Маяк
+24 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Иҗат
10 октябрь 2022, 21:11

Бер сәбәпсез еладым да еладым...

Туган йортымда да җаныма тынычлык таба алмадым, сәбәпсез елавым бетмәде. Тора-бара балам да бик тынычсызлана башлады.

Бер сәбәпсез еладым да еладым...
Бер сәбәпсез еладым да еладым...

«Йөргән аякка җим иярә», диләр бит. Бер теманы язарга дип барып, әллә ничә язмалык материал «күтәреп» кайтасың кайчак. Тормышның фантазиясе шулкадәр бар. Кайчагында әллә нинди, әйтеп кеше ышанмаслык хәлләр турында ишетәсең. Хәтерләсәгез, сайтыбызда «Бозымнан ничек сакланырга» дигән бер язма булган иде. Мондый нәрсәләр белән очрашучы кешеләр шактый икән. Командировкага баргач, менә шундый бер очрак турында сөйләделәр. Бәлки, кемгәдер гыйбрәт булыр. Язарга рөхсәт сораганда авылын һәм исемен күрсәтмәскә сүз бирдек. Бу тарих – тормышыннан уңган 60 яшьләрендәге бер апаныкы.

 

«Мин үзем бозым, сихер дигән нәрсәләргә беркайчан да ышанмадым. Әбиләр сөйли торганнар иде, күз тия, фәлән, дип. Көлә идем алардан. Без – совет тәрбиясе алган комсомоллар. Яшь чакларда диннән бик ерак булдык. Мулла-абыстайлар хәзер бу хакта күп сөйли, колакка кергәч, күңел дә кабул итә башлый.

 

Әлки якларында туып-үссәм дә, язмышым руспубликабызның бөтенләй башка төбәге – Тукай туган яклар белән бәйләде мине. Сигезенче классны тәмамлагач (без укыганда мәктәп ун еллык, китәсе кеше сигездән соң да китә ала иде), дус кызлар белән Арча педтехникумына укырга керергә булдык. Ул еллардан ук бик абруйлы иде инде бу техникум. Көзен студентларны бәрәңге алырга колхозларга тараталар. Безне дә бер авылга җибәрделәр. Шулкадәр күңелле итеп эшләдек анда. Китәр алдыннан бик матур концерт куйдык.

 

Без киттек, ә йөрәгемнең яртысы шушы авылда калды. Бик чибәр, кап-кара мыеклы, яңарак кына армиядән кайтып тракторга утырган егет яулады күңелемне. Килә алганда ул Арчага килеп, килә алмаганда хатлар язышып, безнең дуслык дәвам итте. Августның иң яңгырлы бер көнендә атлас тасмалар белән бизәлгән ак Волганы зәңгәр Беларуська тагып, алар йортына килен булып төштем. Яңгыр яуса, авыл урамнарына җиңел машина белән керерлек булмый торган иде бит... «Ай-яй,касмак яраткан бу килен», – дигәннәрдер инде...

 

Улларын яраткач, әти-әнисен дә, туганнарын да яратасың дип үстерделәр безне. Баштарак бик кыен булса да, тиздән мин яңа туганнарыма да, бу авылга да, аларның гореф-гадәтләренә дә ияләштем. Әлки белән Арча арасы якын җир түгел, үз ягыма елга бер генә кайтып киләбез, бик сагындыра. Ләкин яраткан эшем, яраткан ирем булгач, сагынуларга ничек тә түзелде. Кайнаналарым да начар кешеләр түгел, бик ачыклар, мәктәптән кайтышыма чәен куеп, ашын пешереп көтеп торалар. Шулай канатланып, дәртләнеп тормыш көтә башладык.

 

Ул вакытларда кием-салымны тектереп кию гадәте бар иде. Сатып кына алыйм дисәң, авылда андый кибете дә юк. Укытучы кеше булгач, кеше арасында матур йөрисе килә, мин дә күлмәктер, костюм-платьедыр ишеләрне бер тегүчедән тектерергә ияләнеп киттем. Тегүче үз авылыбызда түгел, мин йөреп укыта торган күрше авылда. Шактый килешле килеп чыга теккән киемнәре.

 

Никтер тик торганнан елыйсы килә башлады берзаман. Күңел тула да тора. Сәбәбе дә юк... Балабыз исән-сау туды, тормышыбыз гөрләп бара. Ирем белән дә мөнәсәбәтләребез яхшы... Иртән сыер саварга чыккач, башымны сыерның касыгына терим дә елыйм. Көянтә-чиләгемне күтәреп суга барсам да күздән яшь кипми. «Үзеңнекеләрне сагынасыңдыр, барып, күреп кайт», – диләр. Декрет ялында булганда озаграк торыйм, дигәч, ирем колхоздан машина сорап торып, туган йортыма илтеп тә кайтты. Юк, монда да үтми сагышым – елыйм да елыйм. Эшлисе дә килми, күңел дә үсми, бернәрсә шатландырмый да...

 

Әни җанашым: «Рәхәтеңә чыдый алмыйсың», – дип ачулана. Мондый халәтемә үзем дә бик аптырыйм. Хәзер булса бала тапканнан соңгы депрессия, диярләр иде инде. Элек андый сүзнең ни аңлатканын да белмәдек бит.

 

Туган йортымда да җаныма тынычлык таба алмадым, сәбәпсез елавым бетмәде. Тора-бара балам да бик тынычсызлана башлады. Соңыннан гына аңладым, елый-елый, минем сөтем кимегән булгандыр, мескен бала тамагы туймый елагандыр, ахрысы.

 

Бер-ике ел шундый халәттә яшәдем. Элек шау чәчәктәге бакчама бөтен узган кеше соклана иде, хәзер аны да карыйсы килми. Гөлбакчамның яме китте. Буялмаган агач идәнебезне атнага бер комлап юмасам, күңел булмый иде, идәнннәр дә каралды... Өйдәгеләр дә аптырашта минем бу рәвешемә.

 

– Безнең авылда бер әби бик оста итеп өшкерә, чакырып карыйк әле шуны, – диде кайнанам беркөнне. Чәчрәп каршы чыктым. Мин укытучы кеше, нинди өшкерү тагын?! Эштә белсәләр?! Ләкин кайнанам өзми дә куймый үзенекен әйтә торгач, ризалаштым. Кичке караңгы төшкәч, килеп, бер стакан су, бер йомырка, бер тәлинкә он, тоз сорап алды. Шуларга карап озаклап укыды, төкеренде әби. Мине урындыкка утыртып, башыма ак яулык япты. Теге стаканга йомырканы сытып, баш өстемдә йөртә башлады. Үзе туктаусыз укыды да укыды. Әллә нәрсәләр тойдым дип әйтә алмыйм, үтереп йокым килә башлады. Утырган килеш йоклап китүдән куркып, чак түзеп утырдым. Шулай бер атна килеп, мине өшкерсә дә, әллә ни шифасы булмады – елыйсы килү узмады.

 

– Минем генә көч җитми, ахрысы, балалар, – диде өшкерүче әби. – Әллә бозым салганнар, әллә күз тигән моңа...

 

Безнең авыл мари чигеннән әллә ни ерак түгел. Кайнанамның бер туганының дустының таныш хатыны бар икән. Мари кызы, ди. Бозымны, күз тиюне бик шәп чыгара, ди. Мин, әлбәттә инде, озак кына карыштым. Кайдан килеп күз тисен? Нинди бозым ди ул?!

 

– Юк, юк, әйтмәгез дә, йөртмәгез дә! Андыйга ышанмыйм да, – дип, бу хакта ишетергә дә теләмәдем.

 

Декрет ялымны әнә шулай гел елап кына уздырдым диярлек. Кабат эшкә чыгарга вакыт җитте. Беренче көнне үк елап кайттым мәктәптән. Юк, эш авыр булганга түгел, әллә нәрсә генә шунда. Балаларга карыйм – елыйсы килә, тактага язам – тагын елыйм. Ашарга утырам, тәлинкәмә чуп-чуп итеп яшем тама... Югыйсә еларга бер сәбәп юк, бер җирем авыртмый, беркем кырын карамый, начар сүз әйтми... Өйдә алма шикелле балам тәгәрәп үсә, ирем кара мыеклары арасыннан ак-ак тешләрен балкытып, барысын да уен-көлкегә борып, карчыгым-җаным, дип, кырымда бөтерелә... Ник елыйм мин, нәрсә җитми – үз-үземне сүгәм, оялтам, тик файдасыз...

 

Болай эшләп тә, яшәп тә булмый, дип, теге хатынны эзләп табарга булдым.

 

Таптым мин аны, бардым...

 

Мине каршысына утыртып тыңлады да, алдына көзге куеп, үз телендә тиз-тиз генә нәрсәләрдер укырга тотынды.

 

– Иреңнең сиңа кадәр яраткан кызы булган, шул көнләшә, – диде ул минем гаҗәпләнүдән чынаяк тәлинкәсе кадәр булып ачылган күзләремә карап. – Үтерергә дип ясамаган, борчылма... Елап йөрүләрең шуннан. Тормышы алга бармасын, яшәүдән ямь тапмасын дип ясаганнар. Бүген мин сиңа ярдәм итә алмыйм, син инде ашап-эчеп килгәнсең... Иртәгә иртүк кил, ләкин ашама да, эчмә дә...

 

Икенче көнне генә бара алмадым әле, чирек ахыры, барысын ташлап, ничек чыгып китәсең? Каникуллар башлангач, тагын килдем бу хатынга. Мари хатыны бер кулына кайчы, бер кулына пычак тотып, каршыма басты. Тагын үз телендә тиз-тиз ниләрдер сөйләнде. Соңыннан кулындагы пычакны шап итеп идәнгә китереп кадады. Ничек сынмады ул, шаклар катам.

 

Аннан кайтканда ук үземдә җиңеллек сиздем. Урамда кара көз булса да, кояшны кургаш болытлар капласа да, миңа дөнья яктырак булып күренде. Бер генә түгел, берничә тапкыр бардым әле мин анда. Өшкереп тоз бирде, шул тозны суда эретеп, бөтен кием-салымымны, урын-җирне юарга, идән-сәкеләрне сөртергә кушты.

 

Акрынлап үз халәтемә кайттым, елауларым бетте.

 

Җәйгә таба теге таныш тегүчедән тагын бер-ике күлмәк тектереп алырга булдым. Баладан соң гәүдәләрем шактый үзгәрде, күп киемнәрем ярамый башлаган иде. Аннан күлмәкләрне алып кайткан көнне үк, кабат үксеп-үксеп еладым. Тыелып кына булмый. Капланам да елыйм, капланам да елыйм...

 

Аптырагач, шул күлмәкләрне күтәреп, тагын мари хатынына киттем. Ул шунда ук кулына кайчы алды. Күлмәкнең бер җөен сүтеп, миңа күрсәтте. Аскы җеп күксел кара төстә иде. Әллә нишләп киттем. Кара дисәң, кап-кара да түгел, әллә нинди күксегән, сөрсегән төстә, черегән чүпрәк шикелле...

 

– Кабер җебе бу. Күлмәгеңне кабер җебе белән теккәннәр, син боларны юк ит! – диде өшкерүчем. – Кайдан алдың боларны?

 

Мин бер хатыннан тектереп алганымны әйттем.

 

– Калганнарын да кайткач тикшер. Астагы җебе шушындый булса, барысын да мичкә як! Көлен калай соскыч белән генә алып, шул хатынның капка астына илтеп сал, үз бозымы үзенә кайтсын!

 

Өйгә кайткач, барлык кием-салымымны җентекләп тикшереп чыктым. Баштарак тектергән күлмәкләремдә шикләнерлек әйбер тапмадым. Ә менә авырлы чакта тектергәннәрендә җөй буйлап кара җеп сузылган иде. Барысын да кыскыч белән генә тотып табакка тутырдым да, бакчага алып чыгып яндырдым. Көлен алай кеше капка төпләренә илтеп йөрмәдем инде, су буена алып төшеп күмеп кенә куйдым. Чынлап әйткәндә, барыбер йөз процент ышанып та җитмәдем бугай... Кем кабергә җеп күмеп йөрсен икән?..

 

Мин бу авыл кызы булмагач, элеккеге хәлләрне бик белмим дә. Соңыннан гына әйттеләр: ирем армиягә кадәр теге тегүче хатынның кызы белән йөргән булган икән. Вәгъдә биреп, озатып та калган, хатлар да язышканнар. Минем белән танышкач, ирем аның белән араларны өзгән. Менә шуның өчен миннән үч алырга булганнар, күрәсең. Елак хатын белән озак яши алмас, аерылышырлар, дигәннәр микән? Мари хатыны ярдәм итмәсә, бәлки, чынлап та ниятләре тормышка ашкан да булыр иде, кем белә... Шулай да күңелдә бер шигем бар: чынлап та бозым булды микән ул, әллә, хәзергечә әйтсәк, бала тапканнан соңгы депрессияме? Аптыраган... Ул тегүче хатын миңа бозым ясагандыр дип бер дә уйлыйсы килми бит.

 

 

Чыганак

Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: