Маяк
-17 °С
Болытлы
80 лет Победы
Барлык яңалыклар
Иҗат
1 гыйнвар 2021, 02:00

Шигърият

Яңа елга теләкләр

Күбәләктәй ап-ак карлар ява,
Әйтерсең дә бәхет коела.
Шатлык йөрәкләрне урап ала,
Балачагым кебек тоела.
Уйнап-уйнап нинди серләр сөйләп,
Кар бөртеге куна керфеккә,
И Ходаем, барысына рәхмәт,
Исәнлеккә һәм иминлеккә
Көтеп алган еллар тыныч булсын,
Дөньяларга тавыш кермәсен,
Бар гаиләләр тигез дөнья корсын,
Балалары елый күрмәсен.
Туган кеше үз туганы белән,
Бергә аралашып йөрсеннәр,
Читләшмичә, гөнаһ җыймыйча,
Туган икәннәрен белсеннәр.
Бөтен теләк безнең кабул булсын,
Чиста булсын иде күңелләр.
Саф мәхәббәт бирсен Ходай,
Озын булсын безнең гомерләр.
Флүсә Корчагина.
Түбән Череккүл авылы.
Читайте нас