Энҗе карлар яуды бүген,
Салкын җилләр көйләде.
Әмма кемдер күңелемдә
Кайнар төен төйнәде.
Шул кайнарлык дәрман өсти,
Йөрәгемне җылыта.
Салкын кыштан тартып алып,
Утлы җәйгә ыргыта.
Хисләремне гөлләр урый,
Түгел кышкы бураннар.
Үзегез дә аңлыйсыздыр
Миндәй гашыйк булганнар.