Маяк
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Иҗат
24 март 2021, 16:05

«Лира мырлым» (Хикәя)

-Бигрәк озак йөрдең, кызым, салун дигәннәрендә. Кайтканыңны тыным белән тартып алырдай булып көтеп утырам», – дип каршы алды Нурияне Фәрхияттәй.

И әни, ике сәгать озакмыни, хәзерге хатын-кызлар ярты көннәрен матурлык салонында уздыралар.

Башкаларда эшем юк, кызым, хет куна калсыннар, тик менә син салунда көязләнеп утырган арада, кияүдән колак кактык бугай!

Нурия әнисенең сүзләрен бик игътибарга алмыйча, ишек төбендәге көзгедә чәчләрен төзәткәли-төзәткәли: «Ничек инде колак кактык? Ул кибеткә барам дигән иде, шунда киткәндер», – дип кенә җаваплады.

Атна-ун көнгә калага кунакка килгән карчык, кызының ул әйткән хәбәргә артык ушы китмәгәненә, пошыргаланып алды. Әйтергәме, юкмы дигәндәй, сиксән биш еллык күз карашы белән кызын тагын бер айкап алды.

  • Китте, ди, кибеткәҮз колакларым белән ишетеп тордым телефоннан сөйләшкәнен, ирең сөяркә тапкан! дип, аяз көнне яшен суктырды.

    Әни, ни сөйлисең, гомергә булмаганны…Алтмышны куганда каян килеп чыксын, ди, ул…

    Бака бакылдап, телчән такылдап туймас дигәндәй, әнисе үзенекен такылдады.

    Син ишекне ябып чыгып киткәнеңә ярты сәгать тә узмады, кияүнең телефоны шылтырады. Миннән шикләнеп тә тормый, кызым, ачыктан-ачык итеп әйтте сөйләшкән кешесенә, Ришат дип дәштеме соң?..

    Нурия, тагын ни ишетер инде бу колакларым, дигән кыяфәттә әнисенә текәлде.

    Фәрхияттәй, фатирда башка беркем булмаса да, пышылдауга күчте: «Лира песием янына барасым бар», диде, балам, Фәнәвил кияү теге шылтыраткан бәндәгә.

    «Ванна бүлмәсендәге кранны алыштырырга кирәк, кибеткә барып кран аласым бар», дип, алдашып чыгып киткән буламыни инде? Менә сиңа мә, картайганда тыртайган!» Нурия, кичә генә ярәшкән кыз кебек, кызара башлаганын битен күпме генә әнисеннән яшерергә тырышса да, булдыра алмады.

    Лира песием дип әйттеме? дип сорады ул кабатлап.

    Әйе, нәкъ шулай инде, гөнаһ шомлыгы! Лира исемле хатынга ияләшкән булып чыга түгелме? Җитмәсә, песием дип тә өстәп җибәрә бит әле, имансыз! Юк, кызым, песием димәде, мырлым диде бугай… Әйе, Лира мырлым диде.

    Әниле-кызлы, кинәт кенә килеп чыккан мәсъәләне ничек итеп чишү юлларын эзләп торганда, зур гына төргәк күтәреп, Фәнәвил үзе кайтып керде.

    Нурияның йөзенә чыккан аптыраулы карашын ул, әлбәттә, игътибарсыз калдырмады.

    Ни булды, хатын? Ни ылтара, ни пылтара калган ике уртада кебек басып торасың?

    Мин бер дигән басып торам әле, менә син кайда йөрисең? диде Нурия, иренә салкын караш ташлап.

    Кайда йөрим? Әйттем бит, кран аласы бар дип, «Леруа Мерлен»га бардым. Ришат кордаш мунчага да чакырган иде, шушы кран аркасында баш тартырга туры килде.

    Иренең шулай диюенә, фатирдагы бәллүр савытларны зеңләтеп, Нурия көлеп җибәрде. Фәрхияттәй генә: «Ояты качкан икән кияүнең, хатынына да Лира мырлысына барганын ачыктан-ачык сөйләп тора… Тегесе тиле кеше кебек, авызын ера», дип, һаман да бернәрсә аңламыйча, басып тора иде...

    Автор Люция Әблеева

    Читайте нас: