Маяк
+12 °С
Яңгыр
Барлык яңалыклар
Иҗат
16 июль 2019, 23:00

Кеше гомерен кеше яшәми....

Башкаларның өлешенә керү бәхет китерми. Рузалия апа белән автобуста таныштым. Тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татыган, әмма күңел көрлеген, йөз ачыклыгын югалтмаган бу ханымның гомер юлы тоташ сынаулардан гына тора диярсең...

(Хикәя)
Башкаларның өлешенә керү бәхет китерми.
Рузалия апа белән автобуста таныштым. Тормышның ачысын-төчесен җитәрлек татыган, әмма күңел көрлеген, йөз ачыклыгын югалтмаган бу ханымның гомер юлы тоташ сынаулардан гына тора диярсең...
— Бәхет язган булса, кеше, үз анасыннан калып, үги инәй белән үсми инде ул... Үземнең әнкәй үлгәндә, апага — тугыз, миңа җиде яшь иде. Әнкәй мине тапканда ук өзлегеп калган булган. Шул чагында табиблар вертолет чакыртып Казанга җибәрмәкче булганнар, әткәй теше-тырнагы белән каршы төшкән. Акча юк, дигән. Бик көнче иде ул, шул да сәбәп булды микән... Тәнендә чыкмаган җаны гына бар килеш әнкәй җиде ел яшәде әле. Ул үлгәч, күп тә үтмәде, әткәй күрше авылдан балалы бер хатынны алып кайтты. Кызы миннән әз генә кечерәк иде. Үги ана – үги ана инде, ишеткәнең бардыр... Эшләтеп теңкәгә тиюе бер хәл, эшләп кеше үлми, анысы... Аннан куркып, бәрәңге бакчасында кунган чаклар күп булды. Әз генә ачуы чыкса да ашатмый иде, чәйнекнең суына кадәр түгеп, әйләндереп куя торган иде, мәрхүмәкәем... Әткәй белән уртак балалары да кыз иде, шулай дүрт кыз үстек. Әллә ни җылылык булмады арада. Әткәй фермада эшли, салырга ярата. Ул исерек көннәрдә үги инәй апа белән мине мал асты чистартырга, тирес түгәргә фермага җибәрә... Ярты гомер шунда үтте инде, укуның да рәте-чираты булмады. Мәктәптә: “Шигыреңне ятладыңмы?” — дип сорасалар, дөресен әйтә идем. “Ятламадым, әткәй урынына эшкә төштем”, – ди идем. Безнең ничек яшәгәнне беләләр бит, кызганганнардыр инде, сыйныфта утыртып калдырмадылар.
Районга паспорт алырга киткән идем, урап кайтып, авыл башына керүгә, каршыма очраган күрше апа: “Бәй, син өйдә түгелмени? Анда бит сине кияүгә алырга килгәннәр”, – дип һушымны алды. Баксаң, үги инәй мине күрше авылда хатыны үлгән ике балалы берәүгә ярәшкән икән, теге калымын да алып килгән, ди. Өйгә дә кайтып тормадым, олы юлга чыгып бастым. Кая барасымны да белми идем, йөк машинасы туктап, шуңа менеп утырдым. Моның Чистайга запчастьлар илтеше икән. Чистайда әнкәйнең сеңлесе Фәгыйлә апа яши иде, кире какмас әле дидем дә, шушы шофер белән Чистайга кадәр барырга булдым. Өстемдә җәйге күлмәк, аягымда иске генә чүәк, кесәдә паспорт, ничәдер тиен акча – шушы килеш уналты яшемдә авылдан чыгып киттем.
Фәгыйлә апа ярдәме белән Чистайда авыл хуҗалыгы техникумына укырга кердем, тулай торактан урын бирделәр. Шуны бетергән елны булачак ирем Рәүф белән таныштык. Озак йөрмәдек, өйләнештек. Аның әнкәсе авылда яши иде, яллар җитсә, шунда кайтабыз. Үги инәйдән соң каенана гөлләр кебек күренде күземә, үзе дә мине бик яратты, кызым, дип кенә тора иде. Эштән курыкмыйм бит мин, кайткан саен өйне, ишегалдын, мунча-келәтләрне тазартып, балкытып китәм. Бер улыбыз, бер кызыбыз туып, ике бүлмәле фатирга тиенеп, әйбәт кенә яшәп ятабыз шулай.
Кешедән артык җиребез дә юк, ким җиребез дә күренми. Ирем эчми, акча туздырмый, акыллы, сабыр гына кеше. Тулай торакта бергә яшәгән иптәш кызым Гадилә безгә килгән саен аһ итә иде: янәсе, бәхет басты сине, ирнең менә дигәнен каптырдың... Югыйсә, үзенең ире дә ипле генә кеше, алар да ике бала үстерәләр. Яшьлек дуслары дип, бәйрәмнәрдә, ялларда кунакка йөрешәбез – бер дә салып таптарлык җирен күрмим. Алар килгәндә, бер тапкыр каенанам бездә иде. Соңыннан әйтә бу миңа: бу хатынны өеңә юкка ияләштерәсең, күзендә ат тоягы уйный бит моның, ди...
Бер мәлне ирем күзгә күренеп үзгәрә башлады. Шимбәдә авылга кайтыйк дисәм, кырык сәбәп табып, эшем бар дип, өйдән чыгып китә. Балаларга игътибар кимеде, хезмәт хакы күренми башлады. Мин һаман аны-моны уйламыйм әле. Бер шимбәдә бу машина белән чыгып китте, мин балалар белән өйдә калдым. Якшәмбе иртән тордым да, туктале, мин әйтәм, әнкәйнең юасы керләре җыелгандыр, инде ничә атна кайткан юк, автобус йөреп тора бит, дидем дә, балаларны киендереп, күчтәнәчен, тегесен-монысын алып, каенанам янына кайтып киттем. Төш җитүгә килеп кердек, әнкәйнең төсе качкан, тәрәзә буенда уйга чумып утыра. Карасам, самавыры суынмаган да, өстәлендә кәнфите-лимоны дигәндәй, шәһәр күчтәнәчләре. “Әллә берәр кунак кайттымы, әнкәй?” – дигәнемә нидер әвәләп кенә җавап бирде. Күрше хатыны кергәнме, күчтәнәчләр белән чәй эчкәннәрме шунда... Гадәтемчә, дөбер-шатыр басып, өй җыештырыйм, мунча юыйм дисәм, мунчасы бүген генә ягылган, кап-кайнар.
Сулы чиләкләремне күтәреп, ишегалдында аптырап басып тора идем, бакча коймасына сөялеп, күрше хатыны кычкыра:
— Син әллә диванамы соң? Нәрсәгә дип кайттың инде? – ди бу.
Берни аңламыйм бит әле, каккан казык кебек торам.
— Соң, ирең кичә бүтән хатын белән кайтып, бүген мунчалар кереп, күптән түгел генә китеп барды бит. Син монда аның анасының дөньясын көтеп йөрисең. Әнә, яңа чәчбикәсенең исе китә ди: төн буе шашлык пешереп, бакчада утырдылар, йокы бүселдереп, китеп бардылар, – ди бу.
Башыма сугып миңгерәүләттеләрмени...
Өйгә керсәм, әнкәй балаларны кочаклап елап утыра.
Икәү калып, хәлне аңлаштык. Баксаң, иремнең Гадиләне ияртеп беренче генә кайтуы түгел икән инде. Әнкәй: “Әйткән-сөйләгәнне аңламый, үз улымны үзем бәреп үтериммени”, – дип елый. Мин шул чагында ничек йөрәгемне тотып егылмаганмын диген... Кулларым калтырый, йөзем тартыша башлады, гәүдәм камырга әйләнде. Ничек инде, унике ел яшәгән, һич сүзгә килмәгән ирем әнисе янына чит хатын ияртеп кайта башласын? Әле кемне диген? Шул унике ел буе аралашып, бер табында ашап-эчкән иптәш хатынны!
Ахыр чиктә тәки тартып алды иремне Гадилә. Балалар белән миңа ике бүлмәле фатирны калдырдылар, эчен ялангач итеп, икәүләп китеп бардылар. Иң соңыннан алган келәмне дә, суыткычны да калдырмадылар. Ялангач стеналарга карап, ике баламны кочаклап, монда мин калдым, тегендә, ике баласын кочаклап, Гадиләнең ире калды.
Аерылышкач, иремне безнең өйгә якын китермәде Гадилә. Балалар янына да җибәрми иде. “Җибәрмим, өметләнмә дә, алайса, синең белән йоклый ул”, – дип елан кебек ысылдаганын онытасым юк. Ике баланы берүзем аякка бастырдым, аталарыннан берәр тиен ярдәм булса... Безгә түгел, үз анасына да юлны онытты, яңа хатын анда да кайтармады. Каенанам авырып урын өстенә калгач, мин тәрбияләп соңгы юлга озаттым, урыны җәннәттә булсын. Бәхиллеген биреп китте әнкәй.
Үги инәйне әйтмәдем бит әле, инде байтак еллар үткәч, мине чакырып хат язды бу. Балалар үскән иде инде, бергәләп кайттык. Әткәйне җирләп килгәннән соң, бик озак кайтканым юк иде. Үги инәйне заман чире урынга бәреп еккан, үз хәлен белә иде. Төн буе сөйләшеп чыктык. “Рәнҗеткән чакларым булса, кичер инде”, – дип, күз яшьләре белән елады. “Булса да онытылгандыр инде, инәй, бер үпкәм юк сиңа”, – дидем. И-и, кая онытылсын инде...
Кызымны ток сугып, ул үлгәннән калганда, үзем ярты картайдым. Кул чугыннан кереп, аяк бармакларыннан чыккан иде, бөтен тәне буйлап ток үткән. Бер көндә алтмыш укол гына кададылар, исән калуына табиблар үзләре дә шаккатты.
Байтак еллардан соң гына икенче берәү белән гаилә кордык, болай әйбәт кеше, балалар белән дә уртак тел тапты.
Моннан өч ел элек Гадилә белән Рәүф авариягә очраганнар, Рәүф шунда ук үлгән, хатынны авыр хәлдә дәваханәдә, диделәр. Аталарын җирләргә балаларны мәҗбүриләп җибәрдем, соңгы тапкыр күреп калыгыз, әтиегез бит ул сезнең, дидем. Күмү мәшәкатьләрен алар ерып чыкты.
Шулай үтте инде гомер, берәүгә дә ачу саклаганым юк. Инде Ходай исәнлектән-саулыктан аермасын, йөрәкнең тузуын үзем генә беләм. Әле оныкларны аякка бастырырга булышасым бар бит, әз булса да ярдәмем тиеп торганда, тазалык булсын инде. Кеше гомерен кеше яшәми – үзебезгә бирелгәнне матур итеп яшәп бетерәсе иде...
Айгөл Әхмәтгалиева.
Читайте нас: