Ике сәгать эчендә ул Уфаның автовокзалына килеп тә җитте. Уфа – аның яшьлек шәһәре. Хатирәләр шәһәре. Бирегә килгән саен хатирәләргә бирелеп, яшьлеген, бәхетле чакларын сагына иде ул. Яңадан яңара иде хисләре. Бүген дә шулай булды. Тик ничә генә килсә дә, Зәйтүнен очратканы булмады. Хәер, бу мөмкин дә түгел инде. Миллионлаган халык арасыннан аны табып буламыни?! Гомумән, аның өчен хәбәрсез югалды Сания. Кайда икәнен дә белгертмәде. “Кызың бар”, - дип, алимент та юлламады. Ә Алиясенең туганын ишеткәндер бит Зәйтүн. Ишеткәндер. Күршесе Нәзимә әйтми сер итеп сакламагандыр. Белгәндер. Тик белсә дә килә алмаган. Гөлнур аңа ул вакытта ук хуҗа иде бит. Хатыны булып, баласын да табып биргәч, Зәйтүнне бар яклап та курчалап алгандыр. Андыйлар шулай итә: иргә хуҗа булалар да, тын да алдырмый эшләтәләр. Ә ирләре гаепле сыман баш иеп йөгерә дә йөгерә... Баштарак Сания аны эзләп килер, дип өметләнде. “Кызын күрәсе килер, түзмәс”, - дип уйлады. Аннан килмәсен төшенгәч, очраклы очрашуларына ышанып яшәде. Көтмәгәндә очрашырлар да Зәйтүне шатлыгыннан аны кочаклап ук алыр. Хәлен сорашыр... Ә Сания уңышлары турында бәйнә-бәйнә сөйләр. Билгеле, тормышы турында да сорашыр Зәйтүне. Юк, горурлык турында онытмый Сания. Сер бирмәячәк ул. Ялгыз булуын сиздермәячәк. Аны ничек өзелеп көткәнен һичкайчан әйтмәячәк. Зәйтүнгә бәхетле, сөекле хатын, зур уңышларга ирешкән доктор булып күренәчәк. Ул, бу очрашуны кат-кат күз алдына китереп, әйтелергә тиешле сүзләрен дә әллә кайчан ук әзерләп куйды. Хәтта мотлак шуның өчен генә берничә матур кием дә сатып алды. Кара җирлеккә вак кына зәңгәрсу чәчәкләр төшкән ефәк күлмәген ул җәй көнендә бирегә килгәндә кия. Талгын җилдә дә очып торган бу күлмәк аның гәүдәсенә шундый нык килешә, хәтта яшь чагына яңадан кайткандай хис итә үзен Сания. Ә кыш өчен аның ак төсле костюмы бар. Аны кигәч, ул бер гөнаһсыз фәрештәдәй була. Уйчан йөзе нурланып китә. Уфада медицинага кагылышлы үткәрелгән конференцияләргә дә берничә тапкыр килде ул. Хәтта бервакыт үзенең доклады белән чыгыш ясау бәхетенә дә иреште. Шунда зарларына кушып, уңышлары хакында да сөйләде. Авыл җирендә яшәүчеләргә медицина ярдәме тиешле дәрәҗәдә күрсәтелмәве, тиешле аппаратларның булмавын ассызыклап үтте. Чын йөрәгеннән ачынып, өзеп әйтте ул сүзләрен. Башта барысы да аны тын алмыйча тыңлады, аннан дәррәү килеп алкышладылар. Бик күп врачлар җыелган иде ул чакта. Алар алкышлаганда Сания күзләре белән зур залда утыручыларны барлады. Аның чыгышын Зәйтүне дә күрәдер, башкалар кебек үк ул да аңа кул чабадыр кебек тоелды. Тик күпме генә күзләре белән эзләсә дә, ул күренмәде. Бүген дә ул зәңгәр чәчәкле күлмәген киде. Ә аягында - биек үкчәле кара туфлиләр. Автобустан төште дә, җиңел генә атлап, тукталышка таба китте. Таныш урамнар буйлап барганда хисләре яңадан яңарды. Ул еллар белән чагыштырганда шәһәр дә, Сания дә үзгәргән иде. Уфа яшәреп, матураеп киткән. Иске өйләр урынына яңалары, биегрәкләре калыккан. Ә Сания чак олыгайган, чем кара чәченә берәм-сәрәм булса да, көмеш йөгергән. Учка сыярлык биле дә чак кына калыная төшкән. Йөзендә дә сизелер-сизелмәс җыерчыклар пәйда булган. Күпме авырлыклар күрсә дә, күзендәге нуры югалмаган иде. Олыгайса да, ул һаман матур, сөйкемле. Их! Шушы акылы белән яшьлегенә кире кайта алса, белер иде ул нишләргә. Бәлки, язмышы да икенче төрле булыр иде. Югалтмас иде ул мәхәббәтен. Кызы да ятим үсмәс иде. Үзе дә ялгызлык газабында янмас иде. Чын сөюне дә саклый белергә кирәк икән шул. Шуны уйлап ул бүген үкенә. Сөю дә күбәләк канаты кебек илаһи нәфис икән. Саксыз кагылсаң, уыла, сакламасаң, югала. Чын мәхәббәт тә бер генә тапкыр килә дә, гомерлек була икән. Аны саклый белергә кирәк. Ә саклар өчен тирән акыл, олы сабырлык кирәк. Бүген моны яхшы аңлый иде Сания, тик үткәннәргә юллар юк... Аларны еллар күмгән. Шунда ук хаталар-ялгышлыклар да күмелеп калган. Үткәннәргә кайтып та, инде хаталарны төзәтеп тә булмый хәзер. “Вакытны дәвалый”, - диләр. Дәваладымы, әллә яраладымы вакыт Санияне? Ул шул сорауга һаман җавап таба алмый... Әллә мәхәббәт ярасына бөтенләй дәва юк микән? Шулайдыр! Югыйсә, гомер буена исенә төшеп, җанын сызлатып тормас иде. Саниянең читтән генә булса да Зәйтүнен күрәсе килде. Аны уйламаска тырышса да, хыянәтен гафу итмәсә дә, сагына иде ул. Шул аерылышудан инде ничә еллар үткән?! Тик еллар үтсә дә, берни дә онытылмаган. Ни хәлдә икән бүген Зәйтүне? Кайларда йөри икән? Бәхетле микән? Кайда эшли икән? Инде аларның да балалары зурлардыр... Бәлки, әле оныклары да бардыр... Инде менә, Алиясенең дә улы бар... Тик шул сабыйны ятимлек кочагыннан тартып аласы гына бар. Алда әле исәпсез-хисапсыз киртәләр. Ничек ерып чыгарлар аны? Билгесез!