Бүген кояш бигрәк каты кыздыра.
Берәүне дә аямый, ахры. Әйтерсең,
кемгәдер ачуланган да, югарыдан җиргә
утлы сөнгеләрен ата. Шулай булмый ни,
җәйнең иң эссе мәле – июньнең соңгы
көне бит. “Ярый әле кичтән яңгыр явып
үтте. Юкса, тын да алып булмас иде.
Әнә бит бүген кошлар ничек күңелле
сайраша! Искиткеч! Әллә “кемнең җыры
матурырак?” дип, бер-берсеннән уздырырга
тырышып ярышалар инде”, – дип уйланды,
маңгай тирен алъяпкыч читенә сөртә-сөртә,
акланда җиләк җыеп йөргән Сәлимә.
Чиләге кызарып пешкән эре җиләкләр
белән туларга бераз гына калган хатын
урман авызына, ябалдашларын тирә-якка
киң таратып утырган куш каен янына
килеп чыкканын шәйләми дә калды.
Урманга терәлеп, җәйрәп яткан басуга
быел арыш чәчелгән. Сәлимә, чиләген
җиргә куйды да, үзалдына сөйләнә-сөйләнә:
“И-и-и, кодрәтле Җир-Ана, рәхмәт сиңа!
Игенкәйләрем! Үсегез, үс! Аллаһка шөкер,
быел уңыш мул гына буласы икән”, –
дип тулыша башлаган башакларның
башыннан сыйпады. Шул мәлдә аның
күзләре басу читендә үскән күкчәчәкләргә
төште. Бер генә секундка катып калган
хатын, арыганын да онытып, тиз-тиз атлап
алар янына барды да, күкчәчәкләрнең
берсен ирененә якын китереп үбеп алды.
Иреннәре ирексездән: “Айдарымның зәңгәр
күзләре төсе бит сез”, – дип пышылдый
иде... Аның хәтер сандыгында инде менә
ничәмә еллар буена сакланып яткан беренче саф хисләре кабаттан уянды. Шушы
чәчәкләр тәүге мәхәббәтен, сөйгәненең
серле зәңгәр күзләрен исенә төшерде.