Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
1 октябрь 2023, 12:00

ИҖАТ Юк сүз... Үтә вакыт

Кабатлана язы-җәе, Килә-китә көз вә кыш... Урман-таулар, Агыйделем! Тыныч күлдә пар аккош...

ИҖАТ   Юк сүз...   Үтә вакыт
ИҖАТ Юк сүз... Үтә вакыт

Үзәккә үтәрлек көзем,

Кәеф гүя карт аю!

Их.., гасырлар шаукымында

Юк сүз минем картаю!

Шуны беләм, вакыт үтеп,

Бер тузан булып калам.

Сөю оялаган җаным

Мәңгелеккә юл сала...

Кабатлана язы-җәе,

Килә-китә көз вә кыш...

Ә гомерме..? Калган гомер,

Булса иде бер балкыш!

 

Үтә вакыт

Үтә вакыт бер елатып,

Бер елмайтып-көлдереп,

Чынбарлыкның искитмәле

Нәфислеген белдереп.

Үтә вакыт, үтә гомер,

Җанны моңга күмдереп.

Дөнья мине, мин дөньяны

Гапләшергә күндереп.

Үтә вакыт хисләремнән

Йөрәгемне бөлдереп...

Их, нигә соң булмый һич тә

Агымнарын бүлдереп?!

Мизгелләрем алышына

Җитез җилдәй йөгереп.

Гаҗәеп бер серле мәлне

Тоттым бүген өлгереп.

Рита СОЛТАНОВА. Базытамак авылы.

 

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: