Маяк
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
10 февраль 2023, 22:58

Фәнис Хөсәеновка багышлап язган шигырь

Көн таң атса тимер табут кайта

Фәнис Хөсәеновка багышлап язган шигырь
Фәнис Хөсәеновка багышлап язган шигырь

Көн таң атса тимер табут кайта .
Төрле авыл ,төрле районга.
Аналарның йөрәге түзәлерме?
Илгә килгән шушы кайгыга ?.

Башкортстан,
Татарстан елый,
Фәнис үлгән дигән хәбәргә.
Юк, ышанмыйм шундый көләч егет,
Ята диеп, салкын кабердә.

Украинага узең теләп киттең,
Җиңү яулап исән кайтам дип.
Барыбызда көттек, өмет иттек,
Фәнис кайтыр, Фәнис үлмәс дип.

Рәсәйемнең батыр егетенә,
Үзебезнең күзләр тидеме?
Батырларча һәләк булдың да син ,
Ана йөрәккәе түзерме?

Күзем йомсам ,күз алдыма килә,
Шат елмаеп торган йөзләрең.
Җан биргәндә ,Сау бул,Әни ,-диеп,
Әйткәнсеңдер соңгы сүзләрең.

Яшәлмәгән күпме гомерең калды,
Ятим калды кызың ,Әтисез
Яңа Кайпан авылы сагынадыр,
Сагынадыр сине, берсүзсез.

Чын йөрәктән рәхмәт әйтәм бүген,
Рәсәйемнең батыр улына .
Юк, онытмас ,сине Тәтешлеләр ,
Һәйкәл куяр Туган жиреңдә!

Эльмира Насыртдинова 
25 январь 2023 ел

Фәнис Хөсәеновка багышлап язган шигырь
Фәнис Хөсәеновка багышлап язган шигырь
Автор:Энже Гильманова
Читайте нас: