Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
9 март 2021, 13:50

“Убырлы карчык” (Юмористик хикәя)

Бүген отпускамның беренче көне. Эшемнән диңгез буендагы ял йортына юллама бирделәр

Иртәгә юлга, аллабирса, дип торам. Бүген бер министырлыкка сугылып чыгасы булыр, күптән хәл ителәсе йомышым бар иде. Кабул итү сәгатьләрен белешим дип телефонга үрелгән генә идем, кәрәзле телефоным чылтырады. Хəмит дус икән. - Сəлам, Хәмит, тынлыйм. Кәрәзле телефонның теге ягыннан гыжлаудан башка бер ни ишетелми. Бераз тыңлап торганнан соң, үзем эндәшергә булдым. - Әллə җəй уртасында грипп зəхмəте эләктердеңме? Хəмитем һаман дəшми. Инде ачуланып, трубканы куям дигәндә генә, тавышы ишетелде. - Кара әле, бүген бер түрəгə йомышым төшеп министырлыкка барган идем, кабул итү бүлмəсендə убырлы карчык утыра! Хəмит болай үзе зəм-зəм суы белəн артык дус булмаса да, фəрештə түгел түгеллеген. Убырлы карчык күзенə күренерлек булгач, кичə ару гына төшергəн, ахыры, дип уйлап куйдым. - Кичə нинди бəйрəмдə булдың соң? - Нинди бəйрəм, нинди бəйрəм... Аракыны бер ай авызга алу түгел, иснəгəн дə юк, кан басымы шаярта бит минем соңгы вакытта. - Ярый, шулай да булсын ди. Алай булгач, я сине шаяртканнар, я син минем башымны катырасың. Ни йомыш? - Бер йомышым да юк, ышанмасаң, үзең барып кара! Шулай диде дә, Хəмит трубканы куйды. Маскарад бетте дип уйлап та бетермәдем,тагын телефонным чылтырады. Балдыз икəн. - Җизни, иртəнге яңалыкларны карадыңмы, бүгеннəн түрəлəрнең кабул итү бүлмəсендə убырлы карчыклар утырачак, имеш. - Нəрсə, -мин əйтəм,- ялның беренче көненнəн ук мине тилелəр йортына озатырга сүз куештыгызмы əллə җыелышып? Балдыз, гадəттəгечə тəрəзə пыялалары чыңларлык итеп бер көлде дə, телевизор кабыз, ышанырсың дип, минем белəн сөйлəшүне тəмам да итеп куйды. Төш күрмимдер бит инде, чəчемне тартып, ботымны чеметеп карадым, аптырагач. Юк, уянуын уянганмын, анысы. Нинди убырлы карчык булды соң әле бу иртән иртүк? Юк, балдыз түгел, теге түрәләр янында утыручыны әйтәм. Ярый, карап кайтыйм инде алай булгач, бу убырлы карчыкларын. Болай да җыенган идем бит инде дип, ашык-пошык киенә башладым. Кабул итү бүлмəсенең ишеген ачу белəн, Хəмитнең гыжлаганы кабат колакка ишетелгəндəй булды. Я, хода, Тукай абзагызның Шүрəлесе өстəл артында утырган бу заттан мең тапкыр сөйкемлерəк тоелды миңа шул минутларда! Ул йөз, ул киемнəр дисеңме! Кайсы театр актерын ялладылар икəн, ə?! Шулай да сер бирмим. Гадəт буенча, бер кулда алдагы бүлмəгə үткəрə торган “пакет”. Аны убырлы карчыкка сузам. Менə хəзер убырлы карчыгым маскасын салып ыргытачак та: - Фəлəн Фəлəнич сезне көтə, үтегез!- дип əйтəчəк. Булмады шул мин уйлаганча. Аптырагач: - Сеңелем, - димен,- ярый шаярттыгыз, салыгыз инде бу хəшəрəт маскагызны, киемнəрегезне дə... Яна елга да хəтсез генə вакыт бар, репетиция дисəм.... - Нинди яңа ел, нинди репетиция, мин үземнең эш урынымда! Ә сезгə пакетыгызны читкə алып куярга кинəш итəм. Гозерегезне үтəгəч, алып чыгып китəргə онытмагыз! Минме соң кешесе, болай гына бирешə торган, ябештем тегенең битенə, йолкып төшерəм янəсе, маскасын. Кыскасы, бернинди дə шаярту булып чыкмады, барысы да чын-чынлап, дөрес хәбәр икән. Убырлы карчыкларны каян табып бетергəннəрдер, анысы беркемгə дə мəгълүм түгел. Әмма шунысы хак: ришвəтчелек белəн көрəшне түрəлəрнең кабул итү бүлмəсеннəн башларга булганнар. Нəрсə булып бетте дисезме? Күргəнегез бармы бүген убырлы карчык берəр җирдә? Безнең халыкны җинəрсең убырлы карчык белəн генə! Диңгез буеннан урап кайтуыма, убырлы карчыкларыбыз əллə кайчан мөлəем кызларга əйлəнеп беткəн булып чыктылар. Соң, һəр килгəне күчтəнəч, бүлəк төяп килгəч, кая барсын инде алар? Көн саен иренгə - помада, керфеклəргə - сөрмə, колак яфракларына хушбуйларның иң яхшыларын бөркеп, затлы кəнфитлəр белəн чəй эч тə, убырлы карчык булып утыр, имеш. Алай гына түгел, гүзəллəр конкурсында катнашып, лауреат исеме яулаячакларына бер шиге дə юк əле абзагызның!
Автор: Люция Әблиева
фото: интернеттан алынды
Читайте нас: