Маяк
-1 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
15 июль 2019, 20:59

Күрәчәк күрми калам, димә...

Һай, Зифаның яшь чаклары! Сылулыгы белән күп егетләрнең башын әйләндергән, төн йокысыз калдырган бер гүзәл иде бит ул. Тик йөрәк дигәнең берсен генә үз итте. Бергенәм диярлеге Рәшит кенә булды кызның

Кояшлы, ямьле җәйдән соң, ягымлы алтын көзгә кадәр табигатьнең аңлаешсыз бер чоры, соры мизгеле булып ала. Җаннар да, тәннәр дә күнеккән кояш нуры коңгырт болытлар артында югала, җир йөзен күләгәле бушлык, аңлатып бетермәслек тынлык һәм гамьсезлек каплый. Үч иткәндәй, гүя җәйдән калган күңелле хис-тәэсирләрне юып алырга теләп, сагышлы яңгырлар үрсәләнеп ява, әче җил салкын сулышы белән ягымсыз пышылдый. Бәгырьне өшетерлек, җәен чәчәк аткан гөлләрне сабагыннан кубарып алырлык итеп... Бүген дә табигать шушы караңгы-соры күлмәген киде дә, яңгыр шәлен япты. Яңгыр тамчылары җир йөзен каплады, ерганаклар булып акты, авыл зиратының тутыккан, төсе кипкән коймалары буйлап шуышты. Җир-ананы гаепләп булмый, рәхмәтле генә була белергә кирәк – ни кылса да, аның иркендә, аның рәхмәтендә. Әнә бит ничек томырылып-дулап яңгырларын яудыра. Әйтерсең, инде еларлык та хәле калмаган хатынның йөзеннән күз яшьләрен юып алырга тели ул... ...Һай, Зифаның яшь чаклары! Сылулыгы белән күп егетләрнең башын әйләндергән, төн йокысыз калдырган бер гүзәл иде бит ул. Тик йөрәк дигәнең берсен генә үз итте. Бергенәм диярлеге Рәшит кенә булды кызның. Яшьлек мәхәббәте онытыла, үпкән-кочкан җилгә очкан, диләр. Шулай да кызның Рәшитне үз итүен белеп йөргән ялгыз бер йөрәкнең хисләре сүнәрлек-сүрелерлек түгел иде. Зариф исемле егет Зифаны оныта алмады, яратуы артык көчле һәм нык иде шул аның. Табынырлык чиккә җитеп, гомереннән дә кадерлерәк итеп яратты егет горур сылуны. Рәшиткә кияүгә чыга дигән хәбәрен ишеткәч, ничек өзгәләнүләрен үзе генә беләдер. Эчтән ут йотса да, тышка чыгармады, сиздермәде Зариф. Бу авыр хәбәрне сабыр гына кичерде дә, сөйгәненә бәхет теләде. Башкалардан артык аерылып тормаса да, үзенә тарта торган ниндидер сөйкемле сөяге бар иде шул Рәшитнең. Зифа белән матур итеп туй иттеләр, туган авылларында җайлап кына тормыш корып җибәрделәр. Сөюләренең җимеше булып кызлары Гүзәл дөньяга килде. Бер-берсе өчен өзелеп торалар, яраткан эшләре бар, табыннары мул, торыр йортлары иркен, туган җирнең бәрәкәтле сулышы киң. Рәхәтләнеп яшәргә дә, яшәргә иде бит. Юк шул, язмыш дигәнең башкача хәл итте. Җилләр, утлар, сулар да аермаслык парны үкенечле үлем аерды, пар канатларын каерды. Район үзәгенә барганда юл халәкәтенә очраган ирнең үле гәүдәсен генә алып кайттылар. Сөйгәненең чәрдәкләнгән гәүдәсен кочып, үксеп-үксеп елады да елады Зифа. Рәшитне гүргә иңдергән көнне яшь хатын өчен дөнья бушап калды, җир әйләнүдән туктады, якты күк йөзе томаланды. Елап итәгенә ябышкан ятим баласы да аны бу җир йөзендә тотып калырлык түгел иде кебек. Җиде юл чатында ялгызы басып калган яшь хатын үлемнән башка чыгу юлы күрмәде. Шулай ярымсаташулы яшәгән көннәрнең берсендә терәксез калган гаилә ишеген Зариф шакыды. Каушап кына гозерен сөйләде. Алар аңлаштылар. Гомере буе Зифасын гына сагынып, читтән генә яратып яшәгән Зариф тол хатынны киредән тормышка кайтарды. Ятим калган Гүзәлгә дә кайгыртучан әти була белде ул. Рәшит төзегән матур гаиләгә, аның вафатыннан соң, лаеклы алмаш, ныклы терәк була алды. Мәхәббәт таулар күчерә дигәннәре хактыр. Зифа да яши-яши Зарифның хисләрен кабул итте, кайгыртучан, назлы, сабыр ирен үз итте. Яралары акрынлап онытылды, киләчәккә йөз төбәп яши башлады ул. Бәхеткә колач ачсаң, якты хисләргә күңелеңдә урын киң булса, үткәндә калган шикле, караңгы хисләргә уралып, абынып яшәмәсәң, бәхет кошы читләп узмый, шатлыклы киләчәгең сине гел үзенә дәшеп, әйдәп тора. Зариф белән Зифаның киләчәккә якты өмете, хыял-ышанычы булып сабыйлары Илназ дөньяга килде. Ике ялгызны бергә тоташтырган җепләр шулай аерылмаслык булып ныгыды. Нәселенең дәвамчысы – улы тугач, Зариф тормыш арбасына ныграк җигелде. Бөтен үҗәтлеге, тырышлыгы белән дөнья көтә башлады ул. Гаиләсе белән иркен, матур яшик дип, яңа йорт салу хәстәренә кереште. Үзе сөенеп, Зифасын һәм балаларын сөеп туя алмады. Йөзеннән якты елмаю китмәде ирнең. Җәйнең соңгы көннәренең берсендә дә өйдән елмаеп чыгып китте ул. Иртә иде әле. Зифасы нәни улларын ашаткан да, сабые янәшәсендә изрәп йоклап киткән. Илназы да мес-мес килеп, йоклап ята. Нәни иреннәрен матур кыйгачлап, елмаеп куя үзе. Зариф акрын гына аларның чәчләреннән сыйпады, сокланып бертын карап торды да, елмаеп ишектән чыгып китте. Мал-туарны күп асрыйлар алар. Җәйге көннең һәр минуты кадерле. Бераз булса да печән алып кайтыйм дип, тракторын кабызды ир. ...Көн кичкә авышкан иде инде. Зифага яман хәбәр килеп ирешкәндә, хатынның көне буе кайтмаган иренә табын әзерләп йөрүе иде. Тракторы ауган, диделәр. Зариф аста калган. Көне буе интегеп яткан. Кич тапканнар... Аның ире – тормышка кабат ышанып, көлгә калган гомер учагын яңадан тергезеп җибәргән газиз кешесе бүген дөньяда юк. Ә бит тормыш яңа гына башланган төсле иде. Бар да башкача булырга тиеш иде бит. Ике ятим нарасый белән зур дөньяда ялгызы басып калган, нәзек җилкәләренә күтәрә алмаслык тормыш авырлыгы төшкән хатынга язмышының әче канунын кем генә аңлатсын да, кем генә юатсын соң?.. ...Авыл зиратында бүген яңа кабер бар. Кешеләр анда Зарифны күмделәр дә, һәркем үз юлы белән, үз йортына, үз язмыш йомгагын сүтәргә дип, ары китеп барды. Яңгыр гына һаман ява да ява. Ни әйтәсең дә, кемгә зар елыйсың, кемне гаеплисең соң? Аллаһының кодрәте киң. Барыбыз да – аның иркендә...
Лилия СИРАЕВА
Читайте нас: