Маяк
+13 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Иҗат
4 октябрь 2022, 18:00

Әллә ниләр була икән ул тормышта...

Оятын кая куйыйм?!

Әллә ниләр була икән ул тормышта...
Әллә ниләр була икән ул тормышта...

–    Оялам, әмма авылга кайтам инде. Ничек кайтмый яши алыйм?! Кендек каны тамган, туып-үскән җирем бит ул. Яшьлегем шунда үткән. Картая башлагач, авылдашларымнан оялып чыгып китәрмен дип кем уйлаган. Әллә ниләр була икән ул тормышта...


Яшь чакта юл йөрүләр күп булды. Ул чакта такси хезмәте юк иде әле. Олы юлга чыгып, үткән-сүткән машиналарга кул күтәреп торыш иде. Туктап утырткан кешеләргә кат-кат рәхмәт әйтү, машинасы буш булса да, утыртмый киткәннәргә ачуланып калулар онытылмас инде ул.  Бервакыт авыл башында дүрт сәгать китә алмый интегеп басып торгач, машина йөртә башласам, юлда кул күтәреп торган бар кешене утыртыр идем дип сүз биргән идем. 


Мин машина сатып алыр дәрәҗәгә җиткәндә, бөтен кеше руль артына утырып беткән иде инде. Әйткән сүземне онытмасам да, юлда туктап бер кеше утыртырга туры килмәде. Чөнки «утырт әле абый» дип йөрүчеләр бетте диярлек. Хәзер бар кешедә машина, йә капка төбенә такси чакырта.


 Әни янына авылга кайтканда олы юлдан авылга таба борылган идем, юл читеннән бер хатынның атлап барганын күреп алдым. Әле авылга кадәр хәтсез, җәяүләп кайтырга булды микән дип уйлап куйдым. Йә теләсә нинди машинага утырырга куркадыр, йә кул күтәреп басып торырга кыенсынадыр дигән уй узды. Янына барып җитәрәк машинамның тизлеген киметеп, тәрәзәмне ачтым. 


– Апа, әйдәгез, утырыгыз. Эссе көндә җәяүләп йөрү рәхәт түгел бит. 
«И, рәхмәт, апаем. Җәяүләп кенә атлыйм әле дип таксидан төшеп калган идем. Көннең эсселеген онытып җибәргәнмен, бик кибектем. Утырып кайтыйм әле, рәхмәт яугыры», – дип апа машинага кереп утырды. 
Кеше исемен хәтерләмәсәм дә, бер күргән йөзне хәтеремдә калдырам. Юлдашымны да таныдым, без мәктәптә укыганда күрше авылларның берсендә кибеттә сатучы булып эшли иде ул. Япь-яшь чибәр хатын иде. Картайган! Ә хатын-кыз яше барганга гына картаймый ул, аны күбрәк борчу картайта. Тыныч тормышта яшәгән хатын-кызлар башка төрлерәк картая. Алар күзләрендәге матурлыкларын, дәртен, күңел күтәренкелеген югалтмый. Карашлары да башка төрлерәк була. Башы аска иелми андыйларның. Ә юлдашым башын аска иеп бара иде...


– Балаларыгыз янына шәһәргә барган идегезме, әллә хастаханәгәме?
Авылда яшәгән хатын-кызлар җәй уртасында шәһәргә чыгып китми инде ул. Моның өчен җитди сәбәп булырга тиеш. Ә ул сәбәп: йә балалар, йә авырту. Район хастаханәсендә эш чыкмаганын белгәннәр, шәһәр табибларына барып күренергә тырыша. 


– Ялга авылга кайтам әле. Авыл көне була дип тә әйттеләр. Күрше-күләннәрне, таныш-белешләрне күреп кайтыйм дип кайтам.
– Бәй шәһәргә күчендегезмени?
– Күчендем дип әйтү дөрес булмас инде ул. Шәһәргә киттем. Дөресрәге китәргә мәҗбүр булдым. 


Юлдашым ян тәрәзәгә борылды да, иген кырларын карап кайта башлады. Күз кырые белән генә күрәм: бармак очларын битенә тигереп-тигереп ала. Елый...
Бераз барганнан соң, җайлап кына: «Сөйләсәгез, җиңелрәк булып китмәсме?» – дип әйтеп куйдым. Зарыңны чит кешегә сөйләсәң, бушанасың бит ул. 
– Син күрше авыл кызы түгелме соң? Безнең тарихны белми калмагансыңдыр. Бөтен авыл шаулады бит инде. Әниең сөйләгәндер, – диде юлдашым һаман иген кырларыннан күзен алмыйча.

 


–    Әни белән күрше авыл хәлләре сөйләшкән юк безнең...
– Тормыш бер алдын, бер артын күрсәтә икән ул, апаем... Гомерем буе бәхетле, бер кайгысыз яшәрмен дип әйтәсе дә юк. Иртәгә үк бер-бер хәл килеп чыгуы бар. Гомер яшәгән авылыма кунакка гына кайтып йөрермен дип уйламаган да идем...


Әнә шулай юлдашымның буасы ерылды. Ә мин, бик күп хатын-кыз тарихлары укыган, ишеткән кеше, шаккатып тыңлап бардым. 
Фәридә апа (исеме, билгеле, үзгәртелде) күрше авыл сатучсы дип әйттем инде. Ире, ике баласы бар иде. Гомер бит ул тиз үтә. Без мәктәптә укыганда балалары әле бик кечкенә иде, инде алар үсеп, шәһәргә чыгып киткәннәр. Берсе гаиләле, икенчесе институтта укый икән. Әнә шул институтта укыган кызы белән шәһәрдә фатир арендалап яшиләр икән. Авылдан чыгып киткәненә бер ел булган. Шәһәрдә сатучы да, идән юуучы да булып эшли. Бер хезмәт хакына гына яшәп булмый икән шәһәрдә дип нәтиҗә чыгарган инде. Кайтмыйм дип чыгып китсә дә, торган җире сагындырган, ояла-ояла булса да кайтырга булган. 


Ул күрше авыл гомер-гомергә йөремсәк халкы белән тирә-якта дан тотты. Хатыны йә ире өстеннән йөрү бу авыл өчен гадәти хәл кебек иде дисәм дә ялгышмам. Авыл кешесе гадәттә кеше сүзеннән куркыбрак яши, ә бу авылда мондый курку да юк иде бугай. Хәтта йөремсәкләрне анекдот итеп сөйлиләр. Ире йә хатыны йөргән кеше үз хәлен үзе генә белгәндер. «Ир бирмәк – җан бирмәк» дип тиккә генә әйтелмәгәндер. 


Фәридә апаның да ире яшь чагында уҗымга чыгып кергәләштергән булган. Бу хакта ишетми калмаган билгеле. Авыл халкы читләтеп булса да ирештерә инде ул. Балалары хакына түзеп яши Фәридә апа. Башка кешенең ирләре ачыктан-ачык йөри әле, минеке ара-тирә генә дип юата үзен. Аннан соң ата балалары өчен үлеп тора. Ничек аларны әтиләреннән күрәләтә мәхрүм итәсең. Балалары буй җиткергәч, иренең бу гадәте бөтенләй беткән кебек була. Тынычланды дип уйлый Фәридә апа. Инде картлык көнен тигезлектә үткәрергә язсын дип тели. Туйлар уздырып кызларын кияүгә бирәләр. Онык сөяр чаклары җитә. 


Тик чир китә, гадәт китми, диюләре хак була. Ире читтән кайтып әти-әнисенең каралты-курасын яңартып йөргән күрше авылдагы ялгыз хатынга ияләшә. Төннәрен генә барып йөрсә бер хәл, анда көндез барып та эшләшеп йөри. Иренең «гөнаһлы сәфәрен» бик тиз ишеттерәләр Фәридәгә. Иренең бу гадәте кире кайтуын авыр кичерә Фәридә. Картайгач башкачарак карыйсың икән ул хыянәткә. Күңелне пычак белән телгәли икән ул. Кешедән битәр, балалары алдында оят. Аларга да ишеттерерләр дип борчыла. 


Ире белән сөйләшеп карарга да тели. «Урам буйлап гайбәт җыеп йөрмәсәң, эшең беткәнме әллә», – дип кенә җикеренә ире. Ә көннәрдән беркөнне кайта да сөяркәсе белән никах укытулары турында әйтә. Менә шулай гап-гади итеп. Әйтерсең лә хатын өстеннән никах укыту гадәти хәл. «Ике хатын белән яшиләр әле. Нигә миңа яшәмәскә? Егәрлегем бар. Сез икегез ике авылда. Элек, әнә, яшь хатыннарын бер өйгә алып кайтып та утырканнар », – ди ире. Фәридә сүзссез кала. Күтәрелеп берни әйтә алмый. 


Әтиләренең никахы турында белгән кызлары, әниләрен үзләре белән шәһәргә китәргә өнди. Алар әтисенең хыянәтләрен кичерә алмый. «Авыл да, үзе дә кирәкми, китик», – диләр алар. Бәлки кызларын күндергән дә булыр иде, авылдагы сөйләшүләргә түзә алмый ул. Кем  генә каршысына очраса да, бары турында йөз дә биш тапкыр ишетсә дә, белсә дә: «Синекенең  кәнтәе белән  никах укытуы чынмы соң ул, гайбәт кенәме?» – дип сораштырулары җанга тия. Араларында жәлләүчеләрдән битәр, астан көлүчеләр, шатланучылар барын да аңлый. Тәвәккәләп авылдан чыгып китә ул. Бер ел кайтмый. Әмма бары иренең ике йортка яшәвен, сөяркәсе янына барып йөрүен ишеттереп торалар. 


Сагынуына түзә алмыйча, кызларына әйтмичә генә туган авылына кайтырга була. 
–Хәзер ирегез янына кайтып керәсезме инде? – дип сорыйм. 
– Юк, әтиемнең энесенә кайтам. Иремнең өен ул үлгәч тә, атлап кермәячәкмен, – диде Фәридә апа. 
Күңел яралары бик тирәк була шул ул. Ул яраны кеше сүзләре камчылап та торса, тоз салган кебек әрни. Ә сагыну... Сагыну күңелгә буйсынмый ул. Аны яра да, хурлык та, күңелнең әрнүе дә туктата алмый...
 

Тулырак: http://syuyumbike.ru/news/otkrovenie/oyatyn-kaya-kuyyym

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: