Маяк
+14 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
25 март 2021, 15:15

“Ыштан” кыйссасы (Хикәя)

Безгә авыл мәктәбендә чит телләрне уку бәхете тәтемәде.

Дөресрәге, ничектер аралыкта калдык. Берничә яшь олырак абый-апаларыбыз немец теле, ә кечерәк туганнарыбызга инглиз теле эләкте. Тик чит телләр өйрәнмәвебез, нимес сүзе белән аталган “Штандр!” дигән уенны уйнарга комаучауламый иде, алай. Бәләкәй чакларда бу уенның исеме татарчага “Тукта!” дип тәрҗемә ителгәнен башыбызга да китермәсәк тә, “Штандр!” дигәч туктап калырга тиешлеген белә идек. Бәй, олыраклар шулай дип өйрәттеләр: “Штандр!” дип әйтү белән туктап катып калырга! Бу уен безнең авылга каян килеп кергәндер, анысын әйтә алмыйм. Бәлки, җәйге ялларда күчмә кошлар кебек кайтып төшәргә яраткан кала балаларының эшедер. Ә бәлки, ял лагерьларыннан ияреп кайткандыр. Бөтендөнья пәрәвез челтәре —Интернет дигән әйбер юк ич элек, төрле уеннар карап өйрәнергә. Хәер, хәзерге балаларга челтәрдәге ишегалды уеннары түгел, икенчерәк әйберләр кызыклырак, бугай. Эх, без үскәндә булса ул Интернет дигәннәре, файдалана белер идек дигән булам. “Яра, яра, шапырынма, уен өйрәнер идегез микән, әллә башка нәрсәме” — дигәннәр дә табылыр арагызда, белеп торам. Бәхәсләшеп тә булмый, кем белсен! Тукта, тукта, Тукай әйтмешли, “сүз башым бит "Шүрәле" дигәндәй, “Штандр”дан читкә тайпылып китеп барам түгелме соң?!
Замана диген! Бар иде гап-гади тупның да кадерле чаклары. Һәр ишегалды саен тәгәрәп ятмаганга, гадәттә, туплы кешенең башы бер башка югарырак булды. Монысы аксиома. Әнә, күрәсезме, култык астына өп-өр яңа, тузан да кунмаган тубын кыстырып, сирәк кенә без “ышпаналар” янына уйнарга чыккан Фәридәне? Полковник кызы диярсең! Юк, полковникныкы гына түгел, генерал кызы. Лейтенант та булып тормаган аның атасы! Әгәр Фәридә риза булса, “Штандр!” уйнарга исәп бар, барлыкка. Күптән түгел генә кибеттән алынган тубы белән алай тиз генә безне уйнатасы килмәс килүен, ялындырыр, анысы көн кебек ачык. Әмма, үпкәләп тә булмый, һәрберебез татыган тойгы бу. Яңа чагында уенчык зерә дә кадерле, беркемнең дә бүтәннәр белән бүлешәсе килеп тормый. Тора-бара “обшый”га әйләнә, кәнишне. Кайчагында уйнаган җирдә онытылып, шунда төн дә чыккалый. Тик менә сатып кына алган мәлендә, нишлисең, жәл инде, “иске” дигән статус алыр өчен пулный ун көнләп вакыт үтәргә тиеш.
Сөйләшүләр безнең файдага тәмамланды — Фәридә тубы белән уйнатырга риза! Юкә чөй кага-кага, ягъни, юхалап, юмалап күндердек тәки үзен. Ялт итеп уртага түгәрәк сыздык та, шунда барыбыз да кереп бастык. “Кемнең кулында, шуның авызында” — дигәнне чамалый торган авыл балалары без. Шуңа күрә, “санашлы” уйнап вакыт уздырып тормадык. Фәридәне тубы-ние белән бергә түгәрәкнең иң пачутлы урыны — уртасына бастырдык та, аның тарафыннан һавага чөяләсе, ачык яшел төстәге җирлеге кызыл-зәңгәр сызыклар белән бизәлгән, “под Котовский” алынган чәч кебек ялтырап торган тубына төбәлдек. Алай гына да түгел әле, борыннарны, тагын да ныграк үртәлегез әле дигәндәй, тупның үзенә генә хас резинкә исе дә
кытыклап тора. Фәридә үз кадерен үзе белеп, түгәрәк уртасында тапанып хәтсез генә басып торды. Малай-чалайлар түземлекләре бетеп: “Давай, чөй инде, йоклап киттеңме әллә?” — дип, ризасызлык белдерә башлады. Озын күлмәк итәкләрен кыстырып куйган, команда булу белән яшь боланнар кебек ыргылып йөгереп китәргә әзер кыз-кыркыннар да аларга кушылды: “Йә инде, чөйсәң чөй, чөймәсәң — юк!” “Генерал кызы” мондый басым башлангач, биреште, булган һәм булмаган көчен җыеп, тупны һавага ыргытты. Тик... Күпме тырышлыклар салып башлап җибәргән уеныбызны, теге нимес сүзе бер секундта харап итәр дип, кем уйлаган?! Фәридәнең авызыннан “Штандр!” ”Ыштандыр!”га әйләнеп очып чыгып китмәсенме. Ә әйткән сүз — аткан ук икәнен бездә бишектәге сабый да белә. Әбиләренә кунакка кайткан кала малае Маратка шул гына җитә калды. Ул бөтен урамны яңгыратып, кычкырып көлеп җибәрде. “Ыштандыр, үләм, ыштандыр! Күлмәк түгелмени, ә?”. Без дә, үзебезне артык та белемле кешеләргә санап, Маратка кушылып көлешкән булдык. Дөресен генә әйткәндә, Фәридәдән алай артык ерак киткән җиребез юк-юклыкка. Тик өченче сыйныфка күчкән Фәридәгә генә бу бер дә кызык тоелмады. Ул күзләрен челт-мелт йомгалады да, авызын җәеп, елап та җибәрде. Уен кайгысы китте. Бер як читкә тәгәрәп төшкән туп, кайда килеп төшкән, шунда җансыз ята бирде. Чөнки уенның шарты буенча, “Штандр!”дан соң берәр уенчының исеме әйтелә дә, шул кеше тупны тотып алырга тиеш иде. Марат, имансыз, бөтен эшне бозды, исем аталмый калды. Әһә, мәйтәм вәзгыять контрольдан чыгып бара, нидер уйларга кирәк. Чөнки хәзер кызыбыз елый-елый өенә кереп китсә, беренчедән, тупсыз калачакбыз, икенчедән, әнисе Нәркисә ападан “өлеш” алачакбыз. Ә Нәркисә апаның сидереп сидегеңә утыртырга күп сорамаганы барыбызга да бик яхшы таныш. “Өлеш”тән әнкәй-әткәйләр дә, әби-бабайлар да коры калмаячагын чамалаганга, тупны җәһәт кенә алып килдем дә: “Уенны яңадан башлыйбыз, тупны үзем чөям” — дидем. Дөресен генә әйткәндә, эш Нәркисә апаның “өлешеннән” куркудан түгел, Фәридәне яклыйсы, курчалыйсы килде. Аның ни гаебе бар үзебезчә: “Ыштандыр!” дип кычкыруында, шулай бит?! Әле һаман да тынычланып бетмәгән бала-чагаларны бераз туп белән бәргәләп алдым да, түгәрәк эченә кертеп бастырдым. Теге серле нимес сүзен әйткәнне көтеп, бар да тынып калды. “Күлмәктер, чалбардыр, башлыктыр, туфлидыр” — дип санап киттем мин, тегеләрне бөтенләе белән шаккаттырып. Алар карга балалары кебек авызларын ачып торган арада, тупны чөеп тә җибәрдем: “Ыштандыр! Фәгыйлә!” Уен тәгәрмәче кабат үз җаена әйләнеп китте: Фәгыйләбез тупны куа, калганнар туптан качып китте. “Мишень”га Фагыйлә Маратны эләктерергә уйлады, ахыры. Өч адым атлады да, тупны аңа тидерергә тырышып, ыргытып җибәрде. Каты итеп килеп бәрелгән тупны кала малае тота алмый калды. Ул аның артыннан йөгергән арада, калган уенчылар түгәрәк эченә кереп калырга тырышты. Чөнки түгәрәк эчендәгеләргә туп ыргытырга ярамый. Марат кулына тупны алгач, бераз дәшми торды да, аннан: “Ыштандыр!” дип, безне урыннарыбызда “катырып” калдырды. Ары-бире ялгыш “Штандр!” дип әйтсә, “кара список”ка эләгәчәген сизенде, ахыры!
Шул көннән башлап, без бу уенны үзебезчә уйный башладык. “Итектер, читектер, чалбардыр, күлмәктер...” Ә аннан: “Ыштандыр!” И утырган буласыз көлеп, сез дә шулай “Ыштандыр!” дип кычкыргансыздыр инде!
Люция Әблиева
Читайте нас: