Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
23 гыйнвар 2021, 21:45

САГЫНЫРМЫН ЭНҖЕ КАРНЫ

САГЫНЫРМЫН ЭНҖЕ КАРНЫ

САГЫНЫРМЫН ЭНҖЕ КАРНЫ
Кышкы аяз моңсу кичтә
Йөзә күктә тулган ай,
Кар юрганы япкан җир дә
Тыныч йокыда бугай…

Йортларны да ак бизәкле
Мамык шәлләр каплаган.
Тирә-якны кышкы рәссам
Күңел салып аклаган.

Эттәй улар усал җилләр,
Кар-бураннар чакырып.
Суык бабай кырлар буйлап
Йөрер тагын ажгырып.

Якындагы күксел урман
Бәсле пәрдә ябыныр.
Шул мизгелне яз җиткәч тә,
Күңелкәем сагыныр.

Сагынырмын энҗе карны,
Ак кар күмгән урамны,
Сине очратырга теләп,
Кат-кат шуннан урауны…

Мамык карлар яусын әйдә,
Күмеп салган эзләрне.
Тик йөрәгем түзәр микән
Күрми синең күзләрне?!
Зәлифә КАШАПОВА
Читайте нас: