җанга да рәхәтлек бирә...”
Камилә, үзе дә сизмәстән, үрелеп бер әрем өзеп алды. Аның таныш, сихри исеннән башы әйләнеп, күзләрен йомды. Шулвакыт аның йөрәк турында, нәкъ җан яшәгән җирдә, ниндидер бер чың барлыкка килде, ул һаман көчәя барды һәм, каядыр чакырып, дәшеп, чыңлап то
ра башлады...
Әрем кыры артыннан ук авыл башланып китә икән. Беренче йортларны күрү белән, Камиләнең үтереп ашыйсы килде. Ләкин ачлык тойгысыннан да көчлерәк тагын бер тойгы бар иде: ниндидер сихри моң, хәтта курку-шом иде ул... Дөньясында беркем юк... Ниндидер кешесез, буш җир... Кинодагы кебек... Төштәге кебек...
Беренче йорт аеруча авыр тәэсир калдырды. Җиргә сеңеп, бер якка авышкан бу йортның капкасы шар ачык, әмма эчке якта — чирәм түшәлгән киң ихатада хәрәкәт-мазар сизелми...
Камилә ерак йөрмәскә, шушы беренче очраган йортка кереп карарга булды.
Менә ул, сихер-мазардан сакланырга теләгәндәй, кулындагы әремне күкрәгенә кысты да, аяк очларына гына басып, ишегалдына кереп китте. Янтайган өйнең чалыш ишегенә юнәлде. Шакыгандай итте. Исәнләшкән булды... Эчтән тавыш-тын булмагач, өйалдына керде, ниндидер караңгы чолан акрылы үтеп, әле күтән түгел генә акшарланган мәһабәт мичле, түр сәкеле, такта өстәл өстендә кукыраеп утырган зур самавырлы чып-чын татар өендә пәйда булды. Аннары гына Камилә тәрәзә төпләрен тутырып утырган яран гөлләрен күрде, авылча тукылган идән, сәке паласларына, мич тирәсенә эленгән чыбылдыкларга, чаршауларга, сәке өстенә күпертеп куелган тау кадәр мендәр өеменә күзе төште. Ишек башындагы шамаилне, тәрәзә араларына эленгән намазлыкларны, дисбеләрне, өстәл өстендә яткан искечә язмаларны күргәч, Камилә тәмам тынычланды. “Авыл дигәннәре шундый була икән”, — дип уйлап куйды ул. Бу үтә дә гади, әмма чиста, пөхтә һәм иманлы дөнья аңа бик тә, бик тә ошый иде!
Камилә, күптәннән таныш өйгә кергән кебек, тәвәккәл генә түргә үтте, тоемчан карашлары белән, картлар телендә “численник” дип йөртелгән тукталыш калды. Ул бүгенге көнне күрсәтә иде. Димәк, бу дөньяда тормыш бар. Һәрхәлдә, бүгенге көнгә кадәр булган ул... Тик... каяндыр юкка чыккан, нидер булган монда бүген...
Камилә, күңеленә борчу, шом булып керә башлаган сорауларга җавап табарга теләгәндәй, сәке янәшәсендәге стенага беркетелгән рам каршына килеп басты...
Һәр авыл өендә була торган рам иде ул. Камиләнең мондый рамнарны киноларда күп мәртәбәләр күргәне бар. Алардагы пыяла артында иң кадерле, газиз кешеләрнең генә сурәтләре тезеп куелган була. Бөтен нәсел тарихын шул фотоларга карап өйрәнергә мөмкин. Нәсел кешеләренең борчулы, кайгылы чакларын да, бәхетле мизгелләрен дә бик тиз танып була бу саргаеп беткән, тоныкланып калган сурәтләрдән...
Камилә ул таныш фотоны шундук күреп алды. Башына шәл япкан хатын белән сабый бала сурәтен ул инде белә. Гаилә альбомында сакланучы шундый ук серле сурәтнең әтисе өчен бетмәс-төкәнмәс әрнү икәнен белә ул...
Буыннары йомшап, егылып китмәс өчен, Камилә сәке читенә чүкте. Сак кына кагылып, мендәрләргә таянды. Күзләрен йомды...
Әлбәттә ул төш күрә! Төше шундый кызык, сәер аның... Төш булмыйча, әтисенең сабый чактагы сурәте каян килеп чыксын ди бу җансыз-иясез ташландык авылда?!.
Камилә, кечкенә чагында әтисе өйрәткәнчә, күңеленнән генә санарга кереште: “Бер, ике, өч, дүрт, биш...” Унга чаклы санагач, кире төшеп китте: “Ун, тугыз, сигез, җиде, алты, биш...” Юк, буталмады... Төшкә охшамаган бу. Төштә кире якка санап булмый... Ә үз-үзен чеметеп караса? Әл-ләл-лә!.. Төштә, күпме генә чеметсәң дә, бер тамчы авыртмый диләр иде, хәзер беләге кара янып чыгар инде...
Камилә бу уйга бик авырлык белән килде. Шикләнеп, шомланып, хәтта куркып килде. Әмма барыбер килеп иреште ул бу фикергә: “Әтисе... шушы йортта туды микән әллә?” Бу уйны куәтләп, Камиләнең борынына таныш әрем исе килеп бәрелде. Шул гомер буе кулларында баягы әрем учмасын тотып тора икән бит ул! Әтисе гомере буе кадерләп саклаган әрем бөртеге дә шундый ук хуш исле иде!..
Менә хәзер шул исләр, шул хисләр, хатирәләр күңеленә килеп тулдылар, үтә дә катлаулы булып тоелган дөнья кинәт ачылып киткәндәй, мәһабәт, авыр вакыт тәгәрмәче үз эзенә төшеп утыргандай булды...
Ләкин Камилә бу яңа хисне барыбер танып бетерә алмый интекте. Нәрсә бу? Шатлык-сөенечме? Әллә борчумы? Сагышмы? Өметме? Өметсезлекме? Нәрсә генә булса да, эчтән җанны сызып, күңелне әрнетеп торган шомнан котылып булмаячагы көн кебек ачык иде...
Камилә, үзен-үзе белештермичә, күңелендә баядан бирле чыңлап торган авыр көйдән котылырга теләгәндәй, атылып диярлек урамга чыкты, аннары, шул кызулык белән, станциягә таба китте. Ул хәтта түбән очтан көтү куып кайтып килүче авыл хатыннарын, аларга ияргән карт-корыларны да шәйләми калды. Менә алар арасыннан чандыр гәүдәле, тәбәнәк буйлы әбекәй, тормыш авырлыганнан калыккан бөкересен күтәреп, бая гына Камилә килеп чыккан капкага юнәлде. Ләкин шундук эчкә кереп китмәде, заман җил-яңгырларында тузып, кыршалып беткән капка баганасына таянган килеш, станция ягындагы тау аралыгына бик озак карап торды әле...
Бу юлы алар икәү иде. Җилкәсенә җыйнак кына юл биштәре аскан ул егетне Камилә шундук танып алды: авыл малае! Җитү чәчләре, кояшта янган йөзе, күк төсендәге күзләре, бер үк вакытта гади, тыйнак һәм ачык, нурлы йөзе... Болар барысы да авылныкы иде. Ул үзе дә авыл ягыннан килеп чыккан Камиләне кызыксынып, хәтта сынап каршы алды. Алар шундук бер-берсенә тартылган кебек булдылар. Камилә ныграк та сөенгәндер әле: уен эшмени — бу сәер дөньяда аның беренче кеше очратуы бит! Ничек сагындырган бу кеше дигәнең!..
Вагонга да бергә керделәр, бер тирәгә утырдылар. Камилә шундук тәрәзәгә ябырылды. Аның тагын бер мәртәбә теге серле, шомлы авылны карап каласы килә иде.
Әнә ул авыл. Әнә ул йорт. Әнә ул... тукта-тукта, кемдер бар анда... Кемдер бар... Кая карама — кеше... Авыл тулы кеше!..
Камилә кергән йорт капкасы төбендә дә ак яулык бәйләгән бер әби карчык чагылып китте. Ул, хәтта, поездга карап, кул болгаган кебек булды. Үзе дә сизмәстән, Камилә дә җәһәт кенә кулын күтәрде, учларын тәрәзә пыяласына куеп, иртәнге томан артында күздән югала барган ак яулыкны сәламләде...
— Айбикә әбине каян беләсең? Ә — Янына килеп утырган баягы егетнең соравын бик озак күңеленә ала алмый торды Камилә. Юк, бу сораудан курыкмады ул. Шатланды гына. Ул шуннан шикләнде: бу егет, бу сорау ниндидер серле әкият дөньясыннан булып, аңа җавап бирүгә, ул дөнья үзе дә чәлпәрәмә килеп җимерелер төсле иде.
Камилә үз җавабыннан үзе сискәнде:
— Мин... аның оныгы...
— Айбикә әбинең беркеме дә юк бит...
— Бар. Бар булгач бар! Айбикә... Матур исем...
— Ә синең исемең ничек?
— Камилла... Камилә.
— Шулай да, кайсысы?
— Камилә минем чын исемем. Ә син кем?
— Нәүфәл.
— Нәүфәл? Минем әтинең исеме дә Нәүфәл. Кызык бу, ә? Мин, андый исем бүтән беркайда да юктыр, дип уйлаган идем...
Нәүфәл дә җанланып китте.
— Хәзер ышандым инде. Синең Айбикә әбинең оныгы булуыңа ышандым.
— Ничек ышандың?
— Миңа бит исемне Айбикә әби кушкан. Үзенең кайчандыр югалган баласына кушылган исем булган ул. Шуның истәлеге итеп кушкан. Күрше әби ул миңа. Ак әби. Кендек әби...
Камиләнең йөрәге, урыныннан кубып, очып чыгар төсле тибә башлады.
— Ничек югалган аның баласы, Нәүфәл? Сөйләле шул хакта.
— Ничек дип... Төгәл генә беркем дә белми. Ниндидер авыр сер ул. Шуны гына әйтә алам: сихер белән бәйле бу тарих. Шул сихер аркасында баласыннан яза да инде Айбикә әби.
— Сөйлә инде, Нәүфәл! Сөйлә!.. Шуннан?
— Айбикә әбинең малае тугач, авылга афәт керә — кешеләр кырыла башлый. Авыл тирәли әрем утыртып чыгалар, ул да ярдәм итми. Зәхмәт чире бигрәк тә балаларга нык каныга... Кешеләр бөтен сәбәпне яңа туган сабыйдан күрәләр. Аны урларга йөриләр, үтермәкче булалар... Айбикә әбинең үзен дә, ирен дә бик нык эзәрлеклиләр, Бакый бабайны урманда “агач басып” үтергәч, бөтенләй рәт бетә Айбикә әбигә; ул әле генә тәпи йөри башлаган малаен каядыр урнаштырып кайта, шуның белән аның гомерен саклап калырга тели. Соңыннан, дөнья тынычлангач, баласын бик эзләгән, диләр. Гомере буе эзләгән... Таба гына алмаган мескенкәй. Хәзер табылгансыз инде. Айбикә әбинең тормышы бөтенәер... Әйдә бергә кайтып йөрибез... Син ризамы?
Камилә кайтып кергәндә, әти-әнисе өйдә иде. Алар әрем тоткан кызларын сагаеп, хәтта шомланып каршы алдылар. Ике көнгә дип киткән Камиләләре, әйберләрсез-нисез, җиңелчә генә киенеп, ачы иртә белән, иң сәере — әчкелтем исләр аңкытып торган әрем бәйләме күтәреп
кайтып керсен дә, ничек аптырамасыннар...
Алайса, Камилә үзе нигә бәхетле елмая соң?
Менә ул, шат елмаеп керде дә, үрелеп, әнисенең бит очыннан үбеп алды, аннары тиргәргә җыенып, кашларын җыера башлаган әтисенә барып сарылды, аның колагына җылы тыны белән пышылдады:
Әтием, бу әремнәрне таныйсыңмы? — Әтисенең авыз да көтеп тормыйча, үзе үк җавап та бирде. — Болар бит... альбомдагы теге әрем үскән җирдән... Әтием! Без нинди бәхетле!..
Галимҗан Гыйльманов
Читайте нас: