Маяк
-2 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
16 август 2022, 15:29

Алмалар алланганда...

Ярата Тәбзилә алмалар алланган вакытны. Бар җаны-тәне белән ярата. Менә әле дә күңелендәге сагыш-борчуларын таратырга була йортның урам якка караган тәрәзәләре каршындагы алма бакчасына таба атлады ул

Алмалар алланганда...
Алмалар алланганда...

Ярата Тәбзилә алмалар алланган вакытны. Бар җаны-тәне белән ярата. Менә әле дә күңелендәге сагыш-борчуларын таратырга була йортның урам якка караган тәрәзәләре каршындагы алма бакчасына таба атлады ул. Алма бакчасы дип, шул бер төп алмагач үсә инде ул  бакчада. Быел, әнә, алагаем алма биреп утыра. Алмалы ботаклары менә-менә шартлап сынар кебек тоела. Иртә таң атса, Тәбзилә, алмага бай шул агачка карап,  биш ел элек якты дөньядан киткән картын исенә төшереп моңая...
Дөньяның бер әйбәте иде Габделе. Аның ышыгында җил-яңгырдан сакланып кына яшәде Тәбзилә. Аргамактай чабып кына үтте дә китте парлы гомерләре. Хәзер, әнә, бакчадагы бердәнбер алмагачтай ялгызы гына гомер кичерә. Көннәре дә, бер-берләренә охшап, хатирәләргә бирелебрәк үтә. Хәер, карт кешенең көне тагын ничек үтсен инде: эшкә-фәлән ашыгасы, дөнья малы артыннан куасы юк...
Тәбзилә өенә кереп китәргә ашыкмады: җай гына коймага терәтеп ясалган урындыкка барып утырды. Аннары  күзләрен йомды да, ике кулын кушучлап күкрәк турысына күтәреп, күгелҗем төстәге иреннәрен сизелер-сизелмәс кенә кыбырдатып, эченнән генә дога укырга тотынды. Укып бетереп, битен сыпырып куюга,  карашын алмагачка төбәде һәм:
— И-и , Габделкәем, бу алсу алмаларны үз күзләрең белән күрәлгән булсаң,  ничекләр  сөенер идең, ә?!  — дип, берчә үкенүле, берчә сагынулы тавыш белән әйтеп куйды.
Гади генә һөнәр иясе түгел иде шул аның Габделе. Алма бакчасы хуҗасы иде. И ишелеп уңа иде элгәре шул бакчада алмалар. Кулында фәлән төп алмагач  булса да, Һәр көн саен нибары ике генә бөртек алма алып кайта иде карты. Җигүле ат арбасына утырып ихатага керә-керешенә:
— Монысы —  сиңа, монысы — миңа, карчык. Мә әле, теге  яхшы протез тешләрең белән ашап җибәр әле шушыны. Көненә бер алма ашасаң, чирнең ни икәнен дә белмәссең,  йөзгә кадәр яшәрсең,  — дип шаяртып әйтеп куя иде.
— Яшәрбез, дип әйт,  — дип аны төзәтә иде Тәбзиләсе.

И-и,  бар иде дә соң күңелле чаклары, картлы чаклары, парлы чаклары.
Бер көнне Габделе: “Карчык, колхозның алма бакчасын  инвесторларга сатарга җыеналар. Килешү кәгазьләрен үз күзләрем белән күрдем. Үз балам кебек кадерләп үстергән алма бакчамны ничекләр генә итеп ят кулларга тапшырырмын икән?”  — дип, кара коелып кайтып кергән иде. “ Һи-и,  картыкаем,  тапкансың кайгырыр нәрсә! Быел, Аллаһы боерса, җитмешеңне тутырасың  бит инде. Болай да хаклы ялгач чыккач ун елдан артык эшләп йөрдең. Туктарга вакыттыр инде. Эшләсеннәр, әйдә, яшьләр. Үзең башлаган эшне дәвам итүчеләр булуына сөен”,  дип юаткан булган иде аны Тәбзиләсе. “И карчыкаем, читтән килгән кеше бар күңелен салып эшләр дисеңме шунда? Ярар, инде, хәерлегә генә була күрсен, берүк”, дип, көрсенеп куйган иде ул чакта Габделе.  
Карты хаклы булып чыкты: инвесторлар эшне, чыннан да, тиз тоттылар. Бер атна дигәндә Габдел урынына үз кешеләрен китереп утырттылар. Бер төп  яшь алмагач үсентесе тотып, балтасы суга төшкән кешедәй, кайтып керде Габделе ул көнне. “Көздән утырткан агач әйбәт тамырланып китә ул”, —   дип, өй каршындагы урам як бакчага шул алмагачын утыртып мәш килде. Эшен бетергәч, үзе ясаган ике кешелек артлы урындыкка Тәбзиләне  чакырып утыртты да:
— Син хаклы бугай ла, карчык. Миңа да ял итәргә вакыт җиткәндер  инде ул... — диде. Шуннан,  яңа утыртылган алмагачка карап: — Аллаһы боерса, тамыр алып китә алса, бер биш елдан алма бирәчәк бу агач. Мәмрәп торган, алсу йөзле алмалар бирәчәк. Шулардан теге мин яраткан кайнатманы кайнатырсың әле, яме,  — дип йомшак кына итеп карчыгына эндәште.

Менә яшь кызларныкыдай алсу йөзле алмалардан кайнатма эшләр чак та җитеп килә. Тик алма кайнатмасы белән чөкердәшә-чөкердәшә чәй эчәргә Тәбзиләнең янында Габделе генә юк. Гомере буе яратып башкарган эшен тартып алуны күтәрә алмады шул йөрәге: шул көзне үк тибүдән туктады. Ярый әле, картын исенә төшереп юанырга менә бу — Габделе үз куллары белән  утырткан алмагач калды.

Тәбзилә алмаларга тагын бер кат сокланулы  караш ташлады да: ”Ярар, кайнатма ясау  әллә кая качмас, алмалар тагын да ныграк баллана торсыннар  әле”... дип уйлап куйды һәм,  урыныннан торып,  алмагачка якынрак килде. Уң кулы үзеннән-үзе алмалы ботакка таба үрелде. Ул, үз-үзен белештермәстән, “Габделем”, “Габделем төсе!”  — дип, кытыршы кулы белән алмалы ботакны сак кына сыпырып алды. Күңеленнән генә тормыш юлдашын —  Габделен исенә төшереп торучы бу агачка мул уңышлы озын гомер теләде.
Тәбзилә, бакчадан чыгып, өенә таба атлады. Шулчак урам капкасы шыгырдап ачылды да, аннан былт итеп каршы як  күршедәге Рузалимнең биш яшьлек кара чутыр төсенә кергән малае йөгереп килеп керде һәм:
— Якын әби, якын әби! Туктап тор әле, —  дип,  чак-чак тын алып, өенә кереп барган күрше әбисен туктатты. Аның артыннан малае кебек үк кояшта янып карайган әтисе дә күренде.
“Кулына зур чиләк тоткан. Кая китеп барышы икән? Миндә чиләкләп тарата торган әйбер юк та...” Картаеп беткәч кенә тапкан бәгырь җимеше — Себердәге улы Ринатның  сыйныфташы Рузалимне күрүгә, Тәбзилә карчыкның күңеленә килгән тәүге уй шул булды.
— Ни хәл, якын апа? — дип, ап-ак тешләрен күрсәтеп елмайды Рузалим. Ул шулай дип әйтүгә: “Бу кадәр әнкәсе Хәсибәгә охшамас. Ул да шулай гомере буе көләч кояш кебек авызын ерып кына йөрде”,  дип уйлап куйды да Тәбзилә:
— Кыштыр-кыштыр гына йөреп торам әле,  балам. Чалт аяз көнне өйдә яту язык булыр дип, ишегалдына һава суларга чыккан идем әле менә, — дип җавап бирде.
— Бик дөрес эшләгәнсең, Тәбзилә апа, бик дөрес... Ринатларның хат-хәбәрләре бармы соң?
— Кичә генә тилифуннан сөйләштек, балам. Ходайның рәхмәте белән Кырымнан исән-имин генә  кайтып җиткәннәр. Туган-тумачага, күрше-күләнгә бик күп итеп сәлам әйттеләр. Әллә ялдан кайтышлый туган йортка да кагылып китәрләрме дигән идем дә, самалют белән Соргытларына туры гына очканнар икән шул. Пуизд белән генә кайтып, монда кагылсалар, бер уңайдан,  әткәләре утырткан агачның алмаларын авыз итеп, кайнатмасын, кагын эшләп алып китсәләр, әйбәт буласы иде дә. Ярый инде, үзләре беләләрдер. Җәй башында кайтып,  ай буе торып киткәннәренә дә бик рәхмәт... Алмалар гына жәл менә. Шуларны оныклар авыз итә алган булса, минем дә күңел булыр, картәтиләре дә, күкләрдән карап, сөенеп торыр иде. Габделем утырткан алмагач бит бу! Күрәсеңме, нинди мул уңыш бирде быел. Алмасын күтәрә алмыйча, ботаклары сынып төшмәсә ярар иде дип, котларым очып тора инде менә...
— Юкка котың очмасын, якын апа. Хәзер, улым белән икәүләп, һә дигәнче, ботакларын җиңеләтәйбез без аның, — дип, Рузалим, күзендә очкыннар уйнатып, түр як бакчага таба атлады.

Шулчак әллә нәрсә булды да куйды Тәбзиләгә. Күз алдына шыр ялангач алмагач килеп басты һәм ул түзмәде: тамак төбеннән чыккан калтыранулы тавыш белән:
— Тукта әле, Рузалим, — дип, күршесенең юлына аркылы төште.
— Нәрсә булды, якын апа? Җыярга барыбер кеше юк, оныклар да кайталмый, дисең  ич. Бу кадәр алманы әллә үзең генә ашап бетермәкче буласыңмы?
— Эш анда түгел шул, Рузалимкәем, — диде дә Тәбзилә, “Әйдәгез, минем арттан “, дип, берни аңлатмый-нитми генә, ындыр ягындагы бакчага таба атлады. Аннары кисәк кенә артына борылды да:
— Ни... Рузалим... Ындыр ягындагы агачларның  алмалары да бик тәмле ул. Монысына караганда баллырактыр да әле,  — дип, аклангандай итеп әйтеп куйды.
— Ым-м... шулайдыр ла ул, Тәбзилә апа, Гөлчәчәкнең нәкъ урам як бакчагыздагы агачның алмаларына күзе төшкән бит әле. Үзең беләсең бит инде авырлы кешенең көйле-көйсез булуын. Алма ул үзебездә дә җитәрлек. Бер бакча, әнә. Авырлы хатыннарга тазы булса, кырчыны кирәк бит инде ул. “Элек безнең туган йортта да нәкъ Тәбзилә апаларныкыдай алмагач үсә иде. И тәмле була иде шул алмалардан ясалган кайнатма. Шуны ашыйсым килә, Рузалим. Кичкә кадәр түзә алмыйм”, дип, шалтыратканга күрә генә,  янып-пешеп ашлык суктырган җиремнән, өйгә кайттым менә. Кыз көтәбез бит, якын апа, кыз! Хатынның теләген ничек үтәмисең инде!
— Алай икә-ә-н, юкәдә икән читләвек,  — дип сузып кына әйтеп куйды Тәбзилә эшнең нидәлеген аңлап алуга. Шулай да уңай җавап бирергә ашыкмады.  Карунлык кебек сыйфат  аңа бөтенләй ят булса да, бу агачның алмалары бик тә кадерле иде шул аңа. Картының соңгы васыятен үтәргә була, фәкать шушы агачтан алма кайнатмасы кайнатасы, аңа кадәр аларның ныклап балланып беткәнен көтәсе  бар иде.

Шулчак Тәбзиләнең күз  алдына корсагы борынына җитеп килгән  Гөлчәчәк  күршесе килеп басты. Авырлы кеше теләгәнен  ашамаса, бала дүрт саны төгәл булмыйча туарга мөмкин дигәнне аның  үзенең дә әллә ничә тапкырлар ишеткәне бар. “Әгәр шушы агачтан алма җыйдырмыйча чыгарып  җибәреп,  бала дүрт саны төгәл  булмыйча туса? Әгәр дә шуңа күңелендә тамчы да кер һәм мәкер булмаган Тәбзилә гаепле булып куйса? Юк, юк,  бара алмас Тәбзилә бу адымга, бара алмас. Үзе өчен бик кадерле булсалар да , алмаларны җыярга рөхсәт бирер. “Авыл кешесенә хасмы соң инде карунлык! Язмаганны. Җитмәсә әле, күрше хакы дигәне дә бар” дип уйлады да:
— Барыгыз, бар, җыегыз, — дип, бу хәлне үз күзләре белән күрмәскә була,  өенә таба атлады. Нәкъ шул чак бар тирә-як айкала-чайкала башлагандай булды.  Ул, егылып китмәс өчен, бер кулы белән коймага барып таянды. Ул арада Рузалимнең биш яшьлек малае бәләкәй капка аша түр бакчага кереп китте дә,  агачны дөбер-шатыр селкетеп, алмасын коя да башлады.  Алсу йөзле алмалар тыпылдашып җиргә тәгәрәде. Тәбзилә, моны күрмәс өчен, чытырдатып күзләрен йомды. Йөрәге сулкылдап кагарга тотынды. Ул тирән итеп сулыш алды да,  аягын сүрәбрәк, өенә таба атлады. Үзе бертуктаусыз: “Егылып кына китмәсәм ярар иде”,  — дип теләде. Өенә көч-хәл белән кереп җитүгә, ишек төбендәге диванга ауды.  
Бу мизгелдә түр як бакчадагы алма яңгыры көчәйгәннән-көчәя барды. Ун литрлы чиләге тулуга, Рузалим тиз генә улын өенә икенче чиләк артыннан  кертеп җибәрде. Анысы да тулгач, өченчесен дә китерттерде.  Унбиш минут дигәндә, киеме өстеннән йолкып алынган яшь кыздай, алмагач  яп-ялангач калды.  
Рузалим Тәбзилә апасына эндәшми чыгып китүне килештермәде:
— Якын апа, син кая ул? Алмаларны җыеп бетердек. Рәхмәт. Иртәгә кайнатмасын кертербез,  — дип, күтәрмә ишеген ачып кына кычкырды да, капкага таба юнәлде.
“Алмаларны җыеп бетердек диме? Кит булмас ла. Иртә яздан күз карашы белән назлап-кадерләп кенә үстергән алмагачның алмаларын бөртегенә кадәр җыеп алып чыгып китәргә аларның ни хакы бар? Ни хакы? Тәбзилә,  чарасызлыктан, кайнар яшь бөртекләре тыгыла башлаган күзләрен йомды. Шулчак күз алдына Габделе килеп басты. Ул ачулы кыяфәттә, бармакларын яный-яный: “Нишләттегез минем алмагачны!” дип әйтәдер кебек тоелды.

 Тәбзилә юләрләнәм бугай ахры дип, яткан җиреннән  торып  утырды. Бүлмә такталарына тотына-тотына, урам як тәрәзәсенә таба атлады. Алмагачлы тәрәзә янына барып җитәргә бер-ике адым каларак: “И, Ходаем, бер кайнатырлык кына булса да калса ярар иде”, дип яшьле күзләрен йомды. Шул күзен йомган килеш кенә алга табан тагын ике адым атлады. Куллары тәрәзә тупсасына барып  төртелүгә, кисәк кенә күзләрен ачты да,  алмагачка төбәлде. Төбәлде дә, тораташтай катып та калды. Тәне генә түгел,  җаны да таштай катты Тәбзиләнең бу мизгелдә. Катмаслык та түгел иде шул, алмагачта алманың әсәре дә калмаган, җир сындырылган яшь ботаклар белән тулган иде.
 Я, Хода! Әллә бер генә бөртек  алмасын да калдырмаганнар инде, дип, тәрәзәдән чыгардай булып, алмагачка  төбәлде Тәбзилә. Шунда — иң биектә бәләкәйрәк кенә бер алманың яшеренеп калганлыгын күреп алды. Эченнән җылы дулкын йөгереп узгандай булды. “Калдырганнар, җыеп бетермәгәннәр...”,  дип үзалдына сөйләнә-сөйләнә ихатага таба атлады.

Агачның иң очында эленеп торган алма Тәбзиләнең көчсез куллары кәүсәне селкеткәнгә генә төшәргә теләмәде. Шулчак Тәбзиләнең исенә “Алма коярга кирәк булыр”,  дип карты эшләп  калдырган колга төште. “Картлык – шатлык түгел инде ул. Бу хакта бөтенләй онытканмын да баса”, дип,  ул шуның артыннан гаражга юнәлде.  

Ниһаять,  биш ел буена тик  яткан колганың да  эш күрсәтер  сәгате сукты. Бер төртүдә ул алманы җиргә бәреп төшерде. Тәбзилә, гәлсәргә кагылгандай сак кына  алманы кулына алды да,  “Габделемнең төсе”,  дип күкрәгенә кысты. Борынына  оҗмахтай татлы алма исе  килеп бәрелде. Ризыкны  иснәргә ярамаганлыгын белсә дә, ул аны, борынына якынрак китереп,  тагын бер кат иснәп карады. Тагын теге тәмле-татлы ис күкрәген ярып төшеп китте. Ирексездән, күзенә яшь бөртекләре тулды һәм алар әкрен генә алсу алма өстенә тәгәрәде.  Гади генә күз яшьләре түгел, чарасызлыктан атылып чыкан күз яшьләре иде болар.
— Габделем! Алмагачыңны җил-яңгырдан саклый алмаганым өчен, зинһар,  гафу ит! Мине генә түгел, күршедәге  Рузалимне дә гафу ит. Нәфсесен тыя алмаганы өчен гафу ит. Яшьлек дуамаллыгы белән кылган хатасы өчен гафу ит. Яшь шул әле ул, дөньяның бөтен нечкәлекләрен, бәлки, аңлап та бетермидер. Аңласа, бу кадәр рәхимсез адымга баралыр, япь-яшь  агачның җанын  шулай кыялыр идемени? Күрше хакы өчен булса да, гафу ит сине аны, яме. Әлеге минутларда бәгыремнән кан тамып торса да,  мин аны гафу иттем инде. Бу дөньяда кемгәдер үпкә-ачу саклап яшәүдән дә авыррагы юк бит ул, Габделкәем, һәм синсез яшәүдән дә авыррагы юк... Ыһ, ыһ, ыһ....
Тәбзилә алманы күкрәгенә кыскан халәтттә сулкылдап елап алды да, җимешсез калган алмагачка карап дәвам итте:
— Күрәсеңме, рәнҗетелгән алмагач та елый әнә, Габделем. Елар инде. Күкрәгеңдә үсеп утырган алмаларыңнан аерып, тәнеңне каерып ташласалар,   син дә елар идең. Күкләрдән карап, син дә елап торасыңдыр әле, картым... Шулаймы? Я, ярый, тынычлан,  елама, яме. Синең белән мин елаганнан гына агачта кабаттан алмалар үсә алмас инде. Икенче елга, Аллаһы боерса, безгә дә, Рузалимнәргә дә җитәрлек итеп бирер әле әле ул агач алмаларын. Сабырлар итик инде, Габделкәем... Сабырлар гына итик...

Тәбзилә күз яшьләренә төелә-төелә өенә таба атлады. Шуннан, кисәк кенә туктады да, бәрдрәфкә барып, госел алып килде. Аннары өйгә кереп бит-кулларын юды, ашыкмыйча гына юкарган ак чәчләрен   тарады, шуннан  түрдә торган сандыктан карты кайчандыр туган көненә бүләк иткән —  ак җирлеккә чыпчык күзләрен хәтерләткән  вак кына зәңгәр чәчәкләр төшкән күлмәген алып киде, ак яулыгын бөркәнде  һәм өстәл өстендәге тәлинкәдә үзе сыман моңсуланып яткан бер бөртек  алмага: “Синнән генә кайнатма кайнатып  булмастыр шул инде, их”,  дип әрнүле караш ташлап алды да, бераз хәл алыйм әле дип, ишек төбендәге караватына барып ятты.

Башка вакыт булса, әллә күпме борсаланып яткан булыр иде, бу юлы, күзен йомуга ук, йоклап та китте. Төшенә аның шыр актан гына киенгән Габделе керде. Җигүле атына утырып ихатага кайтып  керде дә:
— Монысы — сиңа, монысы — миңа, — дип,  өй каршындагы алмагачныкыдай ал йөзле бер алма сузды.

Тәбзиләнең нәкъ шушы урында төше өзелде. Бу — аның фани дөньяда күргән иң соңгы төше иде...

 

 

Венера Мәҗитова.

Югары Яркәй авылы.

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: