Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
4 февраль 2021, 17:45

Син мине яраттыңмы?

(Хикәя)

Колагына каяндыр ерактан тавыш ишетелгәндәй тоела, әмма күзен генә ача алмый Заһит.
  • Йә, Заһит абый, ачыгыз инде күзегезне,- дип яңагыннан җиңелчә каккалаганга, бастырып куйгандай авырайган күз кабакларын көчкә ачып, янында утырган ак киемле хатын –кызны күргәч, беразга кайдалыгын аңышмый торды ул. Әллә оҗмахка эләккәнме дә, янына хур кызы килгәнме?
  • Озак йокладыгыз, Заһит абый, уянырга вакыт,- дип телгә килде тагын теге “фәрештә”. Шунда кинәт исенә төште авыруның кайдалыгы, ул бит операциягә кергән иде, Ходайның рәхмәте, исән котылган икән бит.
  • --Хәлләр ничек, Заһит абый?- дип, кулларыннан сыйпады теге “фәрештә”.
  • Әйбәт, операция ничек үтте?-дип, үзе дә сорау бирде ир кеше.
  • Хәзер борчылыр урын юк кебек, ярый, вакытында килгәнсез, сукыр эчәгегез шартлаган булган, операция шактый озакка сузылды. Инде без кушканнарны үтәсәгез, терелерсез,шәт. Бер –ике көнгә ашамый түзәргә туры килер,яме.
  • Болай исән калгач, түзәрбез инде, рәхмәт, Сезгә.
  • Әлеге “фәрештәнең” үзенә операия ясаган хирург ханым икәнен аңлады Заһит. Ул арада, табиб чыгып киткәч, шәфкать туташы аңа тагын системасын алыштырып куя башлады.”Бик кыймылдамаска тырышыгыз инде, Заһит абый,-“диде ул ягымлы итеп. Әнә бит ничек кайгырталар авыруларны биредә, ярый әле шундый олы җанлы медицина хезмәткәрләре бар. Палатада ике генә койка, күршедәге авыруның хәле авырырак , ахрысы, ыңгырашып ала. Әлегә Заһит исә әлләни авырту сизми, уколларны җитәрлек кадаганнардыр инде. Реанимация бүлегендә аеруча әйбәт карыйлар дигәнне ишеткәне бар иде, операциясе катлаулы булгач, аны да бирегә салганнар, күрәсең.
    Заһит Исламович авылга бертуган энесенең юбилеена кайткан иде, тик бәйрәм генә итә алмады. Юлда башланган эч авыртуы көчәйгәннән –көчәеп, аны “ашыгыч ярдәм” машинасы белән дәваханәгә озатырга туры
    килде. Ә анда шунда ук операция өстәленә салдылар. Хирург Нәфисә
    Габитовна белән менә шунда танышып кавышканнар иде, ә бүген ул аны җирләп кайтты. Ничек булды соң әле бу? Күгәрчендәй гөрләшеп яшәп ятканда Ходай нигә аны тагын яраткан кешесеннән аерды? Карт көнендә бер дә ялгыз каласы килмәгән иде бит. Гел генә”Нәфисәкәем, бакыйлыкка да бергә китсәк ярар иде,-“дип кабатлый иде ул кайвакыт. Ә Нәфисәсе:”Кара –кара, мин синнән яшрәк ич, мине үзең белән алып китәр идең мени?- дип көлә торган иде. Менә ничек килеп чыкты. Меңләгән кешегә гомер бүләк иткән табибәнең үзен генә коткарып кала алмадылар, чираттагы операциясеннән чыгып, халатын салганда егылып үлде аның “фәрештәсе”.Йөрәге ярылган диделәр,чирлеләрнең авыртуларын гомер буе үзе аша үткәреп торган йөрәкнең чыдарлыгы калмаган, күрәсең. Инде пенсиягә чыккач эшләмәсә дә була иде, ничә әйтте Заһит:”Йә, җитәр, тукта эшеңнән, үзебез өчен дә яшәп калырга кирәктер,-“дип. Һаман суза килде Нәфисә. “Дәваханәдә хирурглар җитешми, яшьләрне бераз эшкә өйрәтим дә, туктармын,-“ диде.
    Гомерлек табибәне җирләргә әллә күпме кеше килгән иде, белгәне бар, танымаганнары да байтак. Мәрхүмәне соңгы юлга озатуга багышланган митингта Нәфисә Габитовна хакында нинди генә җылы сүзләр әйтелмәде!? Мәрхүмне җирләгәч, ерактан килгән кешеләрне кафега дәваханә җитәкчелеге әзерләткән аш табынына чакырдылар. Биредә дә һәрберсе Заһитның авыр кайгысын уртаклашырга тырышты. Тик Заһитка гына бу сүзләрнең берсе дә җиңеллек тә, җанына тынычлык та өстәми иде. Башы авыр уйлардан миңгерәүләнеп, ни әйтергә белми, чарасызга әйләнгән иде ул. Олы кешенең хәлен аңлаганнардыр, мөгаен, бераз утыргач, аны шәһәрдән кайткан улы Марат өенә илтеп куйды.
    • Әти, син гаепләмә инде, безнең вакыт кысык, караңгыга кадәр юлга чыгыйк,-диде ул гафу үтенгәндәй. Заһит белән Нәфисәнең уртак балалары булмады, алар өйләнешкәндә бу турыда уйларга соң иде инде. Марат исә - Заһитның беренче хатыныннан туган улы. Гатиясе белән ике ул үстергәннәр иде дә, Гатия генә картын иртәрәк ташлап китте. Шәһәр предприятиеләренең берсендә директор урынбасары булып эшләп йөри иде Заһит. Тормышы түгәрәк, бары да җитеш, яшәргә дә яшәргә иде. Балалар үсеп, укып, өйләнешкәч, бигрәк куанышканнар иде. Көтмәгәндә табиблар Гатиягә куркыныч диагноз куйдылар. Башта терелер дип өметләнеп, нинди генә табибларга күрсәтеп карамады аны Заһит, юк, саклап кала алмады. Аннары озак кына ялгыз яшәде ул, өйләнү турында уйламады да. Язмыштыр инде, көтмәгәндә дәваханәгә эләгү уйларын болгатты да куйды, үзе дә сизмәстән, ничектер ак халатлы табибә Нәфисә ханым йөрәк түренә керде дә утырды. Ятса да, торса да, аның палатага тизрәк керүен көтеп тик тора, уйларын икенчегә борырга тырышып та карый, юк булдыра алмый, биләп алды бит шул ак ”фәрештә” күңел түрен. Аягына басып йөри башлагач, юк –бар сәбәп табып, аның кабинетына үзе дә керә башлады. Никтер тегесе дә һәрвакыт аңа якты чырай күрсәтә тагын. Шулай шактый якынаеп киттеләр алар, әмма Заһит Исламовичка терелеп, кайтып китәргә вакыт җиткән иде.
    • -Нәфисә Габитовна, бәлки телефон номерыгызны бирерсез, әле Сезгә әйтелмәгән күп кенә сүзләрем калды. Телефоннан җиңелерәк булыр төсле сөйләшү,- диде китәр алдыннан бар кыюлыгын җыеп.
      -Ярый соң, ни әйтәсегез калды икән тагын? Хөер, сезнең хәлне кабат белеп тору зыян итмәс, табиблар бит һәр авыру алдында үзләрен җаваплы тоялар.-диде Нәфисә аңа саубуллашырга кул сузып. Бу кул кысышуда да аерым бер мәгънә булгандыр, чөнки табиб кеше һәр авыру белән дә алай хушлашмый ич. Шулай уйлап куйды Заһит Исламович.
      Нәфисә балачактан ук доктор булырга хыялланды. Үзеннән өлкәнрәк Гүзәл апасы медицина училищесына укырга кергәч, сөенеп куйды, ләкин ул медицина институтына керергә ант итте һәм бөтен тырышлыгын биреп укыды.Институтта да бар уе гел укуда булды. Кайбер кызлар кинога барырга әйдәләгәндә, әгәр дәресе әзерләнеп бетмәгән булса, ике аягының берсен дә атламады. Һөнәри махсуслашу башлангач, ул иң авыр юнәлешне сайлады,хирург булырга карар итте. Аның карарын укытучылары да хуплады. Кызның тырышлыгын, тәвәккәллеген күреп торганга, аннан менә дигән хирург чыгарына бер дә шикләнмәделәр. Ирләрчә нык характеры булуы, озын бармаклары да бу һәнәр кешесе өчен генә хас сыйфатлар кебек иде. Башта берниче ел шәһәр дәваханәсендә эшләп, тәҗрибә туплагач, үз якларына кайтып урнашты .
      • Кызым, яшең үтеп бара, кияүгә чыгарга уйламыйсыңмы? Әле эш –эш дип вакыт уздырасың да, олыгая төшкәч, ялгызыңа кыенгарак туры килүе бар бит,- дип сүз башлаган иде дә әнисе, Нәфисә кырт кисте:
      • Әнием, минем өчен хәсрәтләнмә. Эшем мәшәкатьле икәнен күреп торасың, минем хәлемә керә белгән берәр ир –егет килеп чыкса, бәлки уйлармын,- дию белән чикләнде. Ә вакыт рәхимсез, үткәне сизелми дә. Көннәр буе, хәтта күп вакыт төнне дә дәваханәдә уздырган табибның кияү турында уйларга вакыты да, көче дә калмый . Заһит Исламовичны да төнгә карый дәваханәгә китергән көнне ул дежурда иде, ашыгыч операцияне үзенә ясарга туры килде. Ә аннары инде аны савыктырып, аякка бастыру хәстәре белән яшәде. Ни әйтсәң дә, ул шәһәрдән кайткан кеше, район җирендә авыруларга игътибар җитми дигән фикер белән китә күрмәсен. Шулай итеп, Нәфисә дә һәрдаим үзе белән аралашырга тырышкан ир белән ачылып сөйләшә башлады. Заһитның кайвакыт сиздерми генә аның шәхси тормышына кагылышлы сораулар бирүенә дә игътибар итүне кирәк санамады. Әнә савыгыр да, үз юлын карар, дәваханә шундый урын инде, керә торалар, чыга торалар, дигәндәй. Әмма Заһит шәһәргә кайтып, эшенә тотынгач та, аны онытмады, ике көннең берендә шылтыратып, хәл белеште.
      • Әйе, кабат өйләнү турында бөтенләй уйламый иде Заһит Исламович.Үзенә күз салып йөрүчеләр, сүз кушып карарга тырышучылар барлыгын күреп, сизеп тора торуын, ләкин балалар тудырып, тату гомер иткән Гатиясен һич тә оныта алмый, аннан башка Заһитны аңлардай хатын –кыз юктыр кебек тоела. Энесе белән килене дә авылдан ниндидер укытучы хатынны димләргә булышып караганнар иде, җаны тартмады аның, “Вакыты җиткәч, уйлармын әле,-“дип кенә куйды. Аңладык дигәндәй, тегеләре дә башкача эндәшмәде. Ә менә доктор ханымны очраткач, әйтеп аңлата алмаслык хисләр дөньясына бөтерелеп керде дә китте, яшь егет мени. Тик үз –үзен йөгәнләп, акыл белән фикер йөртергә кирәклеген аңлый иде. Ул –шәһәрдә, Нәфисә район җирендә яши. Кушылыйк дисәң, кемгәдер күченеп китәргә кирәк булачак. Ярый инде аның пенсия яше җитеп килә, ә Нәфисәнең байтак эшлисе бардыр әле. Үзе эшләп күнеккән коллективыннан аераласы килерме, шәһәр дәваханәсенә күчәргә риза булырмы? Тагын әллә күпме сорауларга җавап эзләп башлары катып бетә Заһитның.Кайвакыт эшлисе эшләрен дә онытып куя. Уйланып йөри торгач, өлкән улы Марат белән киңәшеп карарга булды. Кече улы еракта, Мәскәүдә яшәгәнлектән, ул һәрдаим Марат белән аралашырга күнегеп беткән иде инде. Улына ипләп кенә кабат өйләнү хакында сүз катса, инде ни әйтер дип, куркып та калды үзе. “Әнигә хыянәт итәргә булдыңмы?-“дисә нишләрсең. Ләкин алай димәде улы.
        • Әти, аңлап торам хәлеңне, бу сүзләрне берәр вакыт әйтерсең дип тә көткән идем. Мин каршы түгел, әгәр охшаган кешене тапкансың икән, бик хуп. Тик сине кыерсыта торган хатын булмасын, бер көн дә торгызмам үзеңне, югыйсә. Ә энекәш белән үзем сөйләшермен.
        • Рәхмәт, улым, мине шулай аңлап кабул итүеңә. Куркып торган идем бит мин сездән,-диде күңеле тулган ата улын кочып.
        • Нидән куркырга? Хәзер яшең байтак, без гел генә килеп йөри алмыйбыз, ә ялгызың сиңа бер дә рәхәт түгелдер. Менә үзем гаиләмнән башка яшәүне күз алдына да китерә алмыйм. Шулай булгач...
        • Рәхмәт, улым, инде бәхетле генә булыгыз.
        • Өстеннән тау төшкәндәй булды Заһитның, инде Нәфисәне генә ризалаштырып булса... Вакыты җиткәч, сизми дә каласың диләр бит, дөрестер инде. Өйләнешү турында сүз каткач, озак ялындырмады ул Заһитны, тик шәһәргә күчеп килергә генә риза булмады.Шулай итеп, әле тагын ике еллап үзара аралашып яшәргә туры килде, аннары Заһит пенсиягә чыкты да, Нәфисә янына күченеп кайтты.
          • Ярый эле син эшләп йөрисең, ә мин көннәр буе фатирда берүзем нишләрмен икән ,-дип уйга калды Заһит. Киңәшләшә торгач, район үзәгеннән читтәрәк аерым йорт сатып алдылар. Биредә инде аптырап утырасы түгел, эш җитәрлек иде. Башы –аягы белән бакча эшенә чумды ир кеше. Шәһәрдә аларның дачасы бар иде барын, ләкин эш белән мәшгуль булган хуҗа анда Гатиясе ни үстерсә, шуңа риза иде. Ял көннәрендә барып, мунча кереп, ит кыздырып ашау өчен генә кирәк иде аларга дача. Ә биредә инде ул хөкумәт эшеннән арынып, чынлап үзен хуҗа итеп тоеп, үзе теләгәнчә бакча үстерергә тотынды. Өстәвенә, Нәфисәсе дә һәр эшенә сокланып, мактап куйса, бөтенләй дәртләнеп китә иде. Туганнар, дуслар алдында да йөзе якты, мактанырдай әйберсе бар. Нәфисә инде чәчкәләр белән мәш килә, кулыннан килсә, бөтен бакчаны чәчкәлек ясап бетерер иде. Менә шулай матур гомер кичергәндә тагын ялгыз калды Заһит Исламович. Нәфисә белән яшәлгән еллары байтак булса да, нигәдер бер дә сизелмичә узган икән. Бәхетлеләр сәгатькә карамый дигән кебек, алар да һәр гомер мизгеленең кадерен белергә тырышканнар иде дә бит. Әй, ял көннәрендә чыгып китәрләр иде урманга яки су буйларына! Авыр эш атнасыннан соң Нәфисә ял итсен, йорт мәшәкатьләрен дә онытып торсын дип, алдан ук нидер уйлап куя иде Заһит. Диңгез буена да бардылар, чит илдә дә булдылар, үкенерлек түгел анысы, көч –куәтләре барда йөреп калыйк диделәр. Әле дә алда өметләр юк түгел иде, Нәфисәнең вакытсыз мәрхүм булуы гына уй – хыялларны чәлпәрәмә китерде.
          • Озак уйга батып утырды Заһит, үткәннәрне кабат искә төшереп. Нигә тормыш гел шулай үкенечле була икән? Юк, Нәфисәгә өйләнгәненә дә, авылга күчеп кайтканына да бер дә үкенми ул. Киресенчә, моңа кадәрге яшәлгән елларының бәхетле булуына бик канәгать. Бервакыт шулай бакчада агач астына туры китереп, матур итеп ясалган беседкада икәүләп кичкырын чәй эчеп утырганда Заһит хатынына күптән күңелендә йөрткән сорауны биргән иде:
            • Нәфисә, без яшь кешеләр булмасак та, минем бер сорауга җавабыңны ишетәсем килә әле.
            • Нинди сорау икән ул?- диде аптырап калган хатын ,Заһитны беренче тапкыр күргәндәй.
            • Инде хәтсез яшибез, син мине яратасыңмы ул?
            • Нәфисә беразга сүзсез калды. Ни дияргә, аның бу хакта уйлаганы да булмады шикелле. Заһит үзенең бөтен барлыгы белән күңелен тиз генә яулап алды да, аннары торган саен үзенә булган ышанычны арттыра барды. Кавышканда яшь егет белән кыз түгелләр иде бит, мин сине яратам дип кабатламасаң да, аңлашыла иде кебек. Шулай да Заһит җавап көтә.
              -И...и...и...карткаем, нишләп яратмыйм ди. Яратмасам, синең белән кушылырга риза да булмас идем. Рәхмәт, сиңа үзеңне яраттырганың өчен, мине теге вакытта ялгызлыктан коткарып, бергә яшәлгән бәхетле елларыбыз өчен,- дип, килеп иңнәреннән кочкан иде аны Нәфисә.- Ә син соң,үзең мине яраттыңмы?
              - Минем дә җавап нәкъ синекечә. Нигә инде, мин бит сиңа гел яратам дип әйтеп торам да.
              Шул чакта Нәфисә кычкырып көлеп җибәргән иде.
              -Беләм, кадерлем, тагын бер тапкыр ишетәсем генә килгән иде яратам дигән сүзеңне. Менә аңлаштык инде хәзер,-дип кабат көләргә тотынган иде. Әнә шулай көлгән килеш калды ул күз алдында Заһитының.
              Гөлфинә Сәлимова
              Читайте нас: