«Ул чирләшкә сиңа бала да табып бирә алмаячак...» Тапты бит менә... Алма кебек ике сабые үсә. Яшьлек елларыннан күпме сулар аккан инде, маңгайга да сырлар төшкән, иренең күзләренә карап, иркәләнеп кенә яши. Ә менә беренче мәхәббәтен оныта алмады ул. Баштагы мәлне бөтен үпкәләрен җыеп хатлар язды аңа. Җибәрмәде, аларны утка ташлады, аннан көндәлеге битләрендә аның белән сөйләште. Күңел түрендәге бер сер иде ул. Гомер буе аның белән очрашу минутларын көтеп, күз алдына китереп яшәде... Очрашкач... юк, кирәк булмаган ул очрашу...
Бишенче сыйныфка күрше авыл мәктәбенә укырга бардылар. Гөлшат дус-ишләреннән аерылып тора иде. Коңгырт күзле булса да, чәчләре салам төсендә – сап-сары. Бик ябык кечкенә буйлы. Парта артына кереп утыруы гына булды, арттан, авырттырып, чәч толымын тарттылар. «Әй, чебеш, исемең ничек?» – дигән сүзләр ишетелде. Ачулы күзләре белән борылып караса, артында елмаеп кап-кара чәчле малай утыра. Беренче танышулары әнә шулайрак булды аның. Дуслыклары да шул көннән башланмады микән?! Дуслык әкренләп мәхәббәткә әйләнде. Рәзиф үзенең кечкенә Гөлшатын саклап-яклап кына йөрде. Унынчы сыйныфка җиткәндә егет кыз яшәгән авылга «олы юл» салган иде инде. Мәктәпне тәмамлагач, Гөлшат медицина училищесына укырга китте. Ике яшь йөрәкнең мәхәббәтен әти-әниләре, ниһаять, җитди итеп кабул итә башлады. Егетнең әнисе Гөлшатны яратмады. Киленне гәүдәле, эшкә нык булырга тиеш дип күз алдына китергән, ахры. Ә улы сайлаган кыз бигрәк чандыр, җитмәсә, йөрәк чирле икән дигән имеш-мимешләр дә йөри. Аның улына: «Ул чирләшкә сиңа бала да табып бирә алмаячак», – дип әйткән сүзләрен «дуслар» Гөлшатка бик тиз җиткерде. Аунап-аунап елады ул көнне. Рәзифсез калудан битәр, чынлап та бала таба алмам, корган агач булып яшәрмен микән дип куркып та, язмышына үпкәләп тә елады.
Рәзифне армиягә алдылар. Озатырга кайтмады ул. Аш вакытында егет янына авылның бик тә чая бер кызы кереп утырган икән дип ишетте. Моны инде Гөлшат хыянәт итеп кабул итте. Солдаттан килгән хатларга да җавап бирмәде. Алар аңа ихлас булып тоелмады. Бала табардай кыз белән хат алышсын әнә дип уйлады. Ә үзе берөзлексез сагышлы шигырьләр язды. Шулай да өйдә ялгыз кичләр уздырмады. Кечкенә генә Гөлшатка егетләр күзе төшми калмый иде. Тик берсен дә ярата алмады ул. Училищены тәмамлап, район үзәгендәге больницага эшкә кайтты. Армиядән кайткан Рәзиф Чаллыга барып урнашкан, диделәр. Күңеле белән көтсә дә, килмәде егет аның янына. Шул көнне беренче мәхәббәте белән кавышу турындагы өмете бөтенләй өзелде. Хәзер аңа кияүгә чыгарга, үзенә карата әйтелгән сүзләрнең нахак булуын расларга кирәк иде.
Район үзәгендә ерак туганнарында яшәде Гөлшат. Бервакыт аларга туган тиешле шәһәр егете кайтты. Ул һич кенә дә авылныкыларга охшамаган. Артык төпле дә түгел кебек, эш дип тә сикереп төшми, тик ниндидер сөйкемлелеге бар. Аның каравы, романтик. Яшь күңел шуңа сусаган иде бугай. Аның фәлсәфәләре дә кызык тоелды Гөлшатка. Ә иң мөһиме: ул Казан егете!
Ярты еллап хат алышканнан соң, Зөфәрнең тәкъдимен кабул итте Гөлшат. Кыз сорарга өч тапкыр килделәр кода булачак кешеләр. Гөлшатның әти-әнисе коры торды: шәһәргә биреп җибәрер кызыбыз юк. Авылда берәр егеткә кияүгә чыгып, фельдшер булып эшләр, картлык көнебездә терәгебез булыр дип хыялландылар. Җитмәсә, булачак кияү дигән кешенең бәйрәм яратуын да ишеттергәннәр иде. Өченче тапкыр кыз сорап килүләрендә Гөлшат әнисен өйалдына алып чыкты да: «Риза булсагыз да, булмасагыз да, бары аңа кияүгә чыгам. Китәм!» – диде. Шаулатып туй ясадылар. Ак күлмәкләрен киеп, Рәзифләр авылына барып, булачак ире белән язылыштылар. Очрамады. Туй вакытында да бер генә уй иде Гөлшатның: хәзер килеп керә икән, бернигә карамый, аңа ияреп китәчәк. Килмәде...
Бик авыр ияләште Зөфәргә Гөлшат. Төнге яратышудан соң, ире аркасын куеп йоклап киткәч тә, ник аның урынында Рәзиф түгел икән дип елап таңнар аттырды. Җитмәсә, кайнанасы да усал булып чыкты. Көмәнен дә бик авыр күтәрде. Берсен дә күрәсе килми иде аның. Бөтен юанычы шигырьләре һәм көндәлеге булды. Авылдан төпчек кызының хәлен белергә килгән әтисен аэропортка озата барганда учына акчаны йомарлап тотты. Әтисе күзләрендәге сагышны күреп: «Интекмә, кызым, әйдә», – дип әйтсә, тиз генә билет аласы да кайтып китәсе иде уе. Әтисе исә корсаклы кызына аталарча кайгыртучан караш ташлап: «Исән-имин генә котыл», – диде...
Баласы тугач бөтен назын, бөтен яратуын сабыена күчерде ул. Аңа инде дөнья да алай караңгы кебек тоелмады. Рәзиф тә томанда калгандай булды... Кыш көне сабые белән әниләренә кунакка кайттылар. Ире аларны бераз ял итегез дип калдырып китте. Бер кичне аларга ике туган тиешле егет килеп керде. Бусагада туктап, аптырап калды.
– Кер әйдә, Назыйм, мактап йөрисең, – дип әтисе аны чәй табынына чакырды.
Назыйм күзләрен әле әтисенә, әле әнисенә, әле Гөлшатка төбәде, читенсенеп кенә: « Гөлшат апа, анда Рәзиф абый килгән, сине сөйләшергә чакыра», – диде.