Маяк
+14 °С
Облачно
Иҗат
31 Декабря 2020, 21:00

Җан җылысы

Кышкы табигать

Ачы җилләр, салкын көннәр
Кыш хәбәрен җибәрде.
Шәрәләнде ак каеннар,
Кошлар китте, җилдерде.
Күктә ап-ак күбәләк кар
Бөтерелә һавада.
Җир байлыгын саклау өчен,
Җылы юрганын яба.
Аралап ак болытларны,
Кояш карый иркәләп.
Хозурланып манзарага,
Сулый дөнья иркенләп.
Каты салкыннары кышның –
Вакытлы сынамышлар.
Җиңә аны җан җылысы,
Илдә тыныч тормышлар.
Сәрия Сафиуллина,
Югары Яркәй авылы.
Читайте нас