Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
15 июль 2019, 15:57

Язмыш сынавы

Ачык тәрәзәдән ишетелгән моңлы азан тавышы күңелендәге бушлыкны, ачынуны басты, бар тәненә җылылык, шифа йөгергән кебек булды. Ерак әбисенең: «Бу дөньяга без сыналыр өчен киләбез, балам. Тормыш- сынау ул», - дигән сүзләре исенә төште.

Хастаханә тәрәзәсеннән төшкән кояш нуры Илзирәнең битенә төште. Хатын, нәрсәдәндер курыккандай, күзләрен четердәтеп йомды, тик ачмады. Бераз торгач, керфекләре селкенде һәм ул якты дөньяга бакты. Ап-ак бүлмәдә якты булып кояш нурлары сузылган, анда тузан бөртекләре оча. Илзирәгә ничектер рәхәт булып китте, бар тәне таралып төшкән, бер нәрсә турында да уйлыйсы килми... Рәхәт... Тик нишләп әле ул монда ята? Ничек монда килеп эләкте ул? Хатын өзек-өзек итеп кенә үзе белән нәрсә булганын хәтерли башлады. Яр буе, су агымы күз алдына килде, аннан соң бөтен тәнен салкынлык биләп алып, караңгылыкка чумды.
Бәләкәй чаклары иркәлектә үтмәде аның. Гаиләдә җиде бала үстеләр. Әтиләре көн-төн исерек булды, бер урында да эшләмәде, ара-тирә фермада каравылчы булып кына йөрештерде. Авыру әниләрен кыерсытканда Илзирәнең йөрәге бик әрни иде. Балалар бик эшчән булып үстеләр. Шуның өстенә хәйләкәр дә иделәр, кеше әйберенә кул сузарга да күп сорамадылар. Күрше-күләннең бакчасындагы кыярлары, кызарып пешкән помидорлары, алмалары югалыштырса да, балаларны кызганып, беркем бер сүз әйтмәде, түзделәр.
Алар җидесе дә бик чибәр иделәр. Илзирә аеруча иң матуры. Янып торган кара күзләр, куе дулкынлы чәчләр, энҗедәй тезелеп торган ап-ак тешләр дисеңме, җырлап җибәрсә, барысы таң калып тыңлый. Кызга күрше авыл егете Русланның күзе төште, күзе генә төшеп калмады шул, болай да юньле тәрбия күрмәгән кызны тасма теле белән алдап, үзенеке итте. Хәер, егетнең әнисе акыллы булып чыкты, озакламый алар өйләнештеләр. Илзирә үзеннән дә чибәррәк кыз бала тапты. Ире генә гел җәберсетте. „Хәерче, өстерәлчек, мин алмасам, сине кем алыр иде? Бала минеке түгелдер әле»,- дип гел кыерсытып торды. Күп түзә алмады яшь хатын, начар булса да, үзенеке дип, әти-әнисе янына кайтып китте. Кызы үсте, өч-дүрт яшькә җиткәч, әнисенә гел генә:” Минем әтием кая? Ния күрше Илнурның әтисе бар, ул аңа гел матур-матур уенчыклар алып кайта, ә миңа нишләп әти алып бирми?” ,- дип сорый башлады. Ай, авыр булды әни кешегә, үзенең әз генә эш хакына әллә нинди уенчыклар алып бирә алмады. Исерек әтисе белән бер түбә астында да озак тора алмады, кызы белән район үзәгендәге тулай торакта яшәп, ашханәдә табак-савыт юды ул.
Ә әтисе белән бәләкәй кызчыкка очрашырга туры килде. Илзирә кызын җитәкләп, балалар бакчасыннан кайтып килә иде. Карлы-бозлы көзге яңгыр битләргә бәрә, ачы җил исә. Шул вакыт борылыштан бер машина килеп чыкты, Илзирә Русланның машинасын шунда ук таныды. «Бәлки, туктар, кызын сөяр”,- дигән уй йөгереп узды. Тик зур тизлек белән килгән машина аларның өстенә пычрак су чәчрәтеп, үтеп китте. Кыз яңа кызыл курткасы пычранганга ачынып, елап җибәрде. „Әни, нинди начар абый ул?”,– дип сорады. Илзирә тешен кысып, күзеннән чыккан яшен сөртеп:” Әтиең”,- дип пышылдады. Шул көннән соң кыз, әтисен сорап, йөдәтмәде.
Еллар үтә торды, Илзирәнең дә кызы үсте, озакламый унбиш яше тула. Аның үзенә дә бәхет елмайды – ул кияүгә чыкты. Алар гаилә бизнесы белән шөгыльләнәләр, кафелары бар. Шунда төрле банкетлар, юбилейлар, туйлар үткәрәләр. Ул бик матур җырлый, тамада буларак та бик уңышлы гына эшли. Ике катлы йорт салып керделәр, дөньяларын ямьләп, тагы да бер кызлары туды. Бик бәхетле иде ул вакытта Илзирә, шатлыгыннан нишләргә белмәде.
Тик иптәше соңгы елларда еш кына: „Малай алып кайтып бир миңа, дусларның уллары бар, минеке юк”,– дия торган булып китте. Илзирә дә бик теләде улы булуын. Шуңа күрә дә авырга узды. Яше кырыкка якынлашкангамы, бик авыр күтәрде ул баласын. Кан басымы гел уйнап кына торды, бер күтәрелде, бер төште. Дәваханәдә дә бик еш ятты, шулай да улын саклый алмады...Көзге яңгырлы көннәрнең берсе иде, төнлә үзен бик кыен хис итте ул, кинәт кан китте. Ашыгыч ярдәм машинасын чакыртты. Бала туганда тере иде, Илзирә чак иреннәрен кыймылдатып: „Улым”, – дип кенә эндәшә алды. Хатын район хастаханәсендә калды, ә яңа туган сабыйны реанимобиль белән Республиканың клиник дәваханәсенә алып киттеләр. Юлда баланың гомере өзелгән. Әнисен дә чак алып калдылар...
Әнә шуннан соң Илзирә әллә нишләде, еш кына бер сәер төш күрә. Сабые аны үз янына чакырган кебек, кул изи. Кайгысыннан ана нишләргә белмәде, эш белән онытылырга тырышты, ике кызы өчен яшәде. Көне дә, төне дә кафеда үтә башлады, тик улын оныта алмады.
Уйларыннан бүлеп, палатага шәфкать туташы килеп керде.
Даутова, әйдәгез, укол салабыз. Кәефегез ничек? - дип сорады.
Мин бер нәрсә дә хәтерләмим, нишләп мин монда?,- дип чак телен әйләндерде Илзирә.
Шәфкать туташы бер нәрсә дә әйтмәде.
Кулыгызны бирегез, уколны тамырыгызга ясыйм,- диде.
Илзирә кулын сузмакчы булды да, куркып кинәт тартып алды. Беләкләре кара янып күгәргән иде. Тәнендә дә каралмаган җире юк.
Ах, нәрсә бу!?
Сезне бик авыр хәлдә китерделәр, әйдәгез уколны ясыйк, мине башка авырулар да көтә.
Илзирә тагын татлы йокыга талды. Хатынны алмаш-тилмәш әле тормыш иптәше, әле олы кызы килеп, сакладылар. Ул берничә көн аңын бер югалтып, бер исенә килеп, үткәрде.
Аның хәле бик авыр иде шул. Умыртка сөяге зарарланган, аягы сынган килеш китерде аны тормыш иптәше дәваханәгә. Гадәттәгечә юбилей кичәсе бик күңелле узды, Илзирә бар осталыгын салып, оештырырга тырышты аны. Юбилярны балалары да, туганнары да, якыннары да котладылар, табыннар да бик мул иде. Илзирә дә жырлады-биеде, барысын уйнатты, шәрабыннан да авыз тимичә калмады. Бәйрәм ахырында кунаклар арасында кинәт бер малайны күреп калды, аның йөрәге өзелгән кебек булды. Кычкырып елыйсы килде. „Минем дә бит улым шушылай булыр иде, исән калса, шушылай үсер иде”,- дип уйлады. Кафедан йөгереп чыгып китеп, якында гына аккан Агыйдел елгасы буена килде.
- Ах, Агыйдел елгасы! Нинди сабыр син! Талгын гына агасың да агасың. Гасырлар буена ярлары арасыннан аккан елга! Телең булса, ниләр генә сөйләр идең микән? Шушылай ярларыңа сыешып, ничек түзепләр агасың, ничек борылып, икенче якка ага башламыйсың?! Синдәге сабырлык миндә булса икән! Үз язмышыңа буйсынып, күндәм генә агасың!
Илзирә бар моң-зарын түкте, берчә елады, берчә көлде. Шәрап та үзенекен итте, хатыннның аңын томалады. Кинәт аның шушы елгага ташланасы, бар кайгы-хәсрәтләрен онытасы килде. Ярның иң биек җиренә басып, аска сикерде...
Хатынының юклыгын Рәшит сизеп калды да эзли башлады. Соңгы араларда , бигрәк тә улларын югалткач, үзен бик сәер тота башлаган иде ул. Хатын-кыз кычкырган тавыш ишетеп, шул якка йөгерде.
Тыны бетеп килеп җитте, яр башында Илзирә күренмәде. Ул яр буена төште, хатын агач ботагына эләгеп калган иде. Көч-хәл белән тартып алып, тиз генә машинасы белән район дәваханәсенә чапты. Илзирә бик озак аңына килмәде. Табиблар аның гомере өчен көрәштеләр.
Хатын уянгач та, күңелендә әллә нинди уйлар, авыр тойгы бетмәде, йөрәгенең әрнүен дарулар вакытлыча гына басып тора иде. Кинәт ул хастаханә тәрәзәсеннән мәчет манарасын күреп калды. Ачык тәрәзәдән ишетелгән моңлы азан тавышы күңелендәге бушлыкны, ачынуны басты, бар тәненә җылылык, шифа йөгергән кебек булды. Ерак әбисенең: «Бу дөньяга без сыналыр өчен киләбез, балам. Тормыш- сынау ул», - дигән сүзләре исенә төште. Шул вакыт палата ишеге ачылып китте дә, Рәшит һәм кызлары килеп керде. Илзирә шунда гына үзенең нинди ялгыш адым ясаганын аңлап, иң якын кешеләрен кысып кочагына алды.
Алсу Басыйрова.
Читайте нас: