Маяк
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Иҗат
10 сентябрь 2022, 00:49

Йолдызнамә билгеләренең төп сыйфатлары.

Сез әле моны белми идегез.        

Йолдызнамә билгеләренең төп сыйфатлары.
Йолдызнамә билгеләренең төп сыйфатлары.

Кучкар

1. Иң игелекле билге. Йолдызлар Кучкарга кыюлык, ярдәмчеллек һәм ихласлык биргән. Әйе, кайчагында  ул кискен һәм агрессив булырга мөмкин, тик ул беркемгә дә явызлык теләми.

2. Алдалый белми. Кучкардан да туры һәм намуслы билге юк.

3. Кешеләр фикеренә бәйле. Ул кемне ярата, шуңа ышана торган зур бала.  

4. Гаделлек өчен көрәшче. Дошманнарына аяусыз булырга мөмкин, ә менә ярдәмгә мохтаҗларны беркайчан кыерсытмый.

5. Мәхәббәт капкынына эләгә. Кучкарлар бервакытта да көчсезлеген күрсәтми. Аның иң  курыкканы – алдану. Ул һәрвакыт яраткан кешесенә бөтен килеш ачыла, шуңа хыянәтне бик авыр кабул итә.

Үгезбозау

1.    Үз гадәтләренең колы. Тормышындагы үзгәрешләрне бик авыр кабул итә. Стабильлек, комфорт ярата.

2.     Кире. Бик тыныч, йомшак кеше тәэсире тудыра, әмма юлына аркылы төшкән кешене аямый.

3.    Теләсә кемне көлдертә ала торган сәләте бар. Практик һәм җитди, әмма анда үз-үзенә карата ирония бар.

4.    Аңа ышанырга була. Ул алдашырга яратмый, әмма алдаша белә.

5.    Зур үрләр яуларга ашкынмый.  Ул реаль теләкләр  белән яши.

Игезәкләр

1.    Игезәкләр – бик зур энергияле билге, тиктормас. Шуңа күрә дә башкалар өчен кызыклы.

2.    Җиңел акчалар ярата. Игезәкләр арасында шарлатаннар күп.

3.     Ул барысын да белә һәм шул ук вакытта берни дә белми. Яңа мәгълүматны бик тиз эләктереп ала, әмма үз файдасына эшләтә белми.

4.     Игезәкләр – тынычлык кешеләре.

5.    Үз хаталарында принципиаль төстә өйрәнмиләр.

Кысла

1.    Иң серле билге. Ул барысын да үз эчендә тота. Шуңа күрә Кыслаларны тулысынча белү мөмкин түгел.

2.    Бик хәрәкәтчән, кызыксынучан һәм бөтен яңалыклар өчен ачык. Шуңа күрә дөньяны өйрәнергә һәм үзе өчен яңа чикләр ачарга һәрвакыт әзер.

3.    Лидер. Кешеләрне үз артыннан ияртә ала.

4.    Кешеләрне үтәли күрә. Башкаларга ярдәм итәргә әзер.  

5.    Максатчан, әмма чынга ашмастай хыялларына бирелеп, реаль дөньядан аерылып ала.

Арыслан

1.    Арыслан – барлык йолдызнамә билгеләре арасында иң янып торганы. Абруйлы кеше. Ул  бик яхшы оештыручы, үз-үзенә ышанган, талантлы, горур. Энергиясе ташып тора, иҗади потенциалы көчле.

2.    Кешеләрне рухландыра белә. Кешеләр арасында үзен бик яхшы хис итә, үзе булып калырга һәм игътибар җәлеп итәргә курыкмый.

3.    Ихлас һәм намуслы.  Ничек бар – шундый, битлек кими.

4.    Үзен күрсәтә белә. Ул һәрвакыт игътибар үзәгендә, чөнки аңа карап тору кызыклы. Аның таланты, харизмасы, мөлаемлылыгы тирә-яктагыларның күңелен бик тиз яулый.

5.    Җиңәргә өйрәнгән.

Сөмбелә

1. Ул – төрле һәм тотрыксыз. Авырлыкларны һәм үзгәрешләрне җиңел кичерә. Әмма тормышын көч-хәл белән тәртипкә китерә. Күп вакытын вак-төяк детальләргә игътибар биреп уздыра.

2. Бөтен нәрсәне дә детальләрдә күрә. Һәрнәрсәне камилләштерергә тырыша.

3. Сөмбелә йолдызлыгында туганнар арасында миллионерлар һәм миллиардерлар күп. Нәкъ менә бу йолдызлыкта туганнар бар детальләрне исәпләп, сабыр гына уңышка таба бара. Ул ˜– барлык чыгымнарны исәпләүче билге.

4. Материаль дөньяда яши.  Күпләрнең рухи дөньяларына исе китми. Ике дөньяны тигез күреп яшәүчеләр генә уңышка ирешә ала.

5. Мәхәббәте артыннан җир читенә китәргә дә риза. Прагматик булса да, ул бик романтик җан. Чын мәхәббәте өчен барысын да корбан итәргә мөмкин.

Үлчәү

1.    Шәп стратег. Күпләр Үлчәүләрне һәрвакыт шикләнә торган кеше итеп кабул итә. Әмма алар барысын да әкрен генә өйрәнеп, стратегия корып, максатларына ирешә.

2.    Икетөрле кешеләр. Алар ярдәмгә мохтаҗ, йомшак, мөлаем кешеләр тәэсире тудыра, әмма алга таба алып барган эчке көчләре бик зур.

3.    Һава билгеләре арасында – лидер. Шәп мотиватор. Башкаларны үзләре артыннан ияртә, аларны яңалыкка өйрәтә, каршылыкларны җиңәргә булыша.

4.    Башкаларның кәефен бик тиз сизеп ала. Яхшы интуицияләре һәм игътибарлы булулары аркасында  башкаларда үзләренә  кирәкле тәэсир тудыра, авызларына карата. Әмма бу сыйфатларын нәфесле максатларында кулланмый.

5.    Астрологлар фикере буенча, иң ялкау билге. Үлчәүләр бик еш эшләрен кичектерәләр, соңга кадәр йөриләр, үзләрен эшләргә озак көйлиләр, аннан соң гына эшкә тотыналар.

Чаян

1.    Бер үк вакытта ышанычлы да, куркыныч та була алалар.  Һәрвакыт хис һәм эмоция тәэсирендә. Аларда һәрвакыт  үз-үзләре белән көрәш бара.

2.    Нәрсә теләгәнен белә. Үз фикерен үзгәртми, акыл белән эш итә.  Һәрбер адымын соңгы ноктасына кадәр уйлый. Шуңа күрә аңа бернинди тәэсир ясап булмый. Әйләнә-тирәдәгеләр  сүзенә колак салмыйча, үз юлы белән бара.

3.    Бик прогрессив. Чаян дөньяны күзәтә һәм һәрвакыт трендта булырга ярата. Яңалыкка ачык, яңа идеяләрне җиңел кабул итә.

4.    Үч алырга ярата. Чаян бик куркыныч билге. Ләкин бер «ләкин» бар. Ул үзенә комачаулаган яки зыян салганнарга гына куркыныч.

5.    Турылыгы белән аерылып тора. Бик йомык кешеләр булсалар да,  дөресен әйтми калмый.  Әйе, уйларын һәм хисләрен яшерә.  Әмма үз фикерен әйтә икән,  ул бернинди алдауларсыз, ихлас булачак.

Укчы

1. Һәрвакыт маҗараларга әзер. Бер мизгелдә җыенып, яңа тәэсирләр артыннан  чыгып китәргә мөмкин.  Аның өчен  өй – бөтен дөнья.

2. Үз куркуларын баса белә. Гаделлек өчен көрәшә. Ул үз мәнфәгатьләрен яклап, көрәшкә ташланырга әзер.  Кыю һәм тәвәккәл кеше.   

3. Табигый тарту көченә сәләте бар. Көчле рухлы, кызыклы. Анда оптимизм, ярату күп, тирә-юньдәгеләргә  бәхет өләшүче.

4. Тугры дус.

5. Аны бәхәстә җиңеп булмый. Запаста һәрвакыт контраргументлары бар.  Дипломат, үз позициясен фактлар белән раслап аңлатып бирә. Шуңа күрә оппонентының теләсә нинди фикерен үзгәртә ала.

Кәҗәмөгез

1.    Башкалар белән идарә итә белә. Кәҗәмөгезләр – көчле шәхесләр.

2.    Күңелләре тиз яралана. Тышкы тынычлыгы һәм битарафлыгы артында хисчән һәм нечкә күңеле яшеренгән.  Ул бар үпкәләрен җыя һәм еш кына тормышындагы иң авыр көннәрендә шул уйларына әйләнеп кайта.

3.    Уңышка ирешү өчен күп нәрсәгә әзер. Амбицияле. Таләпчәнлеге аркасында башкаларга да эләгә.

4.    Оптимизм һәм  тормышны ярату Кәҗәмөгезләргә яши-яши килә. Ул  әле бер биеклекне, әле икенче биеклекне алыр өчен һаман үрмәли, тормыш тәҗрибәсе җыйгач кына, үрләр яуламыйча да  яшәү матур булганын аңлый.

5. Интуициясе көчле.  Аларның киңәшләренә колак салырга кирәк, чөнки анализлый да белә, интуицияләре дә яхшы.  

Сукояр

1.    Теләкләрен һәм фикерләрен беркайчан да үзгәртми. Эшли торган модельләрне алыштырмый.  Шуңа күрә дә үзгәрешләрне авыр кабул итә.

2.    Киләчәк турында уйлап эш йөртә. Алар башкаларны шаккатырудан курыкмый.  Хыялланырга яраткан Сукояр һәрвакыт алга бару турында гына уйлый һәм бара.

3.    Үзенә карата тәнкыйтьне бик авыр кабул итә. Кеше фикере нык тәэсир итә, шуңа күрә дә тәнкыйть аның өчен – фаҗига.

4.    Кешеләргә нык ияләшә. Якын кешеләрен югалтудан куркып яши. Алар белән мөнәсәбәтләрне өзмәс өчен, горур Сукояр бар нәрсәне дә эшли ала.

5. Җаваплылыктан курка.

Балыклар

1.    Киләчәкне әйтү сәләте бар. Башкаларның эчке кичерешләрен төгәл сизә. Үзен читтән күрә, шулай ук  үткәнне һәм киләчәкне анализлый белә.

2.    Кешеләрне яхшыга һәм начарга бүлеп карамый. Бөтен кешегә ярдәм итәргә алына, чөнки ул күзләре белән түгел, күңеле белән күрә. Башкаларның авыртуларын үзе аша кичерә, шуңа чын күңелдән ярдәм итәргә тырыша.

3.    Үзенчәлекле тормыш белән яши. Аларның тормышында ялгызлык зур урын алып тора. Күп вакыт кешеләр арасында үзләрен ялгыз тоя, чөнки беркем дә аны ахыргача аңлап бетерә алмый.

4.    Һәрвакыт сайлау алдында. Уңышка ирешү өчен, аңа агымга каршы йөзәргә, каршылыклар үтәргә кирәк.

5. Талантлары күп. Әйләнә-тирәдәгеләрне рухландыра белә. Сәнгатьне аңлый, чөнки дөньяга мәхәббәт белән карый.

 

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/belms-bel/yoldyznam-bilgelrene-tp-syyfatlary-sez-le-mony-belmi-idegez

 

 

 

 

 

 

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: