Маяк
+7 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Иҗат
20 октябрь 2023, 18:00

Ялгышларны булса иде төзәтеп...

(Ахыры. Башы 37, 38, 39, 40, 41 нче саннарда). Ике ул үстерделәр апалары. Әнә икесе дә озакка сузмый гына, институтта укыгында ук өйләнеп тә куйдылар.

Ялгышларны булса иде төзәтеп...
Ялгышларны булса иде төзәтеп...

Хәзер балалары үсеп килә. Эчтән генә бераз көнләшеп тә куя Фәһимә. Аның да улы “өйләнәм” дип кайтса, каршы килмәс иде дә бит.

Исәнләшеп, хәл белешкәч, тиз генә җыендылар да, кабат машиналарга утырыштылар. Тик Гаяз гына һаман машинасына утырырга ашыкмый, капкадан нигәдер керә дә чыга. Фәһимәнең күңелен шик басты, юлга чыкканда кабат кире керү бер дә юньлегә түгел. Әгәр бүгенге көннең ни белән бетәрен белсә, юлга чыкмаган гына булырлар иде. Маңгайга язылганны күрми чараң юк, ахрысы.

Агыйдел буена барып җиткәч, тукталыш өчен уңайлы урынны сайлап, машиналарын агач күләгәсенә урнаштырдылар да, яр башына тезелеп басып, биредәге сафлык, күркәмлек белән хозурландылар. Көне дә сайлап алгандай, үзе кояшлы, үзе тыныч. Мәһаббәт елга өсте көзгедәй җәйрәп ята. Ара-тирә йөк төягән,яки йөген бушатып кайтып килүче баржалар, җилдәй җитез “Ракета”лар үтеп китә. Елганың - үз хәрәкәте, үз тормышы, ага да ага. Тик агышын гына кирегә борып булмый. Ярый, борылмасын, аксын да аксын.

Саф һаваны күкрәк тутырып, туйганчы сулагач, хатын –кызлар тугайдан җиләк җыеп килергә, ир –егетләр балык тотарга булдылар. Бераздан барсы да табын янындалар иде инде.

-Бүген балык шулпасы ашарга җыенган идек бугай,- диде Фәһимә бер читкә сөяп куелган кармакларга күз төшереп.

-Булыр, булыр, балдыз, - диде Һәҗәрнең ире Хатыйп, Гаязга күз кысып.

-Әни, туган көнемдә балыкларны кызгандым инде, кире суга җибәрдек,- диде сүзгә кушылып Гаяз.

- Бүгенгә ит кенә ашап торырбыз.

-Йә, ярар соң, юк икән юк. Бүген сиңа каршы килеп булмас.

Фәһимә улына тагын бер тапкыр яратып карап куйды. Шул арада ирләр учак тергезеп, Һәҗәр суеп алып килгән тавыктан шулпа пешерергә куйдылар. Икенче учакта чәй кайнату, өченчесендә ит кыздыру өчен әзерлек башланды. Корт күчедәй гөҗләшәләр, шаяралар, көлешәләр – нинди күңелле. Фәһимә бер читкә баскан да, ушы китеп, яшьләрнең мәш килгәнен күзәтә. Әнә бит улы аның өчен бердәнбер булса да, янында әллә күпме туганнары бар. Ялгыз түгел ул, түгел. Хәтта улын кайвакыт: «Мин исән вакытта өйлән, мин бакыйлыкка күчсәм, ялгызың нишләрсең,» - дип әрләп алганы өчен оят та булып куйды. Әмма бүген күңеле әллә нигә тынычсызлана. Гаязның кабат –кабат өйгә кире керүен нигә дә юрарга белми, юл буе: «Инде исән генә барып җитсәк иде» - дип теләп килгән иде, исән –сау килеп җиттеләр, тынычланырга да булыр иде. Әмма эче пошып тик тора.

Ите дә, шулпасы да ашалды, котлау сүзләре дә әйтелде. Рәхәтләнеп су да коендылар. Көн кичкә авышканда кайтырга җыена башладылар. Кай арададыр Фәһимәнең күзе яр башында йөгерешкән ирләргә төште. Тик араларында Гаяз гына юк иде. Күңеле нидер сизеп, алар янына ташланды.

-Гаяз кая?-дип кычкырып җибәрде йөрәк ярсуы белән.

-Чайканып чыгам дигән иде, үзе һаман судан чыкмый,- диде Хатыйп баскан урынында нишләргә белми таптанып. Шулвакыт казандай ургылып аккан су өстендә куллар күренеп китте.

-Әнә бит Гаяз, коткарырга кирәк!- дип, Фәһимә ярдан суга сикерәм дигәндә кемдер тотып калды. - Ни карап торасыз, коткарыгыз улымны!

-Туганым, Гаяз чоңгылга эләккән, анда кереп булмый, кергән кешене тагын йотачак,- диде дә, Хатыйп йөрәген тотып җиргә чүгәләде. Каушап калган егетләр ушларына килеп, суга ташландылар, агым уртасына колга сузып булыштылар, ләкин соң иде инде. Бу хәл һаман башына сыймый иде әле Фәһимәнең. Димәк, улы суга баткан, димәк, барсы да беткән. Әйе, Гаязны бик тирән чоңгылга эләккән диделәр. Хәтта өченче көнгә генә килгән коткаручылар отряды водолазлары да анда керә алмады. Ә Гаязның гәүдәсе бер атнадан соң гына калкып чыкты. Чоңгыл аны ничек йотса, шулай этеп чыгарып та ташлады. Әмма ул танымаслык булып үзгәргән мәет иде.

Ничекләр акылдан язмады икән ул вакытларда Фәһимә?! Атна буе елга буен саклады ул, ниндидер могҗиза булыр да, шаярып кына су астыннан йөзеп, качып киткән улы елмаеп каяндыр, куаклар арасыннан килеп чыгар төсле тоелды. Дөрес, туганнары аны бер генә минутка да ялгызын калдырмадылар, ләкин югалту кайгысын берни белән дә басарлык түгел иде. Урамда да башын күтәрә алмый, хәсрәтләнеп йөрүләре ничә елларга сузылгандыр. Еш кына су өстендә селкенгән бармакларны төшендә күреп, куркып уяна да, хәтирәләре кабат яңара. Үткән төнне дә төшенә керде улы. Имеш бала тудыру йорты икән. Кулына яңа туган бәбиен биргәннәр икән. Үбим дип, якын китерим дисә, тәрәзәдән кергән көчле җил –давыл баласын бөтереп алып чыкты да китте.Тагын куркып уянып китте Фәһимә. Ә радиодан акрын гына җыр агыла иде:

... Өзгәләнеп, үксеп

еласаң да,

Язмышларны булмый үзгәртеп...

Гөлфинә СӘЛИМОВА. Югары Яркәй авылы.

Автор:Рафиля Хабирова
Читайте нас: