Маяк
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
11 август 2019, 22:45

"Карун биана белән яшәгәндә базга төшеп туфрак ашый идем"

Ул йокларга яткач, идәнгә басарга да ярамый, ул торганда җылы сулы комган тотып басып торырга тиеш идем, - дип хәтерли Тәслимә апа яшь чагын.

- Җәйләрен авылда эш күп, көндез өлгерә алмагач, Ай яктысында чүп утый идем, - ди ул. - Ишек алдындагы алачыкка кереп аудым шулай бер төнне, кул юарга көчем калмады. Терсәктән балчыкка баткан ике кулны күтәреп йоклап киткәнмен, ир килеп керсә, мин үлгән дип уйлаган, яңакларга суккалый башлаганга уянып киттем.
Ул, бахырым, миңа җылы караш та ташларга тиеш түгел иде, юкса, мин - "Кәнтәй!" Ятагыбыз биананыкына терәлеп тора, әйләнеп ятарга да куркыныч.
Авырга узгач, күңел, эч эзләнә, нидер ашыйсы килә. Аштагы тавыкның канат очы белән тәпиләрен генә ризык итәргә өйрәнгән киленгә каян инде ул тәм-томнар?! Бәрәңге алырга базга төшкән җиремнән туфрак ашап караган идем, тәмле тоелды, курка-курка булса да ашадым шуны, күңел булды...
Улыбыз белән кызыбыз бианай өчен - "Беркемгә дә охшамаганнар, кәнтәй балалары!"
"Их, миңа мохтаҗ булып, күзләремә карап ятсаң иде," - дип елый идем, бианама рәнҗеп. Дүрт ел үлә алмыйча ятты. Күтәреп йөртеп карадым. Акылдан язды, кайвакыт аңына килгәндә, "Карыйсың бит, Тәслимә, карыйсың..." - дип аптырый иде...
...Үзе матур, нурлы карчык булып картайды Тәслимә апа. Балаларының җан җылысын тоеп яшәде. Мәңгелек йортында бианасы белән күрешкәннәрдер инде...
Чыганак: Матбугат.ру 
Фото: Ачык чыганак.
Читайте нас: